Яндекс.Метрика

ҮЗӘК ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ

24 мая, 2013

1988 елда Мунча тыгырыгы һәм Кооператив урамы киселешендә яңа үзәк җәмигъ мәчете, имамга өй һәм гаражлар төзелеше башланып китә.
1990 ел башында янәшәдә генә мәдрәсә төзелеше дә өстәлә.
Барлык төзелеш тә мәхәллә һәм Ульяновск шәһәренең бай мөселманнары исәбенә алып барыла. Ике катлы үзәк җә- мигъ мәчете үзенең гаражлары, автостоянкалары, мәдрәсә- ләре белән шәһәребездә мәйданы буенча иң зурдан санала.
Мәчет төзелеше өлкәбезнең беренче мөфтие Аюп Хәмзә улы
Дебердеев заманында башланып китә һәм 5 ел буена бара. Беренче өйлә намазын яңа мәчеттә 1- нче февральдә укыйлар. Бу 66нчы номерлы мәчетнең мөселман оешмасы рәисе булып Наиль Якуб улы Ишмаков , Рәшит Низам улы Салахутдинов эшлиләр. Ә рәсемдә: Бәшир абый Абәйдуллов – хәзерге рәис.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.