» Азат Гайнулла улы Курчаков вафатТатарские новости Ульяновской области

    Азат Гайнулла улы Курчаков вафат





    Россиянен табигый фәннр академиясе һәм Россиянең социология һәм АПКның кадрлар сәясәте Академиясе академигы, Ульяновск олкәсенең Мактаулы гражданины Азат Гайнулла улы Курчаков 82 нче яшендә вафат булды. Актив җәмәгать эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре I кандидаты, профессор, РСФСРның атказанган зоотехнигы,  Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Почетлы рәисе. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, бик күп орденнар һәм медальләр кавалеры Азат Гайнулла улы Курчаков озакка сузылган авырудан соң 22 январьда дөнья куйды. Азат Гайнулла улы Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы производствосының иң абруйлы җитәкчеләренең берсе иде. 

    Ул 1931 елның 6 мартында Ульяновск өлкәсенең Кәшә авылында дөньяга килә һәм гомере буе Ульяновск өлкәсендә яшәде. 1955 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, ул бөтен гомерен төбәкнең агропромышленность комплексында хезмәт итүгә багышлады. Азат Курчаков үзенең хезмәт юлын Иске Кулаткы районының Урта Терешка МТСында баш зоотехник буларак башлап җибәрә. 1957 елда аны Чынлы районының Телешовка МТСына баш зоотехник итеп күчерәләр, аннары авыл хуҗалыгы буенча инспекция начальнигы Вазыйфасына билгеләнә, шулай ук партия эшендә дә була — КПССның Чынлы райкомы икенче секретаре һәм Чынлы райисполкомы рәисе итеп сайлана. 1957-1962 елларда — Чынлы районының авыл хуҗалы­гы идарәсе начальнигы, 1963-1975 елларда — Ульяновск облисполкомының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, 1975-1979 елларда — сөт промышленностенең Ульяновск производство берләшмәсе генераль директоры, 1979-1985 елларда — өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, 1985-1992 елларда — Ульяновск авыл хуҗалыгы институты проректоры, 1992-2003 елларда Ульяновскиның кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институты ректоры Вазыйфаларын башкара. 2003 елдан Азат Гайнулла улы әлеге институтның фәнни-производство лабораториясе мөдире булып эшләде. Каты авыруына да карамастан, Азат Гайнулла улы үзенең соңгы көненә кадәр хезмәт постында булды I — укыту, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итте. Җитәкче урыннарда эшләү дәверендә Азат Гайнулла улы үзен тәҗрибәле һәм грамоталы белгеч, талантлы җитәкче, оста оештыручы сыйфатында күрсәтте. Үзенең хезмәт юлында ул авыл хуҗалыгы производствосы һәм экономикасы буенча тирән гыйлемне үзләштерде һәм шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы тармагына югары профессиональ дәрәҗәдә җитәкчелек итте. Азат Гайнулла улы Ульяновск облисполкомының авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкчелек иткән чорда өлкәбез авыл хуҗалыгы тармагындагы югары күрсәткечләре өчең күп тапкырлар РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байраклары белән бүләкләнә. Азат Гайнулла улы Курчаков производство эшчәнлеген фәнни һәм укыту эшчәнлеге белән бергә алып барды. 1972 елда ул диссертация яклап авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ирешә. Бу аңа фән һәм алдынгы тәҗрибә казанышларын производствога оператив рәвештә кертү мөмкинлеге тудыра. Азат Гайнулла улы — утыздан артык фәнни хезмәт авторы, алар производствода киң рәвештә кулланылып, сизелерлек дәрәҗәдә экономик нәтиҗә бирәләр. А. Г.Курчаковның төбәкнең агропромышленность комплексын үстерүгә юнәлдерелгән күпьеллык намуслы хезмәте Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, Социалистик Хезмәт Герое М.Н.Костин исемендәге өлкә премиясе лауреты, Ульяновск өлкәсе Чынлы районының Почетлы гражданины исеменә лаек булды. Азат Гайнулла улының исеме Ульяновск өлкәсенең Алтын Мактау китабына кертелде. Азат Гайнулла улын белүчеләр хәтерендә ул олы йөрәкле һәм саф күңелле, теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә һәм булышлык күрсәтергә әзер торучы, үзенең белемен, тәҗрибәсен һәм рухи көчен гомуми эшкә һич кызганмыйча багышлаган кеше буларак сакланачак. Азат Гайнулла улы Курчаковның вафат булуы сәбәпле, авыр хәсрәт кичерәбез һәм мәрхүмнең туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз. Азат Гайнулла улының якты истәлеге  аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге сакланачак.

