Яндекс.Метрика

Сембердә халык бердәмлеге көнен билгеләделәр(фото+видео)

5 ноября, 2012

Рафаэль Дәвәтаев

Милләтара флеш-мобында «Яңа дулкын» оешмасы активистлары Дания Аюкаева һәм Альбина Ибраһимова катнаштылар.


Ульяновск дәүләт университетының физкультура сәләмәтләндерү комплексында Татар яшьләре үзәге, өлкә Яшьләр парламенты,  “Все дома” проекты вәкилләре,  УлДУ гарәп илләреннән килгән студентлар, Гомумрусия әзери конгрессы Сембер вәкилләре милләтара футбол турнирында катнашты.

УлДУның Галимнәр һәм советлар залында яшьләр политикасы проблемалары, торак-коммуналь компексында ёщм патриотлык турында сөйләштеләр. Очрашуда Татар яшьләре үзәге, Ульяновск өлкәсе Яшьләр парламенты һәм Хакимияте, «Все дома» хәрәкәте, «Бердәм Рәсәй»нең Яшьләр Гвардиясе» Сембер шәһәре
Яшьләре сайлау комиссиясе вәкилләре катнашты.


Руслан Хайров, “Все дома” проекты Сембер өлкәсендә җитәкчесе:
“Безнең пректның максаты торак-коммуналь тормагында эшләүче идарү итү компанияләрнең яхшы эшләү мәҗбүр итү.  Сер түгел,  вакыт-вакыт җирле хакимиятләр күзләрен ябалар проблемаларга. Хәзерге вакытта активистлар тырышлы белән идарә итү компанияләре күпфатирлы өйләрдә ремонтны активрак ясый башладылар, ә өйдә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен азрак түли башладылар – юк хезмәт өчен түләү фактлары азайды. Безнең максат халыкка хокукларын аңлату һәм хокук бозуны нәтиҗәләрен юк итү”.


Гаян Чиглеев, Татар яшьләре үзәге рәисе урынбасары:
“Кыскача үземнән өстим. Без Наил(Кәримов) белән өйгә килдек — Татар яшьләре үзәгенә, мин аны башкача әйтә алмыйм. Без анда килә ала идек, чәй эчеп, чәк-чәк ашап, проблемалар белән уртаклашып. Кемдер шунарда туктала иде, алар барысыда безнең активистлар. Ә бар башка кешеләр – югары, социаль максатлар оешма каршына куя иде. Биш ел эчендә дәрәҗә тоту проблемасы – дәүләт һәм муниципаль органнары, башка яшьләр оешмалары  белән аралашу һәм хезмәттәшлекне дәвам итү. Күптән түгел Руслан Хайров “Блогчылар чүплеккә каршы” акциясен уздырды. Ялгышмасам бу
Без килдек әле башка оешмалар белән аралашырга. Менә монда башка оешмаларда Татар яшьләре үзәгенең элекеге активистлары бар, без барыбызда аннан чыктык, тәҗрибә алдык. Һәм әле баргыз белән уртак проблемаларны чишү юлларын эзләргә, нәрсә без яшьләргә бирә алабыз һәм әле һәрберебез җавап бирергә тиеш.”

  

Сергей Гулькин, Яшьләр парламенты рәисе:

«Бездә сәяси партияләр, партиясез, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар. КПРФ, ЛДПР, “Гадер Рәсәй” вәкилләре бар. Минемчә партиялектән – кем кайсы фиркадән булуын күрсәтүдән китәргә. Бүлергә кирәкми. Яисә башка  яшьләр оешмалары исемлекләреннән сайлыйбыз. Оешмалар үсергә тиеш. Руслан Хайров белән килешәм: яшьләр сәясәте чәчәкләр һәм шарлар бүләкләү түгел. Парламент эшчәнлегендә дә уңышлар бар: ахыргы  дүрт елда утыз ике канун чыгарылыш инициатывасы өлкә күләмендә гамәлгә ашты һәм хәзер файда китерә».

Ә «Бишенче кояш»та Иркә җанатарларны сөендерде. Пульт артында Dj Айваз булды.
Флеш-мобны оештыручылар кабат күрсәттеләр.

Интернациональ флеш-моб

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.