Яндекс.Метрика

ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ

21 мая, 2013

Без беләбез : “ Ислам дине — хак дин ! “
Хак димәк, Раббыбыз кушуы буенча — барлык нахакны да, ялганны да җиңеп өстен булыр !
Моңа дәлилләр бихисап.
Ислам динен кабул итүчеләр саны көн саен артып тора. Христиан дине үзәге булган Европада булсын, йә Россиядә…
Халык санын алу буенча – үткән 14 ел эчендә Россия халкы 3,6 миллионга кимегән. Ләкин шул ук Россиядә мөселман халыкларыннан булган татар һәм башкорт милләтләре — арткан!
2002 елда Россиядә 14 миллион мөселман булса ,
2005 елда — 23 миллионга җиткән.
Россия Федерациясендә борынгы болгар — татар үзәге булган Татарстан республикасында да мәчетләр саны, мәдрәсәләр саны артканнан — арта бара. Мәсъәлән :
Татарстанда 25 ел элек — 20 мәчет булса , хәзер мәчетләр саны 1.300 — гә җиткән !
Шулай ук безнең – Ульяновск өлкәсендә дә бу фани дөнь- ядагы үзгәрешләр җемелдәп торган су тамчысында шикелле чагылу таба. Мәсъәлән: борынгы Синбир каласында күп кенә мәчет – мәдрәсәләр булса да, ислам дине дошман- нары– илбасарлар тырышлыгы ярдәмендә 16 — нчы гасырда алар юк ителгән хәлдә була.
19 — нчы гасырда бай мөселман – Акчуриннар акчасына беренче мәчет төзелә .
Ә инде 21 – нче гасыр башында, күпчелек мөэкмин – мөселманнар акчасы — тырышлыгы аркасында — 9 эшләп килүче мәчет – мәдрәсә аякка бастырыла. Өлкәбез буенча мәчетләр саны 100 — гә якынлаша !
Мәчетләребезгә намаз укырга йөрүчеләр арасында яшь- ләр саны ишәюе дә — якты киләчәгебез өчен шатлыклы хисләр уята, инша Алла !

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.