Яндекс.Метрика

Текст презентации на кулинарном этапе «Татар кызы» Раили Хаертдиновой

18 марта, 2019

Хәерле кич, кадерле жюри әгъзалары, бүгенге бәйрәм кунаклары!!!

Безнең татар халкы бик кунакчыл халык. Кунак чакыру, кунак каршы алу — иң матур йолаларыбыздан санала. Ул килгән кунакларны якты йөз белән каршы ала, сый- хөрмәт белән озата.

Коръәндә дә: “Аллаһыга ышанган кеше үз кунагына хөрмәт күрсәтсен. Өенә кунак төшермәгән, кунак сыйламаган кешедә яхшылык юк” диелгән.

Менә мин дә сезгә үзебезнең милли ризыкларыбыздан өстәл хәзерләдем, монда бармак, кыстыбый,гөбәдия, манты.Без туганнарыбыз, дусларыбыз белән бик дус яшибез. Шуңа күрә кунаклар безгә бик еш килә, без аларны шатланып каршы алабыз.

Бергәләп төшкән фоторәсемнәр истәлеккә кала, еллар узган саен туганнарымның елмаюлы йөзләрен күреп күңелем шатлана.

Ә хәзер сезне шушы мул табынлы өстәл артына чакырам, сый- хөрмәтләремнән авыз итегез.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.