    Морозов С.И., Зотов Б.И., Козин В.П., Бажанов С.В., Беспалова М.П.,
    Озернов А.В.,
    Пинков А.П., Якунин А.И., Чепухин А.В., Девяткина Т.В., Дейкун Т.А., Маркин Н.П.,
    Опёнышева С.В., Асмус О.В., Гигирев С.В., Васильев А.А., Караулова В.Г., Кириллова Т.В.,
    Максимушкина О.С., Мурдасова Т.Г., Самойлов И.А., Смекалин А.А., Тюрин А.С., Уба Е.В.,
    Федоров Д.В., Майер А.А., Дмитриева Т.А., Дергунова Н.В.,
    Ермаков С.Н., Голубков А.И.,
    Захаров А.И., Дозоров А.В., Давыдов В.В., Мясников Г.Н., Горшков М.А., Насыров Р.Х., Сафин Р.Ф.,
    Павлов А.Ф., Вражнов А.С., Тигин В.П., Рамазанов Х.В., Черкасов А.В., Лаврушин Н.И., Камаев Р.И.,
    Шитиков В.И., Мусин М.Ш., Тарабрина В.А., Самойлов А.Н., Грачёв В.И., Фридман Э.Е.,
    Большов А.М., Ковалёва А.В., Ярош В.Ф., Фокин Н.В., Павлов Б.Т., Яфаров Р.М., Барышев В.А.,
    Шарипов Д.И., Пантюшин Н.А., Делин В.С., Халиуллов Ф.Ф., Ахмедуллов Р.Ф.,
    Корнилин А.Р., Горбунов И.Д., Бункус А.А.

    «Өмeт» газетасы тәрҗемәсе. 

    Зур югалту
    Тарихта тирән эз калдырган олуг,  мөхтәрәм милләттәшебез, халык ихтирамын һәм хөрмәтен казанган данлыклы шәхес — Ульяновск өлкәсенең  Мактаулы гражданины, профессор, академик, өлкә татар милли-мәдәни  автономиясенең почетлы рәисе Азат Гайнулла улы Курчаковның йөрәге тибүдән туктады. Ульяновск жирендә яшәүче татарлар һәм тулаем татар дөньясы  өчен әйтеп бетергесез зур югалту бу.
    Азат Гайнулла улы Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылында гади укытучы гаиләсендә туып үсеп, тормыш юлында фәкать үз тырышлыгы, тирән белемле, гажәеп дәрәжәдә  кешелекле, зыялы булуы аркасында зур ләрәжәләргә иреште. Ул бөтен гомерен Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, алга җибәрүгә, җи­тәкче урыннарда хезмәт итүгә багыш­лады.
    Ә татар дөньясына Азат Гайнулла улы Ульяновск өлкэсенсн зирәк акыллы, көчле рухлы лидеры сыйфатында мәгълүм иде.  Ул 1997 елда Россиядә беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә оешкан татар  милли-мәдәни автономиясенә ун елга якын унышлы гына җитәкчелек итте һәм  бай эчтәлекле гомеренең соңгы көненә кадәр мохтариятнен президиумы
    составында актив эшләде, халкыбыз язмышы, телебез һәм мәдәниятебезнең киләчәге хакында чын йөрәктән борчылып яшәде.
    Азат Гайнулла улы. күпләргә Бөтендөнья татар конгрессының барлык съездлары һәм федераль Сабан­туйларның делегаты, 2009 елда дөнья күргән «Казан трактындагы авыл» («Село на Казанском тракте») дип аталган тарихи-документаль китап авторы буларак та билгеле.
    Данлыклы милләттәшебез, укы— тучыбыз, остазыбыз, фикердәшебез, дустыбыз Азат Гайнулла улы Курчаковның фани дөньядан китүе сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Азат Гайнулла улы белән бәйле истәлекләр безнең күңелләрдә, хәтеребездә мәңге сакла­начак.
    Сафин Р.Ф., Ахмедуллов Р.Ф., Абутдинова Ә.С., Авхадиев М.М., Галиуллин Х.Я., Гафуров P.M., Заббаров Ф.Х., Кузахметов Р.Т., Мулюкова А.Г., Мусин К.И., Мухаметщин К.Х., Рамазанова Ә.Р., Сафина Р.Х., Хайруллин М.Н., Хакимов Җ.С., Хәлимов И.Х., Шакурова Ф.Э., Яфаров P.M., Ганеев Э.Ә., Якупов М.И., Шарипов Д.И., Галиакберов Э.Г., Идрисов Р.Г., Абитов Р.З., Халиуллов Ф.Ф., Сайфуллина Ф.Б.
    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    «Крыловские» соревнования собрали в этом году около 400 спортсменов

