» 2012 йомгаклары: Наил Нәбиуллин — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    2012 йомгаклары: Наил Нәбиуллин — Азатлык радиосы



    «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм аның якыннарына 2012 елны күп янаулар булган. Шулай ук Нәбиуллинга шактый гына штрафлар түләргә туры килгән.

     
    ландыш харрасова
     
    02.01.2013 

    «Азатлык»  татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән идеБерлекнең рәисе Наил Нәбиуллин белән сөйләшүне дә шул темадан башладык?

     Наил, 2012 елны Батырша елы синең өчен ничек узды?

     2012 ел «Азатлык» татар яшьләре берлеге өчен вакыйгаларга бай ел булды. Үлеменә 250 ел булу сәбәпле, елны Батырша елы дип игълан иткән идек. Соңгы арада тарихи шәхесләребезгә реклам җитми, халык аларны аз белә. Ә Батырша елларында христианлаштыру азайды, мәчетләр төзелде. Казандагы Мәрҗәни мәчете дә Батырша явыннан соң төзелгән иң беренче мәчет. Без бу уңайдан күп чаралар уздырдык, календарьлар, түштамгалар, футболкалар чыгардык. Казан үзәгеннән Ленин һәйкәлен алып бәреп аның урынына Батырша һәйкәлен кую тәкъдиме белән чыккан идек. Бу бик каты реакция ясады һәм хәтта телевидение да килеп төшерде. Батырша елында язучы Фәүзия БәйрәмованыңБатырша явыисемле китабын чыгарып тараттык. Батыршага карата махсус интернет сәхифә булдырдык.

     Интернет дигәннән, 2011 елны сез интернетта видеолар урнаштыру эшен башлаган идегез. Яңа ел алдыннан татар халкына мөрәҗәгатең дә булган идең. “Азатлык ТВэше хәзер ничек бара?

    – Кызганычка хәзер видеокамерабыз юк. Алга таба видеокамера табып ул тапшыруларны дәвам итәчәкбез. Быел да 31 декабрьдә яңа ел мөрәҗәгате булачак. Бу файдалы эш булып чыкты. Хәтер көненә чакыруга да яңа сулыш өстәде.

     Хәтер көне чарасында катнашудан тыш, сез быел күп кенә пикетларга чыктыгыз. Аларның күбесе мөгаен татар телен яклап булгандыр, шуңа да карамастан федераль үзәк тарафыннан милли мәгарифкә басым көчәйгәннән-көчәя. Сез бу каршылык чаралары файда китерми дигән уйга килгәнегез юкмы?

     Русия бары көч белән хәрәкәт итүне генә аңлый. Демократия булмаган илдә сөйләшүләр, килешүләр төзү юлы килеп чыкмый. Ә көч ул мәйданда гына. Кеше үз проблемнарын мәйданга күтәреп чыкмый икән анарга беркем дә игътибар итмәячәк. Ә болай без бу проблема булуын һәм аңа каршы чыгучылар да булуын күрсәтеп тордык. Мисал өчен милли мәгариф турындагы канун өлгесен (милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдыру канун өлгесеЛ.Х) кабул иткәч күп кенә республикалар каршылык белдермәде, димәк алар басылган, беткән дигәнне аңлата. Мәскәү алар фикерен тыңлап та тормый. Без татарлар, башкортлар, марилар урамга чыктык. Мәскәү барыбер алар үз фикерләрен әйтә белә икән дип уйлаячак. Бу пикетларның максаты беренче чиратта проблемага игътибарны җәлеп итү һәм каршы торучылар бар икән дигәнне күрсәтү. Минемчә, урам чараларының файдасы бар.

    – Сез «Күк бүре» башкорт оешмасы белән хезмәттәшлек башлаган идегез, бу эш барамы?

     БезнеКүк бүребелән дуслашу өчен күп сүктеләр. Әмма безнең максатыбыз төрки халыкларны консолидацияләү. Русия безнең аерым-аерым сугышуны гына көтеп ята. Чуашларда хәзер чуаш оешмасы төзи башладык, алар белән киңәшмәләр алып барабыз. Шул укКүк бүреләр белән аралашабыз. Идел-Уралда төрки яшьләр хәрәкәте даими аралашып тора һәм алга таба да бергәләп эшләргә ниятлибез.

