Яндекс.Метрика

Эдуард Ганиев: «Районыбызга элеккеге дан- дәрәҗәсен кайтару бурычы куябыз» — «Өмет» газетасы

21 декабря, 2012
Агымдагы елнын 2 декабрендә Иске Кулаткы район Советына чираттан тыш сайлаулар халыкның зур активлыгы белән узды. Аша «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән барлык кандидатлар да жиңү яуладылар Шушы көннәрдә генә Иске Кулаткы муниципаль районы депутатлар Советының янартылган составы беренче утырышын үткәрде. Анда үзенең игелекле эшләре белән күпләргә яхшы таныш шәхесебез — Эдуард Әнвәр улы Ганеев бертавыштан Иске Кулаткы районы Башлыгы итеп сайланды.

 

— Эдуард Әнвәрович, Сезне һәм Сезнең команданы сайлауларда зур җиңү яулавыгыз уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Сайлаучыларның күпчелек өлеше үзләренең тавышларын шәхсән Сезнең файдага бирде. Ничек уйлыйсыз: халык авторитетыгызга ышанамы, әллә тулаем командагызга өметләр баглыймы?

— Котлау сүзләрегез өчен рәхмәт. Алар команда вәкилләре исеменә дә әйтелгәндер дип уйлыйм. Иске Кулаткы төбәтендә җирле власть органына сайлаулар соңгы ун ел дәвамында беренче тапкыр оешкан төстә, халыкның актив катнашында, бернинди алдауларсыз һәм законны бозуларсыз узды. Төрле тарафлардан һәм аерым партияләрдән килгән күп санлы күзәтүчеләр дә моңа инандылар. Әлеге сайлауларда без Ульяновск өлкәсе губернаторы командасы сыйфатыңда катнаштык. «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидатлар итеп хезмәттәге уңышлары белән халык абруен һәм хөрмәтен казанган якташларыбыз күрсәтелгән иде. Алар арасында яшьләр дә, хатын-кызлар да, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакаллар да бар. Депутатларның берсе укытучы булса, икенчесе — врач, өченчесе — фермер, дүртенчесе — дин әһеле. Шулай ук учреҗдение-оешмалар җитәкчеләре, югары интеллек-туаль хезмәт вәкилләре дә район Советы депутаты статусына ия булдылар. Төрле сфераларда хезмәт куйсак та, барчабызны да уртак максат —  Иске Кулаткы районына элеккеге дан-дәрәҗәсен кире кайтару, ата-бабаларыбыз васыятенә тугрылык саклау бурычы берләштерә. Билгеле булганча, заманында Иске Кулаткы төбәгенең даны еракларга таралган иде. Районыбыз халкы байлыкта, мул-лыкта, үзара дус-тату, күпләргә үрнәк булып яшәде, тормышта да, хезмәттә дә яңадан-яңа үрләр яулады. Авыл хуҗалыгы производствосында, промышленностьта, халык хуҗалыгының башка тармакларында ирешкән югары күрсәткечләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек табыдды. Районда Ватаныбыз орден-медальләре белән бүләкләнгән йөзләгән кеше яши, безнен үз геройларыбыз бар. Бөртеклеләрнен һәр гектарыннан 35-40 центнер уңыш җыйган, бер сыер исәбенә 4 мен килограммга кадәр сөт савып алган, һәр торак пунктка асфальт юллар салынган, суүткәргечләр, мәктәп, хастаханә, балалар бакчалары биналары төзелгән чорны өлкән буын вәкилләре әйбәт хәтерлидер әле, Кыскасы, ул заманда районыбызда башкарылган эшләрне санап бетерүе мөмкин түгел. Болар барысы да халыкнын искиткеч хезмәт сөючән булуы хакында ачык сөйли. Иске Кулаткы районына озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән Абдулла Усман улы Башаевны һәм Әбдрәшит Мөҗип улы Санжаповны якташларыбыз бүген дә рәхмәт сүзләре белән искә төшерәләр. Ә менә алардан сон җирле властька килүчеләр үзләрен фәкать кунак итеп кенә сизделәр, йә булмаса шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү белән генә шөгыльләнделәр. Мәсәлән, берсе кыска гына вакыт эчендә егермедән артык производство кооперативын банкротлыкка чыгаруга юл куйды. Нәтиҗәдә, авыллар таркала башлады — эш урыннары кискен рәвештә кимеде яисә бөтенләй бетте, кооперативларнын миллионлаган сумлык материаль- техник базасы әрәм-шәрәм ителде, урланды һәм таланды. Югыйсә, алар барысы да дистә еллар дәвамында авыр хезмәт белән тупланган халык байлыгы иде. Ни гаҗәп, әлеге җинаять өчен закон каршында беркем дә җавап тотмады. Әлбәттә инде, бу процесслар районның социаль-экономик структурасын җимерүгә китерде. Әгәр өлкәдән дотация акчасы бүлеп бирелмәсә, күптән хәерчелеккә чыккан булыр идек.  

