Яндекс.Метрика

МОСТОВАЯ БИСТӘСЕ МӘЧЕТЕ

22 мая, 2013


Мостовой бистәсе Ульяновск шәһәре территориясе эчен-
дә урнашкан бер зур авылны хәтерләтә.
Аның таулыкка урнашкан урыннары да үзәнлеккә ур- нашкан җирләре дә бар.
Анда яшәүчеләр арасында – татарлар да, урыслар да, чуаш, мордва һәм башка халыклар да бар.
Сан буенча татарлар бөтен өлкәбездә шикелле ук икен- че урында.
Шуңа күрәдер инде анда — бер чиркәү, ике мәчет ба- сып тора.
“Иске мәчет“, яки беренче төзелгән мәчет, тау битен- дәрәк — ялтырап торган ае белән мөселманнарны намаз- га гел чакырып тора.
Яңа мәчет түбәндәрәк — тигезлектә урнашкан үзәк урам- да баскан.
Таудагы иске мәчетне “Шакир бабай мәчете“ — дип тә
йөртәләр.
Ике катлы бу агач мәчетне төзүче – башлап йөрүче дә,
тәмам итүче дә — шул Шамил бабай була инде.
Шамил бабай мәчетен төзүдә мәхәллә мөселманнары-
ның да, мәхәллә казначысы Минади Махмутовның да
файдалары зур була…
Хәзер мәхәллә рәисе — Искәндәр абый.
Аның улы Дамир хәзрәт — мәчетнең яшь имамы.
Ә азанчы вазыйфасын чиратлап : Наим, Фәрит, Илги- зәр, Шәйҗан абыйлар үтиләр.
Бу мәчеткә йөрүчеләр арасында күпчелеге яшьләр.
Хатын – кызлар намазны икенче катта укыйлар.
Намаз укырга йөрүчеләр сан буенча — түбәндәге яңа мә-
четкә караганда ике мәртәбә артыгырак.
Көндәлек намазга — 20 кеше булса,
җомгага – 50 шәр, ә инде аетларга — йөзәрләп мәселман йөри…

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.