Рафаэль Дәвәтаев
3 мартта Сембернең «Бишенче кояш» күңел ачу комплексында Татар кичәсе узды. Чараны ачып җибәрде һәм алып Илдар Хәлитов. Ди-джей пульты артында Динар Хөсәинов, Тольятти шәһәреннән килүче Али Гайнанов һәм Рафаэль Байгуллов булды.
«Яңа дулкын» оешмасы президенты Тимур Галиев үз чыгышында «Халыклар дуслыгы» минифутбол кубогына турнирда беренче урын алу турында хәбәр итте, киләсе чаралар («Сембер баласы» һәм V өлкә татар яшьләре корылтае турында) таныштырып үтте.
Шулай ук Фәнил Сәгыйров йөрегән кызын Мария Паламарны подиумга чакырып кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Туташ бу хәлне көтмичә, аптырашта калды, хатыны булу турында ризалыгын бирде, йөзек шул ук минутта егет тутышның бармагына кигезде.
Ул көнне яшьләр өчен җырларын белән Казан яшәүче якташыбыз, җырчы Алсу Әбелханова сөендерде.
Кичә барышында төрле бәйгеләрдә оештырылды.