Яндекс.Метрика

Кафе «Белая Лилия»

1 мая, 2013

1

Новое уютное и романтичное кафе «Белая Лилия» сделает Ваше торжество незабываемым! Вас приятно удивят неповторимая теплая атмосфера, комфортные кожаные диваны и мягкое освещение.
4
Кафе для встречи влюбленных пар, дружной компании и проведения корпоративов. Ценители хорошей кухни смогут подобрать себе блюдо по вкусу: от привычных блюд классической европейской кухни до национальных блюд из мяса халяль татарской кухни. Повара кафе «Белая Лилия» готовят как дома. Улыбчивый и вежливый персонал позволит вам почувствовать себя окруженными теплом и заботой. Доверьте проведение этого праздника профессионалам! Европейская, татарская кухня Музыка: фоновая, программа под заказ Здесь Вы можете провести: — Свадьбу – от 1000 руб. — Веселую вечеринку — Романтический вечер — Деловую встречу — Отдохнуть с семьей — Банкет — Фуршет — Детский праздник При заказе банкета от 20 человек – фирменный напиток в подарок! Бизнес-ланч: с 11.00 до 15.00 от 100 руб. Наша «фишка»: — блюда из мяса халяль — проведение татарской свадьбы – Никах У нас: — Зал на 40-50 человек и кабинка на 10 человек — Не курят Для Вас: — программа под заказ (ди-джей, тамада) — Выездное обслуживание — Кондиционер
Адрес: РФ, Ульяновск, Засвияжский район, поселок Пригородный, ул. Фасадная, д. 6 «А»,
Время работы: с 9:00 до 18:00,
телефон: +7(8422) 97-75-05

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.



28че апрельдә "Бишенче кояш" күңел ачу комплексында "Яңа дулкын" оешмасының "Tatar Group" өч еллыгын билгеләп үтте. Оеманы тәбрикләп "Идел" халык ансамбле чыгыш ясады. Оешманың президенты Тимур Галиев килүче тамашачыларны сәламлады һәм "Tatar Group" картасын алып баручы Илдар Хәлитов белән уйнаттылар. Шушы карта ел эчендә татар дискәтүкләренә бушлай йөрү мөмкинлек бирә. 
Фойеда зур чәк-чәк куелган иде. Кискәннән соң килүчеләр, комплекс хезмәткәрләре милли ризыкны авыз ителләр. Бераз көткәннән соң сәхнәгә җырчы Мөнир Рахмаев чыгыш ясады. Шаярып, җырлап җыелган халыкның күңелен ачты.
Tatar Group ка 3 ел һәм Мунир Рахмаев чыгышы



SAM_1438
Татар халкын берләштерүдә виртуаль мәйданчык кирәк – “Татар иле” проекты шушы төп идеологик фикергә туры килергә тиеш, дип саный Руслан Айсин.
 (Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда 26 апрель – Туган тел көне. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина “Татар иле” Интернет-проекты турында ачыклык кертер өчен оештырылган матбугат конференциясен Туган тел көне белән котлаудан башлады.
Бөтен дөнья татар яшьләре өчен моннан 2 ел элек гамәлгә ашырыла башлаган http://tatarile.org мәгълүмати-ресурс татар социаль челтәрен формалаштыруның I этабы тәмам — “Белем.ру” ҖЧҖ директоры һәм әлеге проект концепциясе авторы Раил Гатауллин шулай дип игълан итте һәм эшләнгән эшкә хиап тотты, төгәлрәге, “Татар иле”н презентацияләде (хәер, былтыр 6-9 декабрь көннәрендә уздырылган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда ул ТР Президентына презентацияләгән иде инде). Аның сүзләренчә, I этапта мәгълүмати-ресурс бүлекләрен, татар теленә өйрәнү буенча онлайн системаны, “Аралашу” бүлеген эшкәртү планлаштырылган булган.
Мәгълүмати-ресурс бүлекләре дигәннән, ул Интернет челтәренең татар сегменты интернет-проектлары тупланган веб-каталог, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайты, онлайн энциклопедия, электрон китапханә (анда 400дән артык басма), Татарстан Республикасы һәм танылган татар шәхесләре белән бәйле мәгълүматлар, вакыйгалар турында белешмә бирә торган истәлекле даталар тупланмасы, яңалыклар (ул әлегә “Intertat” электрон газетасы редакциясе тарафыннан әзерләнә, алга таба аерым редакция оештыру күздә тотыла), тематик сораштырулар (монысы КФУның социология кафедрасы хезмәткәрләре уздыра), хәзергә 200ләп аудиоматериал тупланган аудиогалерея, 120ләп нәфис, мультипликацион һәм документаль фильм тәкъдим иткән видеогалерея (алга таба “Татаркино” фильмнарын урнаштыру ниятләнә), Татарстан һәм татарлар белән бәйле фотографияләр, татар рәссамнары картиналарыннан репродукцияләр тупланган фотогалерея кебек мөмкинлекләрдән гыйбарәт.
“Аралашу” бүлегенә исә, Р.Гатауллин сүзләренчә, 700дән артык кеше теркәлгән, көн дә 400ләбе кереп чыга, инде 60тан артык төркем формалашкан.
“Татар теле” бүлегендә тел үзләштерү 4 дәрәҗә-баскычтан тора, проектның I этабында аның беренчесе тәкъдим ителгән.
Шулай ук проект кысаларында “ВКонтакте” социаль челтәрен татар теленә күчерү эше тәмамланган, “GooglAndroid” операцион системасы (2.3 һәм 4.0 версияләре) локальләштерелгән, алга таба, ягъни II этапта “Facebook” социаль челтәрен дә татарчалаштыру, “Татар иле”нең мобиль кушымтасына күчү, татар телен өйрәнүнең IV дәрәҗә-баскычын урнаштыру күздә тотыла, дип белдерде Раил Гатауллин. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Руслан Айсин искәрткәнчә, татар халкын берләштерүдә виртуаль мәйданчык кирәк – “Татар иле” проекты шушы төп идеологик фикергә туры килергә тиеш.
Шул рәвешле, 8 дистәдән артык кешенең хезмәте кергән проектның киләчәге бар, ул уңышлы, алда аның II,.. IV этаплары булачак, дип ышандыра Нурия Беломоина. “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында, “Татар иле” хәзер ведомствоара проект, аның бюджеты 14,8 млн. сум һәм алга таба да шушы сумма чигеннән чыгылмаячак, эшләнгән эшләрне тикшереп, 8 млн. сумы бюджетка кайтарылды, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәзерге вакытта проект буенча эшләнгән эшне исәпли, ягъни проектны дәүләт ягыннан кабул итү бара, дип җаваплады. Шул рәвешле, проект элек Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагында булса, хәзер аңа “Татмедиа” агентылыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һ.б. кушылган.
Матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләре үсеше бүлеге ТР халыклары телләре үсеше секторы мөдире Фирая Шәйхиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы консультанты Илгизә Гомәрова, ТФАнең Энциклопедия институты директоры урынбасары Айдар Ногманов, ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова катнашып, фикер уртаклашты.
Татар заманы
“Татар иле” Интернет-проекты турында ачыклык кертелде