Яндекс.Метрика

АКЧУРИННАР МӘЧЕТЕ

24 мая, 2013


( 1853 – 1931 еллар ).
Синбир болгар-татарлары урыс хакимияте урнашкач намазларын бер юмарт мөселман өендә укый башлыйлар…
Ә 1838 елда мөселман хәрбиләр өчен эчке сакчылар батальоны казармасында татар мулласына квартира бирелә. Хөкүмәт, хәттә, муллага елына ассигнация белән 100 сум акча да түләгән.
Шул ук вакытта синбир мөселманнары сәүдәгәр Ильясов өендә көн дә намазга җыела булганнар.
Ниһаять, 1853 елда синбир сәүдәгәре Курамша Абдулла улы Акчурин Лосев урамында ( хәзерге Федерация урамы ) кирпечтән мәчет сала. 1864 елда бөтен Симбирне ут баса. 1865 елда әтисеннән үрнәк алып Тимербулат Акчурин янгыннан калган мәчеткә зур ремонт ясый.
Һәм бу мәчеткә 300 дән артык мөселман сыя башлый.
1913 елда мәхәлләдә 154 йорт (313 ир – ат) саналган.
1922 елда мәхәлләнең чикләре Лосев урамыннан
Миллионная һәм Нижне — Татарская урамыннарына кадәр зурайган. (Миллионная урамында татар кыз- хатыннары мәктәбе урнашкан булса, Нижне –Татарская урамында татар ир – атлары мәктәбе эшләп килгән).
1930 елга кадәр Акчуриннар мәчете шәхәрдә — беренче җәмигъ мәчете булып саналган.
1931 елда большевиклар мәчетне ябалар. (Ульяновск горсовет постанавлениясе буенча РК и КД 10.09.31г.) 1937 елда анда татар яшьләре клубы ясыйлар.
1939 елда 10 номерлы хлебопекарня ачыла .(1944 елда анда 21 кеше эшләгән).
Ләкин 2008 елда да нинди генә законнарга, губернатор-лар, Мәскәү чиновниклары вәгъдәләренә карамастан да мәчетне мөселманнарга кайтарып бирергә ашыкмыйлар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.