    – Сез Төркиянең Казандагы баш консуллыгы каршында да федераль үзәк тарафыннан Русиядәге төрки халыкларның хокуклары кысыла баруы һәм аларны яклауны таләп итеп пикетлар уздырдыгыз, моның нәтиҗәсе булдымы?

     Facebook күп кенә таныш булмаган азәрбайҗан, төрекләр теләктәшлекләрен күрсәттеләр, мондый проблема барлыгын белмәүләрен әйтәләр. Күптән түгел төрек газетасы баш мөхәррире элемтәгә чыкты, ул бу пикет турындагы мәгълүматны күрепАзатлыктатар яшьләре белән кызыксынып әңгәмә бирергә сорады. Бәлкем ул язма якын арада чыгар да.

    – 2012 ел Татарстанда дини өлкәдә киеренке ел булды. Сез дә яңа мөфти сайларга чакырган идегез

     Әйе, быел дини өлкәдә катлаулы ел булды. Мәскәү һәм псевдоэкспертлар тарафыннан Татарстан тирәсендә кирәкмәгән шау-шу оештырылды. Аның артында республиканың дәрәҗәсен төшерү, аның җитәкчелеген дискридитацияләү, шул исәптән милли республикаларны, президент постын бетерүгә юл ачу,федераль үзәкнең «Татнефть«нең активларын үз кулына алырга тырышу тора иде дип саныйм. Шул уңайдан алар тотрыксызлык тудыру өчен мөфти Илдус Фәизне кулландылар. Ул тулы рәвештә Мәскәү яклы иде һәм аның сәясәтен алып барды. БезКол-Шәрифмәчете имамын яклагач, мөфти халыкка террорист,экстремист дигән сүзләрташлады”. Без моны берничек тә гафу итә алмыйбыз, шуңа без аны алмаштыруны таләп иттек һәм Татарстан өчен эшли торган мөфти кирәк икәнен җиткерергә тырыштык.

    – Сез шактый гына каршылык чаралары уздырдыгыз. Сиңа карата ниндидер эзәрлекләүләр дә булды кебек..

    Әйе, 2012 елда эзәрлекләүләр бик күп булды. Мине фатирдан, эштән кудылар, чакыртулар, куркытулар, янаулар, әти-әниләргә янаулар күп булды. Бүген дә бу дәвам итә. Күптән түгел мине Төркиягә төрки яшьләре көннәренә чыгармадылар. Җәй көнне татар яшьләре форумына кертмәделәр. Конгресс корылтае вакытында алып киттеләр. Бу өлкәдә авыр һәм чыгымлы ел булды. Күптән түгел 36 мең сумлык штраф түләдем. Мөселманнарны яклап уздырган пикет өчен штраф салганнар иде. Әмма мин татар халкыма рәхмәтлемен. Берничә тапкыр штрафлар түләргә ярдәм итү, календарьларга акча җыю мөрәҗәгате белән чыктым, гади халык битараф калмады, ярдәм итте. 2012 елда 300 меңләп акча җыелды. Шуның күп өлеше календарьлар чыгаруга китте. Битараф булмаучылар көннән-көн күбәя дип саныйм.

    – 2013 елга «Азатлык» яшьләренең өметләре нинди?

    – 2013 елны без Батухан елы дип игълан иттек. Киләчәк ике-өч ел татарлар тормышында ренессанс яки уяну чоры булыр дип көтәм. Халыкны да милли хәрәкәткә кушылырга чакырам. Үзләре чыкмаса, һичьюгы финанс яктан ярдәм итсәләр дә рәхмәтле булыр идек.

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Ведущие эксперты высоко оценили опыт Ульяновской области по развитию моногородов и городских пространств

    Губернатор Сергей Морозов вручил награды сотрудникам опорного вуза Ульяновской области

    Ульяновская делегация принимает участие в XIV Конгрессе народов России

    Губернатор Сергей Морозов: «Ульяновская область готова сотрудничать с университетами ПФО по прорывным направлениям инновационного развития»

    Дорожные службы продолжают очистку автомобильных дорог Ульяновска

    Губернатору Ульяновской области Сергею Морозову представили работу передовых телемедицинских технологий в перинатальном центре «Мама»

