Яндекс.Метрика

Новогоднее поздравление председателя татарской автономии Рамиса Фаруковича Сафина

31 декабря, 2013


Хөрмәтле милләттәшләр!

Көннәрне — айлар, айларны еллар алыштырып кына тора. Шатлык- куанычлары, аерылу-сагышлары, сөенеч-көенечләре белән гомеребезнең тагын бер елы артта калып бара. Ни генә булмасын, исәнлектә һәм кызыклы итеп уздырган ул еллар һәрберебезнең күңеленә рухи рәхәтлек, күңел тынычлыгы биреп китте. Алга таба да шулай булсын иде. Менә табигатьтә кабат кыш һәм
Яңа ел. Сезне һәммәгезне дә өлкә татар милли — мәдәни автономиясе Башкарма комитеты исеменнән гомеребезнең гүзәл бер мизгеле — 2014 ел белән котлыйбыз! Бәйрәмнәр мөбарәк булсын, аның һәр коне һәм сәгате сезгә илһам, көч-куәт, саулык-сәламәтлек һәм көтелмәгән шатлыклар алып килсен! Милләтебез тормышына карата кылган изге гамәлләрегез үзегезгә йоз аклыгы һәм күңел күтәренкелеге булып кайтсын! Туасы елда да илләребез тыныч, дөньялар имин торсын!

Күңелегез җылысы кышкы бураннарга, язгы ташкыннарга, җәйге эсселәргә һәм көзге яңгырларга бирешмәслек булсын. Киләчәктә дә иҗади дуслыгыбыздан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын! Сезгә тагын бер кат ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез! Өстәлләрегез түгәрәк, ә бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын!

Р.Ф.Сафин,
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.