» Наил Юмакулловка конгресс медале Татарские новости Ульяновской области

    Наил Юмакулловка конгресс медале


    Январь 14th, 2015

    nail-600x330

    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро карары белән Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, шәһәрнең Иделаръягы районы башлыгы Наил Юмакулов конгрессының иң югары бүләге- “Татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды.

    Пенза өлкәсендә туып-үскән Наил моннан 27 ел элек Саратов хәрби училищесын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң Ульяновскига эшкә җибәрелә Һәм кем әйтмешли, гомерлеккә кала. Училище җитәкчелеге яшь лейтенантка әле яңа гына мәктәп бетереп, парта артыннан чыккан егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча укытучылык эшен ышанып тапшыралар. Бүген инде ул укытып чыгарган офицерлар югары хәрби дәрәҗәләр алып илебезнең генә түгел ерак һәм якын чит илләрдә дә хезмәт итәләр.

    Белемгә һәм һәрчак яңалыкка омтылган Наил Юмакуллов Чабаксарда аспирантура тәмамлап — педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. Ульяновск хәрби-техник университетында зур абруй казанган, оста оештыручыны өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге дә тиз күреп ала һәм аны район башлыгы итеп билгелиләр.

    Һәр нәрсәгә дә кырыс һәм таләпчән карарга гадәтләнгән хәрби шәһәрчектә үссә дә, Наил әти-әнисе Алия апа белән Хәсән абыйның барлык уңай якларын да үзенә алган. Кешеләргә карата ягымлы һәм игьтибарлы булу аның тормыш девизы. Әле күптән түгел генә үз районында яшәүче өлкән апаларның үтенче буенча татар автономиясе белән берлектә бер мәктәптә компьютерга өйрәнү курслары ачып җибәрделәр.

    Узган елны Наил Юмакуллов тәкьдиме буенча районда яшәүче татар эшмәкәрләренең клубын да оештырып куйдылар. Хәзер ай саен бер предприятиедә “Ачык ишекләр көне” уза. Шулай итеп алар татар эшмәкәрләре бергә җыелып тәҗрибә уртаклашыр, бер-берсенә ярдәм итү юлларын эзләү өчен мәйданчык барлыкка килде.

    Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, татар егетләре дә район җитәкчелегенең һәр төрле социаль акцияләрендә, хәйрия чараларында теләп катнашалар.

    Ветераннар белән узган очрашуларда, бәйрәм кичәләрендә булып район башлыгы аларның моң-зарларын игътибар белән тыңлап, булышу юлларын эзли һәм мөмкинлекләрен таба.

    Өлкә автономиясе рәисе шәһәрдәге иң булдыклы район башлыгы Наил Юмакулловка Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләген тапшырганда да, аның күпкырлы эшчәнлеге һәм милли тормыштагы тырышлыгы хакында ассызыклап сөйләп узды, киләчәктә җаваплы эшендә уңышлар теләде.

    Ульяновскидан Рамис Сафин

    В Ульяновской области стартовали съёмки телесериала «Пять минут тишины»

    В Ульяновске завершился Кубок города по гонкам на лыжероллерах

    В связи с велогонкой в Ульяновске будет ограничено движение автотранспорта

    В Ульяновске отметят День военно-морского флота

    В ульяновских оздоровительных лагерях стартовала третья смена

    В Ульяновске 93 % учреждений культуры готовы к новому отопительному сезону

    В Ульяновске в связи с ремонтными работами изменится схема движения трамвайных маршрутов № 4 и 22

    Оплата более 30 штрафов ГИБДД не помогла должнику скрыть автомобиль от судебных приставов

    В Засвияжском районе Ульяновска восстановлена подача электроэнергии

    В Ульяновской области 20 социально ориентированных некоммерческих организации стали победителями конкурса субсидий

    В Ульяновской области работает комиссия по пересмотру нормативов накопления ТКО

    Ульяновцев приглашают на бесшумное танцевальное караоке

    VIII Всероссийская творческая передвижная школа-пленэр стартует в Ульяновской области

    В Ульяновской области состоится IX Международный молодёжный форум «ЮрВолга-2019»

    До конца 2019 года финансовую поддержку получат более 300 детей-сирот Ульяновской области

    «УльГЭС» ведет работы по восстановлению электроэнергии в Дальнем Засвияжье

    Минприроды Ульяновской области организует пресс-тур, посвященный новой системе обращения с ТКО

    В Ульяновской области проходят занятия VII детско-юношеской летней киношколы

    На развитие ульяновского здравоохранения выделят дополнительное финансирование

    В Ульяновской области стартуют съемки телесериала «Пять минут тишины»

    Родители ульяновских школьников могут получить помощь на подготовку детей к учебному году

    В Ульяновске пройдут Всероссийские соревнования по велоспорту

    В Ульяновске АО «Авиастар-СП» в День Воздушного флота России откроет двери для всех желающих

    Ульяновцев приглашают на экскурсию по Нижней террасе

    Пожар в жилом доме в Инзе

    В семьях ульяновцев стали чаще рождаться третьи дети

    В Ульяновске на улице Лесной ведется капитальный ремонт тепловых сетей

    Останки бойца Великой Отечественной войны захоронят в Ульяновске

    Приставы в Ульяновске выявлили факт ненадлежащего исполнения судебного решения одной из гостиниц города

    За два года в 23 образовательных учреждениях Ульяновской области будут проведены крупные ремонтные работы

    Порядка 300 тысяч жителей Ульяновской области получат субсидии и другие социальные выплаты до конца этого года

    В Ульяновской области выделены дополнительные средства на развитие транспортной системы

    В 2019 году в Ульяновской области отремонтируют восемь сельских домов культуры

    В рамках нацпроекта «Здравоохранение» в Ульяновской области продолжается обновление медицинских учреждений

    Три района Ульяновской области получили допфинансирование на газификацию

    Рамиле Волгиной выдадут необходимый препарат

    В Ульяновской области продолжат внедрять систему «Безопасный город»

    Порядка 100 молодежных активистов из Китая и России пройдут образовательный курс лидерских компетенций Soft Skills в Ульяновской области

    Правительство рассмотрело изменения в закон о бюджете Ульяновской области на 2019 год.

    Бюджет Ульяновской области на 2019 год увеличен до 61,1 миллиарда рублей

    В рамках реализации нацпроекта «Спорт — норма жизни» в Ульяновске проводится работа по популяризации шахмат

    От ульяновцев принимаются заявки на участие в городском конкурсе творческих проектов

    Экологическая смена откроется в ульяновском детском эколого-биологическом центре

    В 2019 году 2,5 тысячи жителей Ульяновской области смогли получить заключения кардиологов областной клинической больницы после дистанционного исследования

    Ульяновских авторов приглашают к участию в конкурсе

    Ульяновцев приглашают в парк «Молодёжный» на празднование Дня отца

    Дети обрели семью благодаря судебным приставам

    В Ульяновске начался ремонт дворов по федеральному проекту «Формирование комфортной городской среды»

    Ульяновские студенты принимают участие в Российско-китайском Молодежном форуме

    Дорожно-строительные работы в Ульяновской области ведутся в соответствии с графиком

    comments powered by HyperComments