27 сентябрьдә Сембер Татар мәдәни үзәгендә мөселманнарның Региональ Диния нәзәрәте корылтае узды. Шушы утырылышта Русиянең Югары мөтие Тәлгать Тәҗетдин, Русиянең Үзәк төбәге, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие, Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир Крганов, Бөтендөнья татар Конгрессы әгъзасы Эдуард Ганиев, Мордовия, Самар, Мари Иле мөфтиләре катнаштылар катнаштылар. Утырылыш вакытында Исламны саклап калу, радикаль агымнарның курканычы турында әйтелде. Сәүбән Сөләйманов(Региональ Диния нәзәрәте рәисе) үткән 4 елда нинди эшләр башкарылган турында хисап тотты. Ревизион комиссия рәисе Җәмил Садыйков хисап тотты. Илдар Сафиуллин өлкә мөфтинең ярдәмчесе дип билгеләнде(«Биләр» мәдрәсәсе ректоры).
Корылтай тәмамлангач делегатлар Сембер Үзәк Җәмигъ мәчетендә дә булдылар