» Яшь режиссерлар дүрт клип тәкъдим итте(видео) — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Яшь режиссерлар дүрт клип тәкъдим итте(видео) — Азатлык радиосы



    Татар режиссерлары иҗат җимешләрен Казанның “Циферблат” клубында тәкъдим итеп аларны төшерү тарихын да сөйләде.

    Ильяс Гафаров

    14.12.2012 
    Яшь режиссерларның исеме – Илшат Рәхимбай һәм Ильяс Гафаров.

    Музыка сөючеләр Илшатның Индива, Артур Маузер Сакс, Гөлназ Батталова өчен төшергән клиплары белән шактый таныш, ә менә Ильяс Гафаровны күпләр “Иттифак” төркеме солисты буларак белә.

    Күптән түгел Ильяс видео төшерү белән мавыгып киткән һәм хәзер клипларга да алынган.

    Илшат Рәхимбай бу кичәдә ике клип тәкъдим итте. Шуларның берсе «Ява яңгыр»

    “Ява яңгыр” җырына клип төшерү бик үзенчәлекле рәвештә башланып киткән.

    “Бер көнне урамда яңгыр ява иде һәм Илгиз минем яңа килде дә: “Әйдә, урамга чыгып кыска-кыска видеолар төшерик”, диде. Без урамга юнәлдек, Илгизнең урамда яңгыр астында йөргәнен эләктереп алдык. Соңыннан карасак шактый кызыклы кадрлар чыкканы ачыкланды. Шулай итеп менә клипка да барып җиттек. Миңа калса, шактый кызыклы килеп чыкты. Илгизнең иҗатын хөрмәт итәм, шуңа күрә эшне яратып башкардым”, ди Илшат.

    ​​Сүз уңаеннан, бу клипның продюсеры Алмаз Сәмигуллин. Күпләр Алмазны татарның иң яхшы продюсеры дип саный, чөнки кыска вакыт аралыгында Алмаз берничә җырчыны “йолдыз” итәргә өлгерде. Бу эшне ул күп очракта интернет аша башкара.

    Рәхимбай тәкъдим иткән икенче клип Артур Маузер Сакс җырына төшерелгән. Артур – саксофончы һәм җырчы. Моңарчы алар Илшат белән берлектә “Кайда?” дигән җырны видеога салган иделәр. Ләкин яңа клипта Артур фәкать саксофонда гына уйный.

    Клипның өлешләре Казанның “Рай” клубында һәм Башкортстан табигатендә төшерелгән. Сюжет икегә бүленеп бара: төп герой үзен табигать кочагында һәм төнге тормыш белән яшәүче кебек хис итә. Клипта ярымшәрә кызлар еш күренгәли.

    ​​“Бу шактый кыю клип булып чыкты. Без бөтенебез дә, милләт аермасына карамастан, дөньяга шәрә килеш туабыз. Әгәр ниндидер клишеларга нигезләнеп кенә фикер йөртсәк, без үзебезгә чик куябыз һәм күп ачышлардан мәхрүм калачакбыз”, дип саный Илшат Рәхимбай.

    Дөрес, бу җырны татар клибы дип санап булмый, чөнки бу электроник рухта эшләнелгән һәм анда бөтенләй текст юк диярлек.

    Тәкъдим итү кичәсендә Ильяс Гафаровның ике клибы күрсәтелде. Берсе – “Бөдрә таллар” әсәренә яңача караш.

    Җырны күпләр Хәйдәр Бигичев башкаруында ишетеп белә. Ә җырны “Funktion Unlimited” төркеме заманча итеп эшләгән. Ильяс Гафаров бу клипны үзе өчен яңалык дип саный.

    ​​“Мондый рәвешле клип төшерү – минем өчен зур яңалык. Шактый кызыклы төркем җыелды һәм ниһаять, җырлары да тамашачы хозурына чыга башлады. Яздыру, миксиң өчен күп вакыт узды. Безнең максат – татарның чын мәгънәсендә көчле җырларын яшьләргә күрсәтү иде. Ә клип җырны тулыландырып торучы ролен генә үти”, диде Гафаров.

    Икенче клипның исеме – “Декабрь”.

    Аны Гөлназ Батталова һәм D’Ali башкара. D’Ali – Шәкүр буларак танылу алган Алмаз Корбановның яңа тәхәллүсе. Ильяс Гафаров әйтүенчә, төп өлешләрен Казандагы “Театр әһелләре берлеге” бинасы түбәсендә төшергәннәр.

