Яндекс.Метрика

БИШЕНЧЕ ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ

24 мая, 2013

( 1988 – 1993 еллар ).

Мәчеткә йөрүче мөселманнар саны артканан арта бара. Һәм, ниһаять, Крупская урамындагы мәчеткә сыймый, баш- лыйлар…
Мөселманнар зур соралу белән облисполкомга мөрәҗәгать итәләр. Ульяновск облисполком карары нигезендә шәһәре- безнең Ленин районындагы 2-нче ЖЭУ карамагында булган бер бинаны бүләк итеп бирәләр.
Бу башка өйләрдән аерым торган, кирпечтән салынган
бина — кайчандыр шәһәр мунчасы булган. Аннан соң бу би-
наны шәһәр администрациясе Ленин районы карамагына би- ргән. Алар бу “ Мунча тыкрыгы , 1-нче йорт “ адресе белән урнашкан бинаны үзләренә кирәк кадәр үзгәртеп кулланалар.
Ә инде 1989 елда И.Х.Сибгатуллин проекты буенча бу бина
мәчеткә әйләнә : капиталь ремонт ясала , 18 метрлык ми- нарет күтәреп куела. Шпиленең буе – 4,5 метр. Аны ту- тыкмый торган корычтан АО “ Авиастар “да ясап бирә- ләр. Реконструкциядән соң, 1989 елдан бу мәчеттә намаз укый башлыйлар.
20 — нче гасыр ахырында Ульяновскида ул бердән – бер кирпечтән салынган мәчет була.
Еллар үтә, үзгәртеп кору үз эшен дәвам итә — янында ук ( Мунча тыкрыгы , 1 — нче “ А “ йорт ) 1993 елда өр – яңа зур, биек мәчет “ үсеп ” чыга .
Шул ук елда иске бинада (Мунча тыкрыгы , 1-нче йорт) мөселман гимназиясе ачыла .
Бу мәчеттә беренче имамнар булып Аюп, Рәсүл һәм Рөстәм хәзрәтләр хезмәт итәләр …

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.