Яндекс.Метрика

«Өмет» газетасы баш редакторы Исхак Хасибулла улы Хәлимовның Сембер өлкәсе татар автономиясе Башкарма комететындагы чыгыш

22 декабря, 2014

ХАЛИМОВ Исхак Хасибуллович, директор-гл.редактор Областного автономного учреждения «Редакция газеты «Эмет», заместитель председателя исполкома УОТНКА, руководитель отдела по работе со СМИ УОТНКА, Заслуженный работник культуры Республики Татарстан, Заслуженный работник СМИ Ульяновской области:

Хөрмәтле милләттeшләр!

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе эшчeнлегенеn ел нeтиҗәлeренә багышланган бүгенге утырышта хисап тоткан мохтариятебезнең барлык бүлекләре кебек yк, массакүләм мeгълyмат чаралары белән эшләү бүлегенең тырышлыгы да халкыбызның милли үзаңын уятуга, туган телебезне, милли мәдәниятебезне hәм гореф-гадәтлeребезне үстерүгә юнәлдерелгeн иде. Татар халкының бердәм мәгълyмат кырына кергeн «Өмет» өлкe татар газетасы, Иске Кулаткының «Күмәк көч» район газетасы һәм “Яңа дулкын” телевидениесе, «Репортер» каналында чыгып килүче «Чишмә» тапшыруы, “Татар радиосы” филиалы һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләр пункты ел дәвамында нәкъ шул бурычны алга сөрделәр. Быел 25 еллыгын каршылаган “Чишмә” телевизион тапшыруы өчен агымдагы ел аеруча шатлыклы булды. Яраткан тапшыруыбыз Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия бәйгесенең “Татар телендәге иң яхшы мәгълүмат чарасы” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Тапшыруның мөхәррире Рамилә Сафинаны тагын бер тапкыр чын ихластан тәбрик итәбез.

Тиздән 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк «Oмет» газетасына аерым тукталып yтeсем килe. 2014 елнын икенче яртыеллыгына газетабызга язылу бәясе кискен артуына да карамастан, төп укучыларыбызны саклап кала алдык. Газетабызнын юбилеена әзерләнү кысаларында өлкә автономиясе белән берлектә Яна Малыклы районы Зирекле Куак авылында, Ишеевка район үзәгендә, Сенгилей районында, шәһәребезнең Засвияжье һәм Тимерьюл районнарында укучыларыбыз очрашулар уздырдык. Шушы көннәрдә генә өлкә Хөкүмәтеннән шатлыклы хөбәр алдык: илебездә һәм өлкәдә финанс-экономик ситуаөия катлаулы булуына да карамастан, 2015 елда безгә өлкә бюджетыннан бүлеп бирелүче субсидия күләмен 30 процентка арттырганнар. Әлеге ярдәм киләсе елнын икенче яртыеллыгына язылу бәясен беркүпме киметү мөмкинлеге тудырачак. Ә шулай да, татар матбугатынын иртәгәсе көне, киләчәге өметле дип әйтүе кыен. Тулаем өлкәдә татарлар саны, авылларда өлкән буын саны (алар безнен төп укучыларыбыз) кими барган, ә ана теле – татар телебез мәктәпләрдә факулҗтативлар һәм түгәрәкләрдә генә өйрәнелгән, ата-аналарнын милли үзаңы түбән булган шартларда тиражны саклап калу бик тә авыр. Ә Губернатор Сергей Морозов без – татар җәмәгатчелеге алдында аны саклап калу гына түгел, арттыру бурычы куйды.

Аллага шoкер, 2015 елныn беренче яртыеллыгына подписка да ярыйсы гына бара. Дөрес, санаулы көннәр, нибары биш көн калды. Язылырга өлгермәгәннәр, почта бүлекләренә ашыгыгыз. Мoмкинлектeн файдаланып, миллeт jанлы, ихлас кynелле ак байларыбызга — Эдуард Әнвeр улы Ганеевка (районның барлык мәчетләренә яздыра), Камил Ислам улы Мусинга (барлык туганнарына яздыра), Юныс Абдулкадыйр улы Бирюковка (сугыш һәм хезмәт ветераннарына яздыра), Рамил Заһит улы Абитовка (мохтаҗ кешеләргә яздыра), Фәрит Фассыйх улы Хәлиуллинга (Димитровград шәһәре мәктәпләренә яздыра) олы рәхмәтемне җиткерәм. Алар «Өмет»нең тиражын арттыруга зур oлеш кертeлeр.

«Oмет» редакциясе атна саен газета чыгару белeн генe чиклeнмичe, jирле шагыйрьлeребезнеn китапларын басмага eзерлey белeн дe шoгыльлeнe. Быел биш калeм остасыныn — Димитровградтан Равил Шәфигуллин белән Гөлсинә Ханәфинең, Зур Нагаткинодан Наjия Шагаеваныn, Ульяновскидан Шәфик Иматдиновнын jыентыклары нeшер ителде. Ә Николаевка районы Татар Сайманы авылыннан тынгысыз йөрәкле мөгаллим Мәүлет Саюков данлыклы якташлары – шагыйр һәм журналист Мәхмүт Алмаевнын иҗат җимешләрен кабат бастырып чыгаруга иреште. Бүген без Наҗия Шагаеваның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китабын әзерләү өстендә эшлибез. Өлкeбездe китаплар нeшер итy буенча махсус программа булуына да карамастан, шагыйрьлeребез jыентыкларын yз акчаларына яки кемнeндер бурычка акча алып чыгарырга мejбyр. “Сембер язлары” альманахы белән дә шундый ук хәл килеп чыкты. Бу китап тулысынча әзерләнгән килеш ел ярым ятты. Махсус комиссия бастырып чыгару өчен акча юклыкка сылтый. Шунлыктан, өлкә автономиясе һәм өлкә татар язучылары берләшмәсе альманахны язучыларның үзләреннән һәм спонсорлардан акча җыеп чыгару карарына килде.

Бүген өлкә автономиясе «Сембер-Ульяновск татарларыныn энциклопедиясе»н eзерлey өстендә эшли. Бу юнәлештә автономия рәисе урынбасары Рифгат Фазулла улы Ахмедуллов зур тырышлык куя. Бергe heм бердeм булсак, бу китапны нәшер итү бәхетенә дә ирешербез.

Сүземнен ахырында барыгызны да 14 февралдә биредә, Татар мәдәният үзәгендә узачак чарага – “Өмет”нең 25 еллыгына багышланган тантаналы очрашуга чакырам.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.