    ​​​​


    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    В Ульяновской области объявлена аккредитация на форум «НОВАЯ КООПЕРАЦИЯ»

    В Ульяновской области стартовал XVI конкурс актива учащейся молодёжи «Я — лидер!»

    Вниманию НКО: не пропустите 22 января семинар по социальному проектированию!

    Для подключения новых потребителей к электросетям в 2017 году в Ульяновске построены более 26 км линий электропередач

    В Ульяновске в Крещенскую ночь будет работать общественный транспорт

    В Ульяновске откроют новые детские сады и школы

    В Ульяновской области будут созданы центры производственных компетенций

    В Ленинском районе Ульяновска зарегистрировано меньше всего алкозависимых

    В Ульяновске для жителей нового микрорайона пустят три автобуса

    В Ульяновской области будет усилена финансовая поддержка предпринимателей моногородов

    В марте в Ульяновской области пройдет II Форум деловых женщин

    В новом учебном году в ульяновских школах планируется ввести патриотические уроки

    В 2018 году онкологическая служба в Ульяновской области будет приближена к современным мировым стандартам

    В Ульяновской области введён в эксплуатацию первый в России промышленный ветропарк

    Ульяновская область присоединится к празднованию Всероссийского дня снега

    Добровольческий проект Ульяновской области «Держи мою руку» вошел в число лучших практик РФ поддержки детей и семей, находящихся в трудной жизненной ситуации

    К 75-летию Ульяновской области в образовательных учреждениях пройдёт порядка 1500 тематических мероприятий

    Свыше 23 тысяч новых рабочих мест планируется создать в Ульяновской области в 2018 году

    В Ульяновске наградили победителей и призеров Х городского фестиваля «Рождественская звезда»

    В селе Красноборск Тереньгульского района начались работы по вводу в эксплуатацию второй очереди газопровода

    Администрация Ульяновска продолжает борьбу с незаконной торговлей

    В Ульяновской области внедряются современные проекты по сортировке бытовых отходов

    Движение ульяновских автобусов контролируют с помощью видеокамер

    К сентябрю 2018 года в Ульяновской области планируют открыть новые школы и детские сады

    Губернатор Ульяновской области Сергей Морозов поделился успешным опытом реализации государственно-частных проектов в сфере здравоохранения с участниками Гайдаровского форума

    В Ульяновской области начали прием предложений по благоустройству общественных пространств от жителей

    В Ульяновской области обсудят основные задачи по сохранению культурного наследия региона на текущий год

    Делегация Ульяновской области начала работу на Гайдаровском форуме–2018 «Россия и мир: цели и ценности»

    В Ульяновской области определили приоритетные направления молодёжной политики на 2018 год

    Ульяновской библиотеке присвоят имя российского исследователя Алексея Трёшникова

    Губернатор Ульяновской области Сергей Морозов поздравил ветеранов и сотрудников прокуратуры с профессиональным праздником

    Губернатор Сергей Морозов поручил увеличить грантовую поддержку некоммерческих организаций Ульяновской области на 2018 год

    С начала года в Ульяновске родилось 147 детей

    В Ульяновской области ведётся подготовка к празднованию 75-летия со дня образования региона

    По итогам 2017 года Ульяновская область выполнила целевые показатели повышения оплаты труда работникам бюджетной сферы в соответствии с майскими Указами Президента России

    В каждом муниципальном образовании Ульяновской области будут созданы советы трудовых коллективов

    В 2017 году в Ульяновской области перевыполнен план по вводу нового жилого фонда

    В Димитровграде Ульяновской области открылось креативное пространство «Горизонт»

    Аграрии Ульяновской области начали подготовку к предстоящей весенней кампании

    С начала года в Ульяновской области родилось 232 ребёнка

    В ульяновских школах разрабатывают новые паспорта безопасности

    В Центре развития НКО прошел первый в новом году обучающий семинар

    В Ульяновске выбирают территории для благоустройства

    В Ульяновской области завершается работа по созданию учебно-лабораторного корпуса Межрегионального центра компетенций

    В 2017 году более 700 нормативных правовых актов администрации Ульяновска прошли антикоррупционную экспертизу

    Член ОП УО Глеб Асташенков принял участие в первом заседании Совета трудовых коллективов Ульяновской области

    Ульяновцы смогут подать заявление для голосования на выборах Президента в МФЦ и через портал «Госуслуги»

    «Инфографика ЕГЭ». Ульяновских школьников приглашают поучаствовать в конкурсе

    Изменения по публичным слушаниям

    В Ульяновской области будет усовершенствована система подготовки и трудоустройства специалистов в сфере информационных технологий

    comments powered by HyperComments