» Русиядә иң матур тавышлар – татар кызларында — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Русиядә иң матур тавышлар – татар кызларында — Азатлык радиосы


    Декабрь 30th, 2012

    Динә Гарипова «Голос» тапшыруы финалында

    рашат якупов
     
    30.12.2012 
    Русия телевидениесендә моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Соңгы айларда барган «Голос» («Тавыш») тапшыруы финалына татар кызлары чыкты, алай гына түгел, беренче ике урынны яулады.

    “Голос”– Русиянең Беренче каналында октябрь аеннан бирле барган тапшыру. Ул Нидерландның “The Voice of Holland” тапшыруының адаптациясе. Тапшыруның максаты – көчле профессиональ һәм төрле жанрлы тавышларны табу. Катнашучыларга вокал дәрәҗәсендә шактый югары таләп куелган иде.

    Тапшыруда дүрт остаз булды. Алар катнашучылардан үзләренә 12 кешедән торган такымнар туплады. Бу беренче этап үткәч, такымнар арасында һәм эчендә җыр ярышлары үтте. Аннан соң тавыш бирүләр нәтиҗәсендә иң көчлеләр билгеләнде.

    Финалга дүрт катнашучы узды: әрмән кызы Маргарита Позоян, рус кызы Анастасия Спиридонова һәм ике татар кызы Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова.

    Шуны әйтеп узыйк, милләттәш кызларыбыз баштан ук алдынгы урыннарны һәм иң күп тавыш җыеп килде. Аеруча Динә Гарипова барлык этапларда зур аерма белән алда барды. Ә Эльмира Кәлимуллинага килгәндә, аннан хәтта үзенчә “Универсиада йөзе” ясаганнар. Социаль челтәрләрдә Универсиада 2013 шигаре астында Эльмирага тавыш бирүне сорап өндәмәләр таратылды.

    Финал бәйгесендә катнашучылар өч этапта ярышты: башта чакырылган кунак белән җырладылар, аннан соң үзләренең соло чыгышлары булды һәм ахырда остазлары белән башкарылган җыр. Ике этаптан соң иң аз тавышын җыйган Маргарита Позоян төшеп калды. Аннан соң Анастасия Спиридонованың да азрак тавыш җыйганы ачыкланды.

    Тапшыруда җиңү яулаган Динә Гарипова соло чыгышында башкарган француз җыры белән истә калды.

    Икенче урынны алган Эльмира Кәлимуллина остазы белән җырлаганда татарча “Син сазыңны уйнадың” җырыннан бер куплет башкарып күпләрне шаккатырды. Русиянең үзәк каналында татарча көй-җыр ишетү – сирәк күренеш.

    Эльмира Кәлимуллина «Голос» тапшыруы финалында “Син сазыңны уйнадың” җырын башкара

    “Бизнес-онлайн” хезмәткәре Зөлфия Максутова тапшыруны башыннан ахырына кадәр игътибар белән күзәтеп барган. Ул Азатлыкка әлеге проект һәм анда җиңгән татар кызлары турында сөйләде.

    “Проект үзе уникаль, Русиядә беренче тапкыр чын тере тавышлар, артистлар ачыкланды. Градский әйткәнчә (Александр Градский – проект остазларының берсе), бу җырчылар күләгәдән барлыкка килгән. Әлбәттә, беренче урынга дәгъва кыла алган күп катнашучы төшеп калган, димәк язмышлары шундый. Иң көчле такым Градскийда иде, аннан Пелагея такымы. Дима Билан җыйган төркем, минем карашка, иң көчсез иде.

    Объектив фикер йөрткәндә, финалда безнең татар кызлары иң көчле булды. Эльмираның җырлавы гына ни тора. Ә Динәнең французча җырлавы… Мин мәктәптә француз телен өйрәнгән кеше буларак шуны әйтәм: ул чын француз кызы кебек җырлады.

    Эльмира – чын гүзәл ханбикә. Аның үзен тотышы, киемнәре ихтирамга лаек. Матурлыгы һәм табигый тыйнаклыгы да аны бизәп тора. Динәгә килгәндә, ул – чын җәүһәр. Русиядә таныш булмаган җирдән (Яшел Үзәннән – ред.) чыгып ул барысын да артта калдырды. Мин проектны зур игътибар белән күзәттем, форумнарны да күзәтеп бардым. Беренче канал форумында язучыларның дүрттән бер өлеше аның өчен җан атты, чын мәгънәсендә бөтен Русия тавыш биргәндер. Ә Эльмирага, миңа калса, күбрәк Татарстан тавыш бирде”.

    Нәтиҗәдә, Динә өчен 927 мең кеше тавыш биргән (54,1%), Эльмира өчен – 463 мең (27,1%).

    Шулай итеп, татар кызлары үзләрен һәм милләтен бар Русиягә танытты. Һичшиксез, моңа татар тамашачылары да үз өлешен кертте. Социаль челтәрләрдә, форумнарда татар катнашучыларын яклау өндәмәләре даими таратылды. Финал кичәсендә һәр вакыйга оператив рәвештә татар сәхифәләрендә чагылыш тапты. Татарларның таркаулыгы турында күп сөйләнсә дә, бу күренеш киресен исбатлады, татар халкының бердәм булуын һәм үз вәкилләренә ярдәм итә алуын күрсәтте.