— Иске Кулаткы районындагы хәлләр турында хәбәрдар икәнсез…

— Мин шушы җирдә, шушы туфракта туып үстем бит. Аннары югары белем алып, укытучы, мәктәп директоры, район кулыура бүлеге мөдире булып хезмәт иттем. Саратов шәһәренә күчеп китсәм дә, туган ягымнан аерылмадым, читләшмәдем, якташларыма һәрьяклап ярдәм итәргә ты¬рыштым, хәзер язмышымны бөтенләй аның белән бәйләргә җыенам. Соңгы дүрт-биш ел эчендә район халкы бик тә арыды. Аларны озакка сузылган сәяси конфликт¬лар, ыгы-зыгылар, власть бүлешүләр тәмам туйдырды. Халык тормышны кардиналь рәвештә үзгәртеп кору кирәклеген аңлады. Без якташларыбызга үзебезнең программабызны тәкъдим иттек, сайлаучылар аны яклап чыкты. Миңа һәм минем командама зур ышаныч белдергән өчен район халкына олы рәхмәтемне белдерәм.

— Сез сайлауларда губернатор командасы сыйфатында катнаштыгыз. Сергей Иванович Морозовның хәер-фатихасы ярдәм иттеме?

— Билгеле булганча, Иске Кулаткы районы барлык төп күрсәткечләр буенча да өлкә күләмендә иң соңгы позицияләрнең берсен били. Өстәвенә, райондагы негатив күренешләр, ыгы-зыгылар, фетнә чыгарулар, кланнар арасындагы бәрелешләр дә өлкә губернаторын туйдыргандыр инде. Быел район Советының күпчелек депутатлары үзләренең вәкаләтләреннән баш тарттылар, нәтиҗәдә, депутатлар корпусы эшчәнлеген туктатты, район башлыгы һәм район администрациясе башлыгы төрле сәбәпләр аркасында вазыйфаларыннан азат ителде. Әлеге ситуациядә губернатор ниндидер карарга килергә, әйтик, районыбызны таркатып башка районнарга кушарга, я булмаса халыкның тормышын яхшырту, төбәктә тотрыклылык урнаштыру максатында нәтиҗәле чаралар күрергә тиеш иде. Бу мөһим мәсьәлә «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлекчәсе 1 утырышында тикшерелде. Шуннан соң без яңа ко¬манда тупладык, халыкның барлык ихтыяҗларын, үтенеч-гозерләрен исәпкә алып, районны бөдгенлектән чыгару программасын булдырдык. Ульяновск өлкәсе губер¬наторы Сергей Иванович Морозов программабыз белән танышып чыкты. Аннары безнең белән күрешеп сөйләште, тәкъдимнәрен җиткерде һәм сайлауларда губернатор команд асы сыйфатында катнашырга хәер-фатихасын бирде. Төбәгебез башлыгы район халкына мөрәҗәгать белән дә чыкты әле. Болар һәммәсе дә безгә йөкләнгән жаваплылыкны икеләтә арттыра. Без Сергей Иванович Морозовның һәм районыбызда яшәүчеләрнең ышанычын акларга тиеш һәм аклаячакбыз дип уйлыйм

 — Эдуард Әнвәрович, күренеп тора, киләчәккә зур өметләр баглыйсыз. Ә менә якын арада ниңди проблемаларны хәл итәргәхисләре таләп итүче проблема ниятлисез?