    С 2019 года в Ульяновской области денежные взыскания за нарушения правил дорожного движения будут в полном объеме направляться в дорожный фонд региона

    85% федеральных дорог Ульяновской области соответствуют нормативным требованиям

    В Ульяновске пройдет пресс-конференция, посвященная Всероссийскому фестивалю-конкурсу русских свадебных обрядов «Свадьба в Обломовке»

    В Ульяновской области начнёт работу региональная Ассоциация организаторов мероприятий

    Более 55 миллиардов рублей федеральных средств привлечено в бюджет Ульяновской области за пять лет

    Законопроект о прилегающих территориях поддержан региональным Правительством

    В Ульяновске проходят мероприятия «cанитарной пятницы»

    Более 9 тысяч рабочих мест создали в Ульяновске с начала 2018 года

    Фонд развития промышленности Ульяновской области поддержал два крупных проекта

    В период проведения ярмарки в Засвияжском районе работа городского транспорта будет усилена

    В Ульяновской области в соответствии с Национальным планом противодействия коррупции скорректированы профильные региональная, ведомственные и муниципальные программы

    Родительский комитет школы №72 посетил Межрегиональный центр компетенций

    Пятый федеральный образовательный проект «Мама-предприниматель» пройдет в Ульяновской области в конце октября

    Губернатор Сергей Морозов поставил задачу внедрить стандарт по обеспечению доброжелательного климата к семье во всех муниципальных образованиях Ульяновской области

    Под контролем судебных приставов в детском саду устранены нарушения пожарной безопасности

    «Осенний Венец» продолжает работать для жителей и гостей города

    Глава Ульяновской области Сергей Морозов примет участие в пленарной сессии VIII Международного культурного форума

    Ульяновцев приглашают в выходные на спортивные площадки

    Спецкомиссия проверила качество ремонта в ульяновских дворах

    Губернатор Сергей Морозов встретился с ульяновскими координаторами внутрипартийных платформ «Единой России»

    В Ульяновской области будет усовершенствован институт сельских старост

    22 сентября состоится закрытие XVIII Международного форума молодых писателей России, стран СНГ и зарубежья

    В Ульяновске судебными приставами у должника за долги изъята автомашина

    20 сентября во всех районах Ульяновска производится уборка и ямочный ремонт дорожного полотна

    Постановление администрации города Ульяновска № 1812 от 20.09.2018

    23 ТОС Ульяновской области полностью завершили благоустроительные работы по проекту формирования комфортной городской среды

    Сергей Морозов: «По итогам семи месяцев 2018 года экспорт Ульяновской области вырос более, чем на 10%»

    Губернатор Сергей Морозов примет участие в торжественном мероприятии, посвященном 30-летию опорного вуза — Ульяновского государственного университета

    В Ульяновской области пройдет заседание Совета ректоров вузов Приволжского федерального округа

    В Ульяновской области проходят мероприятия, приуроченные к тридцатилетию опорного университета

    Губернатор Сергей Морозов откроет юбилейный 75-й филармонический сезон

    Губернатор Сергей Морозов выражает соболезнования родным и близким Виктора Фёдоровича Сазонова

    Всероссийская акция «На работу на велосипеде»

    В Ульяновской области стартовал конкурс «Лучшие в сфере оказания бесплатной юридической помощи»

    470 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области на минувшей неделе

    В школах Ульяновской области работают более 3,5 тысячи молодых специалистов

    С 25 сентября в ульяновские учреждения социальной сферы начнут подавать тепло

    В Ульяновской области аккредитована первая организация, осуществляющая классификацию объектов туристской индустрии

    С 1 октября ульяновцы смогут принять участие в пробной Интернет-переписи населения

    Ульяновцы стали участниками первого диктанта по информационным технологиям

    Около 100 молодых разработчиков представят свои проекты на седьмом Международном молодёжном инновационном форуме в Ульяновской области

    Губернатор Сергей Морозов примет участие в заседании Общественного Совета при Министерстве здравоохранения, семьи и социального благополучия Ульяновской области

    Новая новостьГубернатор Сергей Морозов проведёт совещание по организации системы школьного самоуправления в Ульяновской области

    В УФССП России по Ульяновской области состоялась рабочая встреча по вопросам исполнения социально-значимых категорий исполнительных документов

    comments powered by HyperComments