Яндекс.Метрика

«Без аны сагынабыз һәм юксынабыз!» — «Бердәмлек» газетасы

25 июля, 2014

Гакиль Сагиров

Гакыйль Сәгыйровның кабере өстенә истәлек ташы куйганда, без якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күп нәрсәләр эшләргә вәгъдә иткән идек. …Тик боларның барсы да әлегә сүздә генә кала бирә.

Менә аның вафатына инде биш ел үтеп тә киткән. Ә дөнья үз көенә һаман яши бирә. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп нәрсәләр онытылган, ә яңадан-яңа эшләнәсе эшләр табылып кына тора. Шулай да каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның батырлыгын, башкарган изге гамәлләрен, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, һич кенә дә онытасы килми.
Надгробная плита на могиле Гакиля Сагирова
Моннан өч ел элек нәкъ аның җирләнгән көнендә Кошки районы­ның Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылы зиратындагы кабере өстенә истәлек ташы куйганда, без якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күп нәрсәләр эшләргә вәгъдә иткән идек. Тик, ни кызганыч, шагыйрь күп еллар яшәгән йортның да әлегә төзекләндерелгәне юк, аның бөтен шигырьләре һәм рәсемнәре тупланган китапларын дөньяга чыгару да һаман хәл ителмәгән. Югыйсә, шагыйрьне үзләренең якташлары итеп санаучы, һәр өч төбәкнең — Татарстанның, Самара, Ульян өлкәләренең, иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре бу гамәлләрне эшләргә булышачакларын белдергәннәр иде бит. Тик боларның барсы да әлегә сүздә генә кала бирә.

29 июльдә каһарман якташыбызның вафатына биш ел тулган көнне туган телебезгә, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә, го­му­мән, халкыбызның язмышына битараф булмаганнар Гакыйль Сәгыйровның кабере янына аны искә алу өчен җыелачаклар. Шагыйрь хөрмәтенә биредә Коръән сүрәләре, догалар укылачак. Бәлки, шунда каһарман якташыбызның исемен мәңгеләштерү буенча биргән вәгъдәләребезне дә исебезгә төшерербез һәм аларны үтәү кирәклеге турында тагын бер кат уйланырбыз.

Гакыйль Сәгыйров кебек бөек шәхесләребезне онытсак, дөнья безне гафу итмәс.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.

(Без бүген укучыларыбызга шагыйрьнең берничә шигырен тәкъдим итәбез).

Җырларым…

“Яшәсәгез – мин дә яшәрмен”

Муса Җәлил.

…Җырларым, сез минем

пар канатым,

Тормыш буйлап үткән

юлларым.

Хыялларым, язын чәчәк атып,

Көзен уңыш биргән

кырларым.

Сезнең белән бергә

иснәп йөрдем

Тугайларда әрем исләрен.

Сезгә генә мин ышандым

серен

Күңелемдә туган хисләрнең.

Күбегезне яздым уйнап-көлеп,

Нурлар алып Айдан-Кояштан.

Һәрберегез, җир гөлләре

кебек,

Керсез йөрәгемә тоташкан.

Мин китәрмен – җирдә сез

калырсыз,

Дуслар искә алган чагында.

Җырлар булып бәлки

җырланырсыз,

Һәйкәл булып басмасагыз да.

Торналар

…Торрыйк! Торрыйк! Көзләр

килеп җиткән,

Кошкайларым китеп баралар.

Калдылар ла һаман

төзәлмичә

Күңелләргә салган яралар.

Очты кошлар зәңгәр

юлларыннан,

Күрешә алмабыз инде

тиз генә.

Әйтерсең лә, кагылып

кулларыма,

“Сау бул!” – дидең карап

күземә.

Торналарым очты еракларга,

Кайтырлармы язын юл

табып?..

Аерылышу өзгән йөрәкләргә

Сагышлары калды уралып.

Кичерегез

Кичер мине, кичер,

йөрәккәем,—

Бик яхшыдан түгел хәлләрем;

Кичерегез, очар

канатларым.

Зәгыйфь булган өчен

тәннәрем.

Кичерегез, куллар,

Хезмәттән сез

Үзегезне горур хис итеп,

Талпынмыйсыз бер дә…

Көч табалмыйм

Гөлләр иркәләргә, үз итеп.

Кичерегез мине,

Җырларымда

Бөтен көчем белән янмасам;

Юлларымда тормыш

утларының

Бар ялкынын туплый

алмасам.

Үкенерсеңәле…

…Алтын-акча табыла көче

барга,

Табалмасаң – ярлык

тагылмый.

Ә намус бит чыкмый

базарларга,

Ә намус бит — сатып

алынмый.

Үкенерсең әле, үкенерсең,

Күп эзләрсең ТЕГЕ чакларны.

Нәрсә белән юып бетерерсең

Намусыңа тигән

тапларны?…

Тормыш мине артык итмәде

Тормыш бит ул шундый

матур нәрсә:

Җирнең һәрбер гөлен сөясең,

Шатлыклары белән

шатланасың,

Кайгылары белән көясең.

Тормыш бит ул көчле агым

кебек,

Юлсыз җирдән үтә юл ярып.

Үзе ошатмаган бар нәрсәне

Ярларына ташлый чыгарып.

Тормыш мине алай итмәде,

Ярларына ташлап китмәде.

Әллә үзен артык сөйгәнгәме,

Дулкынында бәрде, кыйнады.

http://samtatnews.ru/2014/07/25/%D0%B1%D0%B5%D0%B7-%D0%B0%D0%BD%D1%8B-%D1%81%D0%B0%D0%B3%D1%8B%D0%BD%D0%B0%D0%B1%D1%8B%D0%B7-%D2%BB%D3%99%D0%BC-%D1%8E%D0%BA%D1%81%D1%8B%D0%BD%D0%B0%D0%B1%D1%8B%D0%B7/

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.