Яндекс.Метрика

Алсу Әбелханова белән Татар кичәсендә кияүгә чыгу тәкъдиме булды(фото)

4 марта, 2013

Рафаэль Дәвәтаев

3 мартта Сембернең «Бишенче кояш» күңел ачу комплексында Татар кичәсе узды. Чараны  ачып җибәрде һәм алып Илдар Хәлитов. Ди-джей пульты артында Динар Хөсәинов, Тольятти шәһәреннән килүче Али Гайнанов һәм Рафаэль Байгуллов булды.
«Яңа дулкын» оешмасы президенты Тимур Галиев үз чыгышында «Халыклар дуслыгы» минифутбол кубогына турнирда беренче урын алу турында хәбәр итте, киләсе чаралар («Сембер баласы» һәм V өлкә татар яшьләре корылтае турында)  таныштырып үтте. 

Шулай ук Фәнил Сәгыйров йөрегән кызын Мария Паламарны подиумга чакырып кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Туташ бу хәлне көтмичә, аптырашта калды, хатыны булу турында ризалыгын бирде, йөзек шул ук минутта егет тутышның бармагына кигезде. 

Ул көнне яшьләр өчен җырларын белән Казан яшәүче якташыбыз, җырчы Алсу Әбелханова сөендерде.
Кичә барышында төрле бәйгеләрдә оештырылды.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.


Казанда Канаданың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан җитәкчелегендәге делегация булып китте. Алар “Гомуми күченү процесслары шартларында толерантлык” дигән Россия-Канада фәнни-практик семинарында катнаштылар.
Килү программасы кысаларында Канада делегациясененнән Оттава иммигрантларын социаль  яктан тәэмин итү оешмасының программалар директоры Вәли Фарах, Канаданың РФ дәге илчелегенең сәяси бүлеге җитәкчесе Урсула Холланд һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Елена Гайсина Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында булдылар. Биредә аларны БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин кабул итте.Ренат Вәлиуллин кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды, татар халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләде. БТК  БК чит илләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутееваның Канадада яшәүче татарлар турындагы мәгълүматы, анда үткәрелүче Сабантуйлар, татарларның электрон газета, сайт булдырулары турындагы хәбәр канадалыларда шулай ук зур кызыксыну уятты, дип хәбәр итә Татар иле сайты.
Кунаклар үз чиратында Канадага күчеп килүчеләрне кабул итү, илгә ияләштерү өчен алып барылган программалар турында сөйләделәр. Ике як та үзара  хезмәттәшләкне үстерү кирәклеген ассызыклады.
Татар конгрессына Канада кунаклары килде