Яндекс.Метрика

Автономия каршында татар матбугаты буенча совет булдырылды — «Өмет» газетасы, №6(1204),

6 февраля, 2013

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумының агымдагы елдагы беренче утырышы Рамис Сафин рәислегендә узды.

Автономия җитәкчесе Рамис Сафин иң әүвәл үткән елның 15 декабрендә уздырылган мөһим чара  башкарма комитет утырышының нәтиҗәләренә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты һәм автономия бүлекләре эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәрен яңгыратты. Аннары автономия рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов мохтарият каршында консультатив орган — татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары буенча иҗтимагый совет (ул аена бер мәртәбә җыелачак) булдыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге иҗтимагый советка автономия рәисе Р.Ф.Сафин, автономия рәисе урынбасары Р.Ф.Ахмедуллрв, «Өмет» газетасының баш редакторы И.Х.Хэлимов, «Чишмә» телетапшыруларының авторы һәм алып баручысы Р.Х-Сафина, татар автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җ.С.Хакимов, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Р.З. Абитов, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Ф.Б.Сәйфуллина, өлкә татар автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.С. Абутдинова, Ульяновск өлгәсенен Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Ульяновскиның «1 иче мәхәллә» мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов һәм татар яшьләренең «Яңа дулкын» оешмасы вәкиле Сабина Алекберова кертелде.

Президиум әгъзалары Чардаклы районы Абдулла авылында туып үскән мәшһүр шәхес — галим һәм дин белгече Закир Кадыйриның 135 еллык юбилеена әзерләнү мәсьәләсен дә карадылар. — Күренекле милләттәшебезнең юбилеен зурдан кубып уздырырга ниятлибез. Мисал өчен, Ульяновск дәүләт университетында — «Закир Кадыйри укулары»н, И.А. Гончаров музей-йортында галимнең рухи мирасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру күздә тотыла. Әлеге чараларда Төркия һәм Финляндиядән килгән кунакларның да катнашуы көтелә. Шулай ук Абдулла авылында 3.Кадыйри истәлегенә горельефы белән стела урнаштыруга бәйле эшләрне дә башлап җибәрдек. Төбәгебезнең танылган журналисты Ирек Сәйфиевның якташыбызга багышлап китап язуы хакында да билгеле. Менә шушы гамәлләрне башкарып чыгу өчен хәзер зур суммада акча таләп Ителә,- дип белдерде автономия рәисе урынбасары Р.Ахмедуллов. Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең «Яңа дулкын» оешмасы президенты Тимур Галеев «Сембер баласы» дип исемләнгән конкурска әзерләнүнең барышы белән таныштырды. Әлеге чара 10 мартта Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Ә киләсе атнада, 16 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга өлкә шахмат турниры көтә. Турнирны оештыручыларның берсе автономиянең малтабарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Камил Мусин сүзләреңчә, турнирда катнашырга теләүче кырыктан артык милләттәшебездән заявкалар килгән инде. 24 февральдә Халыкара ана теле көне уңаеннан төбәгебезнең татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу оештырырга булдык, дип хәбәр итте автономия рәисе Р. Сафин. Президиум әгъзалары 21 нче округ буенча Ульяновск шәһәр Думасы депутатын сайлаулар вакытында (сайлаулар агымдагы елның 17 мартында узачак) танылган милләттәшебез — Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, шәһәр Башлыгы каршындагы координацион совет рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкиле Алсу Фәрит кызы Айзятуллина кандидатурасына теләктәшлек белдерү, аңа һәрьяклап булышлык күрсәтү хакында карар кабул иттеләр.

И.Инсафов.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.



Восемь девушек из разных районов Удмуртии прошли в финал конкурса «Татар кызы-2013».
В конкурсе смогли принять участие девушки, владеющие татарским языком, в возрасте от 16 до 25 лет (включительно) при росте не менее 165 см.
Для победы юным красавицам предстоит преодолеть 3 этапа: дефиле в самостоятельно созданном образе, творческий номер на национальную тематику и эссе.
Со всем участницами будут работать педагоги по татарскому языку, хореографии и вокалу.
Победительница получит звание «Татар кызы–2013» и калфак ручной работы, сделанный в Казани на заказ. Всех участниц конкурса ожидают ценные призы от организаторов, спонсоров и партнеров проекта.
3 февраля стартовало голосование на «Приз зрительских симпатий», а финал конкурса «Татар кызы-2013» состоится в Ижевске 16 марта, в «Доме дружбы народов».


По материалам издания «Аргументы в Ижевске»
Восемь девушек Удмуртии претендуют на звание татарской красавицы