» Милләтебезне ничек саклап калырга? «Өмет» газетасы, № 16 (1214) ҖОМГА, 19 АПРЕЛЬ 2013 ЕЛТатарские новости Ульяновской области

    Милләтебезне ничек саклап калырга? «Өмет» газетасы, № 16 (1214) ҖОМГА, 19 АПРЕЛЬ 2013 ЕЛ


    Апрель 19th, 2013


    Ульяновск өлкәсендә менә инде 25 ел эшләп килүче иҗтимагый хәрәкәт — «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте активистлары узган атнада оешманың чираттагы 18 нче конференциясенә җыелдылар. Татар мәдәнияте үзәгендә үткән әлеге чарада егермегә якын кеше катнашты.


    Җыелышта катнашучылар иң әүвәл фани дөньядан бакыйлыкка күчкән милләтпәрвәрләрне дога белән искә алдылар. Котдус Сафиуллин, Галимҗан Насыйров, Искәндәр Гыйззәтуллин, Иршат Җамалетдинов, Ринат Сусаев, Фатыйх Хаертдинов, Мидхәт һәм Изилә Вафиннар, Әминә Ибра- һимова, Рауза Канәфиева, Фоат Бичурин, Сания Алиева, Мәхмүт Хәйруллин, Гөлшат Гобәйдуллина, Фәрит Алюков — Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучылар, диде җыелышны алып баручы Айрат Ибраһимов.

    Ә Югары Терраса мәчете мөәзине Рифат хәзрәт Бульхин мәрхүмнәрнең рухларын шатландырып дога укыды. Аннары оешманың рәисе Тимерша Вахитов башкарылган эшләр турында отчет доклады белән чыгыш ясады. Ул Ульяновскиның Заволжье районында урнашкан картлар йортында соңгы вакытта татар-мөселман әби-бабайларының саны артып китүе хакында бик тә борчылып сөйләде.

    — Хәзер шәһәребезнең картлар йортында 27 татар кешесе көн күрә. Аларны бергә җыеп дини дәресләр үткәрәбез. Ә «Биләр» мәдрәсәсендә һәм 56 нчы санлы мәктәптә татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырдык,- диде Т.Вахитов.

    Доклад буенча фикер алышуны Булат Шамай башлап җибәрде. Аның сүзләренчә, милләтебезне юкка чыгудан тарихны өйрәнү һәм ислам диненә киңрәк таяну юлы белән саклап калырга мөмкин. Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әзерләү мәшәкатен дә үз өсләренә ялган өчен «Өмет» редакциясе милли хәрәкәтнең бөтен җирдә дә сүлпәнәя баруы турында сөйләде. Ул Яңа шәһәрдә татар мәктәбенең ябылуы сәбәпләренә дә тукталды. — 64 нче мәктәп эшләп килгән бинада тагын бер мәгариф учреждениесе ачуны хата дип саныйм. Әгәр ул чакта 91 нче татар мәктәбе өчен аерым бина бирсәләр, милли мәгариф учагы тулы канлы тормыш белән яшәп киткән булыр иде. Хәер, бүген 64 нче мәктәптә татар телен өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Анда татар мәдәнияте үзәге дә ачарга ниятлибез әле,- диде автономия җитәкчесе. Ульяновск өлкәсе татар бизнесменнарының «Сембер» оешмасы президенты Радик Гафуров ата-бабаларыбызның гореф- гадәтләре, йолалары белән горурланып яшәү һәм аларны күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеге турында бәян итте.

    Ә «Болгар яңарышы» җәмгыяте рәисе Шәүкәт Богданов яшьләрдә милли горурлык хисе тәрбияләү максатында халкыбызның тарихын тирәнтен өйрәнергә киңәш итте. Ульяновск өлкәсе территориясендә борынгы болгар чорына караган ике йөздән артык археологик һәйкәл исәпләнә, аларны ничек булса да саклап каласы иде, диде ул. Милләтпәрвәр Розалия Матросова халкыбызны татарча аралашырга өндәүче шигырен бик тә аһәңле яңгыратты.