    Сергей Морозов вручил награды военнослужащим 623 МРУЦ

    Ульяновских мамочек поздравили с появлением на свет будущих защитников Отечества

    Сергей Морозов поздравил женщин, родивших мальчиков в День защитника Отечества

    Перекрывать центр Ульяновска не стали

    Сергей Морозов поприветствовал команды ежегодного межнационального турнира по мини-футболу на кубок «Дружбы народов» в Ульяновской области​

    Сергей Морозов поздравил жителей Ульяновской области с Днём защитника Отечества

    В Ульяновской области определили резервы роста доходной части бюджета в 2019 году

    Сергей Панчин поздравил коллектив МУП «Ульяновскэлектротранс» с 65-летием предприятия

    Ульяновская область претендует на право проведения XI съезда Ассоциации молодёжных правительств Российской Федерации

    Президент России Владимир Путин поздравил Губернатора Ульяновской области Сергея Морозова с Днём защитника Отечества

    Две ульяновские ИТ-компании стали первыми в конкурсе «Золотой сайт»

    В Ульяновской области более 5,5 тысячи родителей получают пособие по уходу за ребенком с ограниченными возможностями здоровья

    Воспитанники детсадов Ульяновска помогут животным

    Более 300 человек приняли участие в митинге, посвящённом Дню защитника Отечества в Ульяновской области

    В Ульяновской области подведут итоги регионального этапа конкурса «Ученик года – 2019»

    В 2019 году в Ульяновской области благоустроят не менее 100 дворов и 16 общественных пространств

    Сергей Морозов обсудил с представителями партии «Единая Россия» реализацию Послания Президента в Ульяновской области

    22 февраля в Ульяновске ведётся очистка тротуаров

    В Ульяновске прошёл митинг, посвящённый Дню защитника Отечества

    В 2019 году в Ульяновской области на поддержку предпринимательства будет направлено свыше 850 миллионов рублей

    В День защитника Отечества состоится межнациональный турнир по мини-футболу на кубок «Дружбы народов»

    В ульяновской «Точке кипения» пройдет ярмарка социальных проектов

    Сергей Морозов озвучил пять шагов реформирования контрольно-надзорной деятельности в Ульяновской области

    Сергей Панчин направил поздравительные телеграммы в адрес ульяновских военнослужащих

    В муниципальных образованиях Ульяновской области будут разработаны собственные стратегии цифровой трансформации

    Ночью 69 спецмашин боролись со снегопадом на улицах Ульяновска

    Ульяновская гимнастка одержала победу на Всероссийских соревнованиях

    Специалисты жилищной инспекции подключатся к контролю за очисткой крыш от снега и наледи в муниципалитетах Ульяновской области

    В Ульяновской области более восьми тысяч учеников изучают родные языки

    В Ульяновской области стартовал Год нулевого травматизма

    Сергей Морозов поручил сформировать в Ульяновской области единую методическую службу по сопровождению обучения на родных языках

    Общественный совет национальных и неолимпийских видов спорта сформирован в Ульяновской области

    В Ульяновской области на достройку одного из проблемных объектов выделят 23,4 миллиона рублей

    На личном приеме Сергей Морозов помог ульяновцам в решении ряда проблем

    Выставка «Символы Эпохи», посвященная известным политическим деятелям и борцам за свободу, откроется в первый день 57-го Международного музыкального фестиваля «Мир, Эпоха, Имена…» в Ленинском мемориале

    Строительство школы в микрорайоне «Искра» идет по плану

    В Ульяновской области состоятся отборочные соревнования для участия в финале VII Национального чемпионата «Молодые профессионалы» WorldSkills Russia

    21 февраля – день памяти небесного покровителя Службы судебных приставов

    Более двухсот единиц техники задействуют в «санитарной пятнице» на территории Ульяновска

    Торжественное собрание и праздничный концерт «Достойны подвигов и славы!», приуроченные ко Дню защитника Отечества, пройдут в Ульяновской области 22 февраля

    В Ульяновске пройдут памятные мероприятия, посвящённые Дню защитника Отечества

    В Ульяновской области пройдёт социопрактикум «Детский лагерь: новые ориентиры» с участием экспертов из международных и всероссийских детских центров

    В Ульяновской области 420 детей участвуют в движении школьных лесничеств

    Сергей Морозов примет участие в митинге, посвящённом Дню защитника Отечества

    В Ульяновской области дан старт набору волонтёров I Всемирного фестиваля боевых искусств ТАФИСА

    В Ульяновской области создана развитая инфраструктура поддержки экспортёров

    В трёх районах Ульяновска проводится ямочный ремонт дорог

    Администрация Ульяновска помогает 50 ГСК воспользоваться «гаражной амнистией»

    Более 818 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области за минувшую неделю

    comments powered by HyperComments