— Ышанасызмы, артка калдырыл торырлык бер генә проблема да юк. Һәммәсе дә мөһим, һәммәсе дә халык өчен бик кирәк. Шуна да якташларыбызны борчыган төп мәсьәләләрне параллель рәвештә чишәргә җыенабыз. Бүген 3 меңгә якын кеше районнан читкә китеп хезмәт итә. Аларның яртысының гаиләләре биредә, туган авылларында көн күрә. Без читкә йөреп эшләүчеләрне өйләренә кайтару бурычы куябыз. Моның өчен эш урыннары булдырырга кирәк. Бу — зур ре¬сурслар, игътибар, кешелеклелек лары, халык өчен дә файдалы һәм хуҗасына да табыш китерүче производстволар саклап калыр дип уйлыйм. Алар реаль мөмкин¬лекләрдән чыгып эшләргә һәм реаль файда китерергә тиеш. Әгәр өйдәге малың хәләл булса, тормыш-көнкүрешең рәтләнә һәм күңел күтәренкелеге белән яши башлыйсын. Җирле власть халыкка социаль гарантия бирергә тиеш. Бүгенге көндә 11 авылга табигый газ кертелмәгән. Бу проблеманы да 3-4 ел эчеңдә хәл итү мәслихәт. Чөнки күбрәге шушы авыллар халкы читкә китеп эшли. Әлеге авылларга газ кертү өчен проект-смета документларын әзерли башладык инде. Өлкә Хөкүмәтеннән дә, шәхсән миннән дә ярдәм күрсәтеләчәк. Районда фермер хуҗалыклары ассоциациясен булдырырга ниятлибез. Ул район авыл хуҗалыгы идарәсе канаты астында эшләячәк һәм фермерларның эшчәнлеге белән даими кызыксынып, аларга һәрьяк¬лап ярдәм күрсәтәчәк. Мәсәлән, техника, ягулык-майлау материал — Иске Кулаткы районы халкы эчә торган суга тилмерә. Шунысы гаҗәп: су диңгезе өстендә утыруыбызга карамастан, авылларда һәм район үзәгендә су юк. Югыйсә, күрше районнар безнең судан рәхәтләнеп файдаланалар — арзан хакка сатып алалар. Гаделлекме соң бу? Әлбәттә инде, юк. Әлеге мәсьәләне чишү ниятендә үткән атнада су кертү оешмалары белән сөйләшүләр үткәрдек һәм проект-смета документларын әзерләүгә керештек. Авыл хуҗалыгы производство¬сын күтәрү буенча да планнарыбыз зурдан. Хәзер авыл җирендә фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары санын арттыру белән генә чикләнмичә, яңа ысуллар эзләргә, инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Авылларны кече бизнес участок¬лары сатып алу, ссудалар, кредитлар юнәтү мәсьәләсен чишүдә булыша¬чак. Бу оешма фермерлар тарафыннан җитештерелгән продукцияне реализацияләүдә дә ярдәм итәчәк. Билгеле инде, әлеге эшләр килешүләр нигезендә башкарылачак. Районыбыз өчен бу яңа структура һәм ул экономиканы күтәрүгә сизелерлек өлеш кертер дип ышанам.  

— Яңа шартларда бизнес белән шогыльләнүчеләр, малтабарлар, индивидуаль эшмәкәрләр үзләрен ничек хис итәрләр икән?

— Бик әйбәт! Бу мәсьәләне мин һәрвакытта да игътибар үзәгендә, күз уңында тотам. Берничә ел элек «Мишәрләр — алга, алга — мишәрләр!» дип исемләнгән бизнес-клуб оештырган идек. Ул барлык малтабарларны да уртак эш кон¬цепциясе тирәсендә берләштерде. Ләкин ул вакыттагы власть моңа гел кысылып торды, шуңа да районда алыпсатарлардан башка бизнес әллә ни үсеш ал алмады. Хәзер шушы клубның эшчәнлеген җанландырып җибәрергә җыенабыз. Ул районда бизнес белән тулы көченә шөгыльләнү мөмкинлеге тудырачак. Моның эшмәкәрләр өчен генә түгел, гади халык өчен дә файдалы булырга һәр конкрет очракта индивидуаль рәвештә эш итәчәкбез, дип әйтүем. Сайлаулар алдыннан халык белән бик күп очраштык, чәй өстәле ар¬тында сөйләшеп утырдык, өйләргә дә кереп йөрдек. Халыкны борчыган мәсьәләләр иксез-чиксез, проблемалар санап бетергесез. Җаваплы урыннарда утыручыларга сорауларыбызны менә шушы проблемалардан чыгып җиткерәчәкбез. Яңа ел бәйрәменнән соң махсус оештырылган комиссия район хуҗалыгына, аның материаль- техник базасына инвентаризация ясаячак. Районда нәрсә бар, нәрсә калган, нинди хәлдә — менә шушы сорауга җавап табарга тиешбез. Шуннан чыгып, Аллаһы Раббым кушса, үзебезнең программа нигезендә районнынң социаль-экономик үсеш юлларың билгеләрбез һәм төбәкнең иатериаль-техник базасына нык фуңдамент булдыруга керешәчәкбез, бу бернинди яңалык та түгел, бу — ксиома, һәрбер зур эш шуннан ашлана.  