    Ә Мөнир Насыйров татар милләтен мишәргә, типтәргә, болгарга һәм башка төркемнәргә бүлгәләмәскә, бердәм булырга чакырды. Дистә еллар дәвамында шул. Яшьли тол калып, безне — сигез баласын тәрбияләп үстерде, беребезне дә детдомга илтеп Реальгар Исламовның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

    — Милләтебез идеологы Гаяз Исхакыйның фаразы чынга ашып бара бит — татар халкы юкка чыга, бетүгә таба йөз тота. Моның ике төп сәбәбе билгеле. Беренчедән, ассимиляция, ягъни руслашу процессы бик тә көчле. Икенчедән, депопуляция процессы дәвам итә, икенче төрле әйткәндә, татарлар арасында да туучылар аз, ә үлүчеләр чиксез күп. Өченче сәбәбе дә бар икән әле — яшьләр зур, бай тор­мышлы шәһәрләргә, чит илгә күчеп китү ягын карый. Ә аларга алмашка мигрантлар — төрки-мөселман ха­лыклар вәкилләре, таҗиклар, әзәр- бәйҗаннар килә,- диде Реальгар ага. «Туган тел» җәмгыятен оешты­ручыларның берсе — татар матбугаты ветераны Айрат Ибраһимов та уй- фикерләре белән бүлеште.

    — Конференциядә катнашучы­ларның бармак белән генә санарлык булуы күп нәрсә турында сөйли инде, җәмәгать. Милли хәрәкәт сүлпәнәйде, халыкта битарафлык бик тә көчле. Хәзер татар мал, акча артыннан куа, аңа туган тел дә, мәдәният тә, тарих та, әхлак та бирмәде. һәрвакытта да артык борчылам, кайгырам, туган ягым табигатенә сокланам һәм шушы халәтем нәтиҗәсендә шигырьләрем туа. Ир-ат, ягъни көчле зат булсам да, мин еларга оялмыйм. Сезнең дә елыйсыгыз килсә — елагыз, көләсегез килсә — көлегез… Бүгенгедәй хәтеремдә: Сахалиннан кайтып урнашкач, «Өмет» газетасы турында ишеттем һәм берничә шигыремне ояла-ояла гына редакциягә юлладым. Дөресен әйткәндә, «Өмет» мине шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрде, халыкка танытты, татар дөньясына кирәкми. 91 нче татар мәктәбен күршедә генә урнашкан 64 нче мәктәп белән берләштереп куюлары йөрәкне әрнетә. «Чишмә» телетап- шыруларының радиусы кимеде, бүген аны авыл районнарында карый алмыйлар. «Өмет» газетасы — бердәнбер горурлыгыбыз, дисәк тә була. Аның тиражы, күләме елдан- ел арта, өстәвенә, үткән елдан төсле булып чыга башлады,- диде Айрат Ибраһимов.

    Конференциянең ахырында милли хәрәкәткә ярдәм күрсәтү­челәргә һәм җәмгыять эшчәнлегендә актив катнашып йөрүчеләргә — Расих Гатауллинга, Илдар хаҗи Сафиуллинга, Камил Гафинга, Айрат Ибраһимовка, Рифат Бульхинга, Реальгар Исламовка, Варис Равиловка, Нәҗиб Сәлаховка һәм Шәүкәт Богдановка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары Татарстан­ның атказанган артисты Әлфия Рамазанованың шәкертләре Руслан Мөхәммәтҗанов һәм Илдар Насый­ров милләттәшләребезне татар халык җырлары белән сөендерделәр. «Туган тел» оешмасының яңа рәисе итеп Рифат Бульхин сайланды.

    И.ХАСИБОВ.

