Яндекс.Метрика

ВЫРЫПАЙ МӘЧЕТЕ ТУРЫНДА

24 мая, 2013

Вырыпай мәчете мәһәлләсе мөселманнары намазларын элек Самарская урамындагы 153 – нче номерлы хосусый йортта укый булалар.
Ләкин мәһәллә мөселманнарында чын мәчеттә намаз уку хыялын тормышка ашыру теләге бик көчле була.
— Ниһаять, 1991 елның 11 июлендә Ульяновск шәхәренең горисполкомы карары нигезендә яңа мәчет төзү өчен җир бүленде. Бу җир мәчеткә түләүсез һәм мәңгегә бирелде, — ди Фәткулкадыйр Афиатулла улы Афиатуллов.
Фәткулкадыйр абый үзе Ульяновск шәхәрендә 1932 елда ту- ган. Ә аның әти-әниләре Цильна районы Яңа Тимерчән авы- лыннан була.
— Безнең мәһәлләдә Тимерчән татарлары күп – ди Фәткулка-
дыйр абый горурланып.
Башлап йөрүчеләр арасында Султангәрәй бабай, Абдулла- җан Шакирҗанов, Сарифҗан Ильясов, Хәснәтулла Сафин,
Фәткулкадыйр Афиатуллов да була…
1991 елда ук төзелеш башланып та китә. Беренче булып ак- чалата ярдәм кулын Бөтенроссия Мөфтие Талгат хәзрәт Таҗетдин суза ( 70 мең сум ) .
Мәчет төзергә күрше Татарстаннан мөселман төзүчеләр бригадасын чакырып китерәләр.
Кышкы салкыннарга кадәр төзелеш нигездә тәмам була.
Ә март аенда балта осталары эшкә тотына. Балта осталары
бригадасы инде Ульяновск татар егетләреннән генә тора.
Манараны Җиңү бәйрәменә турылап – 9 майда күтәреп тә
куялар.
Июнь аенда Корбан бәйрәменә өр-яңа мәчеттә беренче моң- лы азан яңгырый һәм шатлык тулы күңел белән мөселманнар
саф-саф булып намазга басалар!

— Әлбәттә, әгәр Хәнәфи Рамазанов, Равил Кузахметов, Кузнецов, Максимов, Андрюшков кебек татар, урыс, чуваш туганнар булышмаган булса мәчетебез кайчан беткән бу- лыр иде … билгесез , — ди Фәткулкадыйр абый.
Шулай ук Барыш һәм Кузоватово район урман хуҗалыкла- ры да актив рәвештә булышалар.
Ләкин төзелеш эшләре әле һаман да дәвам ителә. Мәсъәлән,
мәчет тирәсендәге койманы 1995 елны гына корып бетерәләр.
Ә 2007 ел эчендә мәчет бинасына 10 метрлык кирпечтән пристрой салалар, евроремонт ясыйлар…
— Әгәр беренче елларда мәчеткә 30 – 40 бабай йөресә, хәзер
350 – 400 кеше җомга намазын укырга киләләр. Һәм күбе- се яшьләр ! – ди Фәткулкадыйр абый.
— Беренче имам : Хисәтулла бабай Сафин ,
беренче азанчы : Султангәрәй бабай,
беренче мөселман мәхәллә рәисе Абдуллаҗан бабайлар иде,-
ди Фәткулкадыйр абый.
Яңа мәчет ачылгач яңа имам да сайлап куялар. 1992 елдан
имам булып Ирек хәзрәт Шайдуллин хезмәт итә.
-1995 елны мәчет идарәсе алмашына: Абдулкадыйр хәзрәт-
имам, Шамил Шайхулисламов– азанчы, Илдус Камалетдинов
– рәис итеп сайланалар, — ди Фәткулкадыйр абый.
2007 елдан инде имам итеп — Ринат Мансур улы Саитов,
азанчы итеп – Шамил Шайхулисламов , мәхәллә рәисе итеп – Җәмил Нәбиулла улы Хайруллов сайлана.
Ә рәиснең урынбасары булып беренче имамнан алып ахыр- гы – дүртенче имамга кадәр Фәткулкадыйр Афиятулла улы Афиятуллов эшли.
Мәчет территориясендә ике кибет бар, берсендә хәлал ашамлыклар сатылса, икенчесендә — мөселман киемнәре, китаплары сатыла.
Мәчеткә — “Өмет“, “Ихлас“, “Рисалә“ газеталары яздырып алына.

Яшь имам Ринат хәзрәт якшәмбе мәктәб-мәдрәсәсендә дәресләр бирә. Анда ул гарәб телен, коръәнне, намазны дөрес итеп укырга өйрәтә.
“Укучылар арасында яшьләр дә карт кешеләр дә бар. Шә- кертләр саны, әлхамдулләхи, ел саен арта гына бара, хәзер шәкертләр саны 50 – гә җитте ,- ди Ринат хәзрәт.
Ринат хәзрәт 1978 елда Ульяновск шәхәрендә туа.
Ульяновскиның 55 – нче мәктәбен бетерә.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итә ( Чиләбе һәм Орен-
бург өлкәләрендә ).
1999 — 2002 елларда Ризаэтдин бин Фәхретдин исемендәге Әлмәт Ислам Мәдрәсәсендә укый.
Укып кайткач имам урынбасары, хәлфә булып хезмәт итә.
Өйләнә – ике бала әтисе. Хәзрәт гаиләсе намазны көтеп алып үз вакытында укырга ярата.
2007 елда мәхәллә мөселманнары Ринат хәзрәтне вырыпай мәчете имам — хатыйбы итеп сайлап куялар :

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.