— Социаль сферада үзгәрешләр көтеләме?

— Безнең программада бу тармак буенча конкрет пунктлар бар. Иң үвәл федераль программаларны тормышка ашыру өчен җиң ызганып эшкә керешергә кирәк. инвалидлар, күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ялгызаклар аерым реестрга кертелеп, аларның ормыш-көнкүреш шартлары даими контрольдә булырга тиеш. Укытучылар, врачлар һәм медсестраларның, мәдәният өлкәсендә һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруны төп бурычларның берсе итеп билгеләдек. Минималь пенсия алучыларга шәхсән ярдәм итү мөмкинлеген караячакмын. Балалар бакчаларында нәниләргә урыннар җитәрлек булырга, ә мәктәпләр бүгенге ГОСТ таләпләренә җавап бирергә тиеш.

Эдуард Әнвәрович, Сез — Ислам дине, зур бизнес, мәдәният өлкәсендә танылган шәхес. Хәзер җилкәгезгә яңа, тагын бер җаваплы йөкне салдыгыз. Барысына да өлгерергә вакытыгыз җитәрме? 

— Үз йөгең авыр түгел, ди картлар. Ислам дине яңарыш чорына кергәч, Иске Кулаткы районының һәр авылында Аллаһым йортлары төзелде. Кайбер авылларда — икешәр, район үзәгеңдә биш мәчет эшләп килә. Мәдрәсәләребез бар, тиздән дини колледҗ ачылачак. Иртәгә, 22 декабрьдә, җиденче тапкыр «Кулаткы укулары» үткәреләчәк. Форсаттан файдаланып, барыгызны да шушы фәнни-практик конференциягә чакырам. Анда, һәрвакыттагыча, Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, мөселман кардәшләребез катнашачак. Киләсе җәйдә татарның күркәм бәйрәме Сабан туен да зурдан кубып уздырырга планлаштырабыз. Безнең артистларыбыз «Түгәрәк уен» фестивалендә актив, теләп катнашырлар дип уйлыйм. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы буларак, татар халкын, якташларымны һәрвакытта да яклап чыгачакмын, аларның проблемаларын чишүдә элеккечә үк көчемне кызганмаячакмын. Җирле телевидение һәм район газетасы эшчәнлеген камилләштерү турында да сүз алып барачакбыз. Районыбызга элеккеге дан-дәрәҗәсен кире кайтарырга тиешбез. Бүгеннән үк ыгы-зыгылар, юк- барга тавыш чыгарулар, Кланнар арасындагы бәрелешләр бетсен иде. Фетнә куптарып йөрүчеләргә ирек булмас, ә менә яхшы ният белән килүчеләргә түрдән урын бирербез. Бары тик бердәм һәм бергә булганда гына район халкын борчыган проблемаларны чишәргә, зур үрләр яуларга мөмкин. «Өмет» газетасы редакциясе безне онытмасын — өлкә татарлары эшебезне күзәтеп торсыннар, кирәк чакта ярдәмгә килсеннәр иде. Өлкәдә ике татар газетасы нәшер ителә, берсе — «Өмет», икенчесе — «Күмәк көч». Өмет булганда күмәк көч белән татар халкы әллә нинди үрләр яуларга да сәләтле.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Эдуард Әнвәрович. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. 

 — «Өмет» газетасын укучыларны Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, һәркайсыгызга исәнлек-саулык, киләчәккә ышаныч, гаиләләрегездә иминлек, байлык булуын телим. Нинди генә изге эшкә алынсагыз да, зур уңышлар юлдаш булсын.

Әңгәмәдәш — Исхак ХӘЛИМОВ.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.



Рафаэль Дәвәтаев.

Октябрь ае ахырыннан "МиссУлГУ-2012" бәйгесе кастинг үткәрелде. Чара УлДУ һәм мобиль операторы тарафыннан үткәрелә. Үткән чәршәмбе көнне тамашасылар симпатиясе
 





Очередной Фестиваль российской национальной театральной премии «Золотая маска» пройдет в Москве весной 2013 года.
Фарид Бикчантаев, главный режиссер Татарского государственного академического театра имени Галиаскара Камала, вошел в состав жюри крупнейшей российской театральной премии «Золотой маски».
http://etatar.ru/news/44009
Режиссер Татарского театра – член жюри «Золотой маски»