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    «День поля – 2018» в Ульяновской области посетило около восьми тысяч человек

    Ульяновская область будет сотрудничать с Калининградской в сфере экономики и культуры

    Губернатор Ульяновской области провёл переговоры с компанией «Содружество» по проекту агрологистического центра

    Центр социальных инноваций в сфере культуры начнет работать Ульяновской области

    В Ульяновской области дадут старт федеральной инициативе «Кадры будущего для регионов»

    Жителей Ульяновской области приглашают на татарский национальный праздник Сабантуй

    В дни чемпионата мира-2018 в Ульяновской области проходят различные футбольные мероприятия

    Свыше 70 миллионов рублей дополнительно поступило в бюджет Ульяновской области по итогам месячника налоговой помощи и финансовой грамотности

    В Ульяновской области успешно реализуется проект «Электронные госуслуги в МФЦ»

    В Ульяновской области обсудят вопросы проведения мероприятий, приуроченных ко Дню молодёжи

    Судебные приставы приняли участие в мероприятиях, посвященных Дню памяти и скорби

    Жителей Ульяновской области приглашают на «День поля – 2018»

    Жители Ульяновской области приняли участие в митинге, посвящённом 77-ой годовщине со дня начала Великой Отечественной войны

    Ульяновские школьники успешно выступают в конкурсных испытаниях первой смены юнармейского оборонно-спортивного лагеря «Гвардеец-2»

    Ульяновские судебные приставы составили «портрет должника по кредитным обязательствам»

    Опыт работы Ульяновской области со старшим поколением может быть реализован в других субъектах России

    Ульяновские вузы будет сотрудничать со странами БРИКС в сфере молодежной политики и науки

    В Ульяновской области открыли памятный знак «Дороги Великой Победы»

    В Ульяновской области будет разработан дополнительный комплекс мер по повышению уровня благосостояния граждан старшего возраста

    В Ульяновской области будет продолжена работа по развитию спортивной инфраструктуры

    Кямран Кичемайкин выдвинется в Законодательное Собрание

    Ульяновская область готова выступить пилотным регионом по реализации федеральных инициатив в сфере финансового контроля

    Правительство Ульяновской области окажет содействие дольщикам в завершении строительства дома ЖК «Молодежный»

    Ульяновские ИТ-компании имеют успешный опыт внедрения цифровых технологий в разных сферах экономики и управления

    Областной Сабантуй-2018 пройдет в Ульяновске

    Федеральные эксперты назвали Ульяновскую область лидером по реализации Национальной технологической инициативы и инновационной активности

    В Ульяновской области состоятся мероприятия, приуроченные ко Дню памяти и скорби

    В форуме «Женщины Ульяновской области за будущее региона» примут участие свыше 400 жителей

    На благоустройство Старой Майны Ульяновской области в 2018 году направят 5,5 миллиона рублей

    В Ульяновской области откроют памятный знак в честь ушедших на фронт героев Великой Отечественной войны

    В лесах Ульяновской области установилась пожарная опасность третьего класса

    Новая школа в рабочем посёлке Старая Майна Ульяновской области будет рассчитана на 375 ученических мест

    Лайнеру авиакомпании «Россия» присвоено имя «Ульяновск»

    Горе – отец лишился Volvо за алименты в 730 000 рублей

    В Ульяновской области открыли памятник Святой Троице

    В бюджет Ульяновской области за минувшую неделю поступило почти 470 миллионов рублей

    В Ульяновской области пройдёт X Всероссийский фестиваль татарского фольклора «Түгәрәк уен»

    В Ульяновской области объявлена аккредитация журналистов на ежегодный праздник выпускников «Взлетная полоса»

    В муниципалитетах Ульяновской области будут организованы образовательно-воспитательные экскурсии для детей и родителей

    Заместитель Министра иностранных дел РФ, шерпа России в БРИКС Сергей Рябков поздравил участников с открытием II Семинара-совещания молодых лидеров стран БРИКС в Ульяновской области

    Почти 130 миллионов рублей предусмотрено на ремонт и содержание автомобильных дорог Старомайнского района Ульяновской области в 2018 году

    В Ульяновской области работают справочно-информационные линии по вопросам получения помощи в подготовке к учебному году

    В Димитровграде состоялся оргкомитет по проведению Сабантуя

    Глава региона проинспектировал ход строительства школы в Старой Майне

    В новом учебном году для школьников Ульяновской области планируют ввести уроки предпринимательства

    Ульяновская область заключила соглашение о сотрудничестве с Национальным медицинским исследовательским центром трансплантологии и искусственных органов имени академика В.И. Шумакова

    В Ульяновской области окажут дополнительную помощь в трудоустройстве людям, освободившимся из мест лишения свободы

    Ульяновцев приглашают на бесплатный показ документального фильма «Наша общая Победа»

    В Ульяновской области обсудят долгосрочные стратегические ориентиры инновационной и технологической политики

    Президент «ОПОРЫ РОССИИ» Александр Калинин назвал Ульяновскую область одним из самых благоприятных субъектов в плане ведения бизнеса

    comments powered by HyperComments