» Айрат Ибраһим. Богдан Хитрово бу шәһәрнең символы була алмыйТатарские новости Ульяновской области

    Айрат Ибраһим. Богдан Хитрово бу шәһәрнең символы була алмый



    Нурулла туган! Хатны алсаң, ТНВга җиткерсәң иде.

    “Татарстан – Яңа гасыр” каналы төрле төбәкләрдә һава торышы турында мәгълүмәтләр бирә. Һәр төбәк үзәгенең киң танылган һәйкәлләрен күрсәтеп. Әлбәттә инде, Уфаны аның горурлыгы булган Салават Юлаевның биниһая зур һәйкәле бизи, Казанны – Сөембикә манарасы, Ижауны – иң борынгылардан булган мәһабәт мәчет бинасы.
       
    Ә менә иң борынгы татар шәһәрләренең берсе — Сембер каласын атка атланган биниһая зур Богдан Хитрово һәйкәле бизи. Кем соң бу адәм баласы? Ничек ул борынгы-ы-ы-ы – бик борынгы татар каласы Сембернең символына әйләнә алган? Әәәә, искә төште: нәкъ шушы бәндә 1648-елда Сембер каласына нигез салган, дигән сафсата күптәәән колакларны телгәли ич инде. Имеш, Иделбуе “Дикое поле” – “Кыргый кыр” булган һәм урыс яулап алгач кына бу якларда тормыш кайный башлаган. Ә чынлыкта исә, бүгенге Ульян өлкәсе җирлегендә 200 чамасы шәһәрлекләр — Болгар археологик һәйкәлләре барланган. Әле дә Кызыл Сөендек, Иске Алейкин авыллары урыннарында археологик казыну эшләре алып барыла. Шулай ук Самар өлкәсенең Тольятти шәһәре тирәсендә дә.
    Кызганыч ки, шундый бай – бик бай МИРАСЫБЫЗ булуына карамастан, һаман урыс җырын җырлыйбыз. Үзебезне арткы чиккә этәреп. Хәтта Казанда да шундый ук үзебезне ихтирам итмәү күренешләре күзгү бәрелә. Мәсәлән, Казан метросының Суконная слобода, Козья борода кебек тукталышларын татар колагы ничек кабул итә ала соң? Һәм “Катык” исемле ресторанны да.
     Ә Сембер каласына кайтсак, аның символы буларак, башка һәйкәлләрне дә табып булыр иде. Мәсәлән, Ульян каласына Казаннан килү юлында – Нариманов проспектында – Татар мәдәни үзәге алдында халкыбызның горурлыгы булган “Кыссаи Йосыф ” шедеврын калдырган Кол Гали һәйкәле каршылый. Бу һәйкәл исә — “Болгар яңарышы” оешмасын тудырган һәм аның алмашсыз җитәкчесе Шәүкәт Богданов тырышлыгы нәтиҗәсе. Әгәр инде шушы болгар – татар һәйкәлен урыс күршеләрбезнең йөрәккәйләре кабул итә алмый икән, латны инде – әнә шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Өлкә хакимияте бинасы каршында Лилин (Ленин) бабайның биниһая зур һәйкәле бар. Ул да яулап алучы Богдан Хитрово һәйкәленә караганда якынрак булыр иде йөрәкләргә: Ни әйтсәң дә  Ульянов – Ленин якташыбыз да бит әле – Сембер каласында туган. Шәһәрнең исеме дә Ульяновск булгач, бигрәк тә инде. Ни әйтсңә дә Лилин бабай образы халык хәтеренә ЮЛБАШЧЫ сыйфатында иңдерелгән ич. Ә атка атланган Богдан Хитрово һәйкәле исә җирле халыкның тормышын пыран-заран китергән банда җитәкчесе сыйфатында кабул ителә. Һәм нәкъ шул банда башлыгы Сембер каласының СИМВОЛЫ булып чыга.

