Яндекс.Метрика

РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ САФИН

22 мая, 2013


Рөстәм Рәис улы Сафин 1979 елда Ульяновск каласында
туа. Туган шәһәрендә 29 номерлы мәктәбне укып бетерә.
Әти-әнисе Ульян кешеләре булсалар да, әби-бабалары авыл
халкы. Әтисе ягыннан әби-бабасы Яңа Кәкерле авылыннан
( Татарстан , Чүпрәле районы ). Әнисе ягыннан әби- бабасы
Йүкәле авылыннан ( Башкортстан , Дүртөйле районы ).
1993– 98 елларда ул дини белемне кояш тулы Турциядә ала.
Ул тәмамлаган Ислам колледжы Турциянең Хатай өлкәсенең Кырык хан шәһәрендә урнашкан була.
Аннан Уфа шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам институтын бетерә.
1998 елдан Ульяновск Үзәк мәчетендә уку– укыту мөди-
ре, аннан шул ук мәчеттә мөәзин булып хезмәт итә.
1998 елда Россиядән бердән–бер мөселман Мәккә шәһәрен-
дәге Коръән укучылар ярышында катнаша.Ул–Рөстәм Сафин
була.
2000 елда Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсында, ә
2007 елда Мәскәүдә халыкара Коръән укучылар бәйгесендә уңышлы гына катнаша.
2003 елдан ул –Үзәк, җәмигъ мәчете имамы да, хәлфә дә.
2007 елдан Рөстәм хәзрәт Татарстан башкаласы Казан “ Идел
хаҗ “ оешмасы вәкиле буларак та тырышлык күрсәтә .
Узган елны Рөстәм хәзрәт җитәкчелегендә Ульяновскидан 38 мөселман хаҗда булып кайталар.
Ул өйләнгән: хатыны – Фәридә, 6 яшьлек улы – Сәид …
Намазны яратып укыйлар.
Рөстәм хәзрәтнең сеңелесе Гүзәл дә абыйсы шикелле ук
үзәк мәчет мәдрәсәсендә ислам дине нигезләре сабакларын
алып бара.
-Ул дәресләрне ун елдан артык инде бирәбез,- ди Рөстәм
хәзрәт.- Безнең мәдрәсә 5 еллык. Һәр ел биш– алты группа
тулы шәкерт җыела, барлыгы–100 кеше… Безнең мәдрәсәне
укып бетерүчеләр арасында– федерация урамындагы мәчет
азанчысы (Али Сулейманов), Калды авылы мәчете имамы
(Али Шамшетдинов), Раиф хәзрәт (Гарәб илләрендә белемен
арттыра).

Өйлә намазына 80 – 85 кеше йөресә , җомгага – 350 – 400
мөселман килә. Намазга йөрүчеләр саны буенча Үзәк мәчет белән Вырыпай мәчете генә ярыша ала… Ә инде Рамазан, Корбан аетларына хәттә икешәр мең кеше җыела !

Ахыргы 10 ел эчендә беренче мәртәбә — 2007 елны евро- ремонт ясала .

Хәзер Үзәк мәчеттә икенче имам булып Илһам хәзрәт, ә азанчы булып Сибгатулла бабай хезмәт итәләр .

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.