Рафаэль Дәвәтаев
Үткән шимбә көнне Сембернең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлил истәтегенә багышланган II шахмат турниры узды. Чара оештырдылар Сембер өлкәсе татар автономиясе, эшмәкәр Камил Мусин һәм өлкә шахмат федерациясе. Чара башлану алдыннан Татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче «Тамчылар» түгәрәккә(җитәкчесе Алсу Әлмәтова) йөрүче балалар кыска күңел ачу чарасын күрсәттеләр.

Турнирда катнашучыларны Камил Мусин һәм Рәмис Сафин сәламладылар.
Сәламалаудан соң Р. Сафин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән К. Мусинга Рәхмәт хат тапшырды.
Нәтиҗәләре белән Сембер шәһәре шахмат федеациясе рәисе, турнир хөкемдары(судья) Валерий Руденко таныштырды.
Iче урынны Мәлик Абдуллаҗанов яулады, IIне урында Морат Миллибаев, IIIдә урында Газимбек Кафиятуллин.
Призлы урын алган катнашучылар кубок, диплом һәм акчалата бүләкләнделәр.