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Сергей Панчин поручил ускорить темпы и повысить качество благоустройства раскопок

    В Ульяновской области состоятся мероприятия Российско-Японского молодёжного форума

    Сергей Морозов: «Финансирование Ульяновского государственного губернаторского оркестра русских народных инструментов увеличится уже в этом году»

    В Ульяновской области подвели итоги ежегодного конкурса на соискание премии имени Михаила Ивановича Лимасова

    30 сентября – День машиностроителя

    Ульяновский писатель Вячеслав Савин стал обладателем стипендии Министерства культуры РФ

    Семья Липановых из Вешкаймского района Ульяновской области вошла в число победителей конкурса «Успешная семья Приволжья»

    День бесплатной юридической помощи пройдёт в Ульяновске

    Продолжается очистка ливневых колодцев во всех районах Ульяновска

    В Ульяновской области пройдет фестиваль интеллектуальных игр «Симбирск-OPEN XXII»

    Постановление администрации города Ульяновска № 1802 от 19.09.2018

    Под контролем судебных приставов молодую мать обеспечили квартирой

    Ульяновские производители реализовали на ярмарке продукции на сумму более 9 млн рублей

    Работы по созданию водоотвода в Вырыпаевке будут завершены до 27 сентября

    В Ульяновской области запущено мобильное приложение службы занятости «Работа всем»

    Ульяновск присоединился к Всероссийскому дню бега «Кросс нации-2018»

    В Ульяновской области пройдет пресс-конференция по вопросам подготовки к Поволжскому форуму «РИФ.Технологии»

    Ульяновская ярмарка принесла девяти миллионов рублей выручки аграриям

    В Ульяновской области проводится работа по повышению эффективности налоговой политики

    Сергей Морозов: «В 2019 году мы начнем программу обновления инструментального состава оркестра «Губернаторский»

    В Ульяновской области продолжается подготовка к проведению VII Международного форума «Россия – спортивная держава»

    Сергей Морозов вручил награды педагогам, которые отличились в работе по духовно-нравственному воспитанию подрастающего поколения

    Сергей Морозов: «Женские организации региона необходимо переформатировать»

    В Засвияжском районе состоялась сельскохозяйственная ярмарка

    Ведущие эксперты высоко оценили опыт Ульяновской области по развитию моногородов и городских пространств

    Губернатор Сергей Морозов вручил награды сотрудникам опорного вуза Ульяновской области

    Ульяновская делегация принимает участие в XIV Конгрессе народов России

    Губернатор Сергей Морозов: «Ульяновская область готова сотрудничать с университетами ПФО по прорывным направлениям инновационного развития»

    Дорожные службы продолжают очистку автомобильных дорог Ульяновска

    Губернатору Ульяновской области Сергею Морозову представили работу передовых телемедицинских технологий в перинатальном центре «Мама»

    С 2019 года в Ульяновской области денежные взыскания за нарушения правил дорожного движения будут в полном объеме направляться в дорожный фонд региона

    85% федеральных дорог Ульяновской области соответствуют нормативным требованиям

    В Ульяновске пройдет пресс-конференция, посвященная Всероссийскому фестивалю-конкурсу русских свадебных обрядов «Свадьба в Обломовке»

    В Ульяновской области начнёт работу региональная Ассоциация организаторов мероприятий

    Более 55 миллиардов рублей федеральных средств привлечено в бюджет Ульяновской области за пять лет

    Законопроект о прилегающих территориях поддержан региональным Правительством

    В Ульяновске проходят мероприятия «cанитарной пятницы»

    Более 9 тысяч рабочих мест создали в Ульяновске с начала 2018 года

    Фонд развития промышленности Ульяновской области поддержал два крупных проекта

    В период проведения ярмарки в Засвияжском районе работа городского транспорта будет усилена

    В Ульяновской области в соответствии с Национальным планом противодействия коррупции скорректированы профильные региональная, ведомственные и муниципальные программы

    Родительский комитет школы №72 посетил Межрегиональный центр компетенций

    Пятый федеральный образовательный проект «Мама-предприниматель» пройдет в Ульяновской области в конце октября

    Губернатор Сергей Морозов поставил задачу внедрить стандарт по обеспечению доброжелательного климата к семье во всех муниципальных образованиях Ульяновской области

    Под контролем судебных приставов в детском саду устранены нарушения пожарной безопасности

    «Осенний Венец» продолжает работать для жителей и гостей города

    Глава Ульяновской области Сергей Морозов примет участие в пленарной сессии VIII Международного культурного форума

    Ульяновцев приглашают в выходные на спортивные площадки

    Спецкомиссия проверила качество ремонта в ульяновских дворах

    Губернатор Сергей Морозов встретился с ульяновскими координаторами внутрипартийных платформ «Единой России»

    comments powered by HyperComments