Ульяновск өлкәсе балалары яңа уку елыннан «Дини мәдәниятләр нигезләре һәм доньяви этика» фәнен өйрәнүгә керештеләр. Комплекслы курс 4-5 сыйныфларда ел дәвамында, атнага берәр сәгать алып барылачак икән. — Әлеге курс культурологик мәгънәгә ия һәм 10-11 яшьлек балаларда дини һәм дөньяви традицияләрнең нигезен тәшкил итүче әхлакый идеаллар һәм кыйм¬мәтләрне күзаллауны, аларнын хәзерге җәмгыять тормышындагы әһәмиятен аңлауны тәрбияләүгә юнәлдерелгән,- ди Ульяновск өлкәсенең мәгариф министры Екатерина Уба. Бу курс алты модульне үз эченә ала, Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә шуларның дүртесе — «Православие мәдәнияте нигезләре», «Ислам мәдәнияте нигезләре», «Дөнья диннәре мәдәниятләренең нигезләре», «Дөньяви этика нигезләре» фән буларак өйрәнеләчәк. Баксаң, мәгариф учреждениеләре әлеге курсларны балаларның үзләре һәм ата-аналары белән килешеп сайлаганнар. Исегезгә төшереп үтәбез: өлкәбез территориясендә урнашкан мәктәпләрнең бишенче сыйныфларында бу курсны узган ике ел дәвамында өйрәнделәр инде. Ульяновск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты базасында мөгаллимнәр махсус әзерлек курслары үткәннәр. — Ата-аналар һәм педагоглар арасында уздырылган мониторинг нәтиҗәләре күрсәтүенчә, әлеге курс мәктәп укучыларын тирә-юньне танып белү эшчәнлегенә җәлеп итә, белем алуга карата тирән кызыксыну уята. Шулай ук ул яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, этик үзаң булдыруга, укучылар арасындагы, ата-аналар белән балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга булышлык итә,- дип өстәде Екатерина Уба