    Гафу итегез, картлар күп сүзде була бит инде ул. Монысы да җитәдер. Озын сүзнең кыскасы шул: 1648-елда ук татар саф татар шәһәрен пыран-заран китергән Богдан Хитрово бу шәһәрнең символы була алмый!!! Һич тә була алмый… 

    Сембердән, 78-нче яшен куучы Айрат исемле ДӘҮ бабай булырмын. 14.02.13.
    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    О достопримечательностях Ульяновска пользователям гаджетов расскажет мобильный аудиогид

    Традиционный матч по хоккею с мячом между студентами и преподавателями состоится в Ульяновской области

    По итогам 2018 года в Ульяновской области создано 12 новых сельскохозяйственных кооперативов

    Директор гимназии №30 Ульяновска освобождена от должности

    В Железнодорожном районе юным гражданам торжественно вручат паспорта

    Контакт-центр при главе Ульяновска принимает заявки на подключения оборудования для просмотра цифрового ТВ

    Ульяновские школьники встретились с жителями блокадного Ленинграда

    В Ульяновске состоится Открытое первенство города по спортивному туризму

    В Ульяновске отметят 20-летие городской поисково-спасательной службы

    В городской детской поликлинике №2 Ульяновска завершились ремонтные работы

    Ульяновцев приглашают в парки на День семейного общения

    В Заволжье состоялось открытие месячника оборонно-массовой и военно-патриотической работы «Отчизны верные сыны»

    В Ульяновской области подведут итоги региональной военно-спортивной игры «Юнармейское многоборье»

    В Ульяновске дорожные службы продолжают расширение автомобильных дорог

    В Ульяновской области состоится подписание соглашения о сотрудничестве между Ленинским мемориалом и музеем Санкт-Петербургской академии постдипломного образования

    В Ульяновской области представят выставку «Сквозь видимый миру смех», приуроченную к 210-летию со дня рождения Николая Гоголя

    В Ульяновской области увеличивается количество многодетных семей

    Почти 1100 ульяновских отличников будут получать ежемесячное денежное поощрение в 2019 году

    В Ульяновской области пройдут мероприятия, приуроченные к празднованию Дня российского студенчества

    Еще 22 малых населенных пункта Ульяновской области обеспечены доступом к высокоскоростному интернету

    Руководителям ульяновских школ рекомендовано отменить занятия

    Ульяновцев приглашают на лекции о театре

    Учеником года-2019 в Ульяновске стал учащийся гимназии № 31 Тимофей Бобыльков

    Учеником года-2019 в Ульяновске стал учащийся школы № 31 Тимофей Бобыльков

    В администрации Ульяновска состоялась первая в 2019 году рабочая встреча с многодетными семьями

    В Ульяновской области будет создан единый центр торговли

    Ушёл из жизни заместитель председателя Ульяновского облисполкома Александр Маслов

    Почти 446 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области за минувшую неделю

    25 января состоится выездной приём граждан в ТСН «Репино»

    23 января ульяновские дорожники очищают от снега улицы микрорайона «Юго-Западный»

    Пресс-конференция, посвященная работе региональных операторов по вывозу ТКО, пройдёт в Димитровграде Ульяновской области

    В Засвияжском районе Ульяновска ликвидируют скопление гаражей

    Заместителями полномочного представителя Президента РФ в ПФО Игоря Комарова назначены Алексей Кузьмицкий и Игорь Буренков

    В Ульяновской области растет темп производства молока

    В Ульяновской области завершили покраску второго серийного самолета Ил-76МД-90А

    В муниципальных образованиях Ульяновской области будет усилена работа по трудоустройству граждан, вернувшихся с военной службы

    В Ульяновской области подведут итоги работы транспортного комплекса за 2018 год

    В Ульяновской области будет уделено особое внимание подготовке спортивного резерва

    Под контролем судебных приставов – моральный вред выплачен

    Около 100 волонтёров помогут ульяновцам подключить и настроить оборудование для просмотра цифрового ТВ

    В связи с резким похолоданием ульяновцев и гостей города просят соблюдать осторожность

    Центры активного долголетия в Заволжье приглашают граждан старшего возраста с пользой провести свой досуг

    Свыше 25 тысяч человек приняли участие в проектах Фонда развития информационных технологий Ульяновской области в 2018 году

    Региональным операторам по обращению с отходами в Ульяновской области вынесли требование устранить выявленные нарушения

    Сергей Морозов поручил провести внеплановые проверки внутридомового газового оборудования в квартирах инвалидов, многодетных семей и пожилых граждан

    Ульяновская область присоединилась к всероссийскому проекту «Уроки Универсиады»

    Более тысячи ульяновцев получат компенсацию расходов на приобретение цифровых приставок

    В Ульяновске открылась экспозиция, посвящённая Владимиру Ленину

    В Ульяновске изменены телефоны «горячей линии» о нарушениях трудового законодательства

    Ульяновских школьников приглашают к участию во Всероссийском фестивале ГТО

    comments powered by HyperComments