Казанда Канаданың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан җитәкчелегендәге делегация булып китте. Алар “Гомуми күченү процесслары шартларында толерантлык” дигән Россия-Канада фәнни-практик семинарында катнаштылар.
Килү программасы кысаларында Канада делегациясененнән Оттава иммигрантларын социаль яктан тәэмин итү оешмасының программалар директоры Вәли Фарах, Канаданың РФ дәге илчелегенең сәяси бүлеге җитәкчесе Урсула Холланд һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Елена Гайсина Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында булдылар. Биредә аларны БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин кабул итте.

Ренат Вәлиуллин кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды, татар халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләде. БТК БК чит илләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутееваның Канадада яшәүче татарлар турындагы мәгълүматы, анда үткәрелүче Сабантуйлар, татарларның электрон газета, сайт булдырулары турындагы хәбәр канадалыларда шулай ук зур кызыксыну уятты, дип хәбәр итә Татар иле сайты.
Кунаклар үз чиратында Канадага күчеп килүчеләрне кабул итү, илгә ияләштерү өчен алып барылган программалар турында сөйләделәр. Ике як та үзара хезмәттәшләкне үстерү кирәклеген ассызыклады.
http://www.tatartime.com/?p=12846