Яндекс.Метрика

Новости 25.09.12(ТРК Репортер)

25 сентября, 2012
«Өмет» газетасы, № 39(1185)

Мәдәният тармагы яңарыш кичерә

Бүген Ульяновск өлкәсендә яңа мәдәни сәясәт тормышка ашырыла. Губернатор Сергей Морозов карары белән 2012 ел төбәгебез территориясендә Мәдәният елы дип игъ лан ителде. Аның кысаларында бик күп мәдәният объектларын ремонтлау, авылларда китапханәләр челтәрен киңәйтү, авыл клубларын яңадан аякка бастыру чарасын күрәләр. Соңгы вакытта төбәгебездә оештырылган зур масштаблы вакыйгалар уңаеннан өлкә халкы данлыклы артистлар һәм сәнгать коллективларының чыгышларын тамаша кылу бәхетенә иреште. Шунысы да игътибарга лаек: безнең төбәк мәдәният сәясәтенә бәйле яңалыклар хакында фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Болар барысы да Ульяновск өлкәсенә «Россия культурасы» дип аталган федераль максатчан программада катнашу мөмкинлеген тудырды.

 1 октябрь — Халыкара : өлкән кешеләр көне.

Хөрмәтле олы буын вәкилләре, ветераннар! 

1 октябрь көнне аеруча мөһим бәйрәмне билгеләп үтәбез бәйрәм тарә-юньдәгеләрнен игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр аларга булышлык итү һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтү мәсьәләләренә юнәлтү мөмкинлеге бирә.

Олы яшьтәге иптәшләребезнең зур тормыш тәҗрибәсе Һәм бик та бай зирәклеге безнең өчен бәхәссез авторитет булып тора. Бүген без өлкән яшьтәге һәрбер кешегәтагын бер мәртәбә олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Ульяновск өлкәсе территориясендә пенсия яшендәге 320 мен гражданин гомер кичерә, бу — төбәктәге барча халыкның 25 проценты дигән сүз.

Пенсионерларның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген ныгыту, барлык социаль йөкләмәләрне да үтәү Ульяновск өлкә Хөкүмәте өчен иң мөһим бурычларның берсе ! булып исәпләнә.

Сүз социаль булышлык һәм ярдәм күрсәтү чаралары турыңда гына бармый. Безнең тырышлыгыбыз шулай ук пенсионерларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә дә юнәлдерелгән. Энә шул максаттан чыгып, Ульяновск өлкәсендә компьютер грамоталыгына өйрәтү курслары оештырылды, тематик түгәрәкләр, олылар университеты эшләп килә, болар барысы да өлкән яшьтәге кешеләргә тормыштан артта калмау, иҗади потенциалларын гамәлгә ашыру, яңа талантларны ачыклау мөмкинлеге тудыра.

Социаль ярдәмне өй шартларында алучы, шулай ук геронтология- үзәгеңдә һәм төбәкнең интернат-йортларында көн күрүче өлкән яшьтәге гражданнар социаль хезмәткәрләрнең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын даими рәвештә сизәләр һәм тоялар. Әмма туганнар, якыннар, дус-иптәшләр белән аралашуны бернинди учреҗдение дә алмаштыра алмый. Өлкән буын вәкилләре белән күрешеп сөйләшү өчен мөмкин садәр күбрәк вакыт табарга тырышуыгызны, күңел җылысы һәм «әхзббәт хисләре бүләк итүегезне телим. Өлкән буын вәкилләренә ихлас күңелдән сәламәтлек, яхшы, үтәренке кәеф, хәерле, бәрәкәтле озын гомер телим! Озак һәм бәхетле яшәгез!

С.И.Морозов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы-Хөкүмәт рәисе. 

Таучылар, никахлашучылар һәм күп балалы гаиләләр саны арта

 

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм гаилә сәясәте буенча Советның чираттагы утырышын үткәрде. Әлеге киңәшмәдә 2013 елга демография өлкәсенә бәйле төп бурычлар билгеләнде. 
Төбәкнең социаль һәм гаилә сәясәте, аналар һәм балаларга булышлык итү мәсьәләсе менә берничә ел инде Ульяновск өлкә Хөкүмәте эшчәнлегендә өстенлеккә ия юнәлеш булып исәпләнә. Норматив-хокукый база елдан-ел камилләшә, социаль ярдәм күрсәтү буенча яңа чаралар кертелә, бәхетсезлекне кисәтүгә һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән акцияләр үткәрелә.
— Шушы эшебезнең нәтиҗәсе күзгә күренерлек — менә инде җиде ел дәвамында демографик ситуация уңай якка үзгәрә бара. Әйтик, 2005- 2011 елларда төбәктә туучылар саны — 19,5 процентка, никахлашучы парлар саны — 24 процентка, күп балалы гаиләләр саны 28 процентка артты, шул ук вакытта аборт ясатучылар саны 40,5 процентка кимеде,- дип ассызыклады Сергей Морозов.
Ел саен «Россия көнендә патриот тудыр» дип аталган өлкә акциясен үткәрү дә төбәктә демографик ситуациянең яхшыруына тәэсир итә. Быелның 12 сентябрендә — Гаилә белән аралашу көнендә әлеге акциягә кабат старт биредде.
Ульяновск өлкәсенең хезмәт һәм социаль үсеш министры Анатолий Васильев хәбәр итүенчә, бу акцияне унике этапта уздыру күздә тотыла Ала рның һәркайсында гаилә традицияләрен һәм гаиләнең рухи- әхлакый кыйммәтләрен пропаган­далау һәм ныгытуга юнәлдерелгән социаль әһәмияткә ия чаралар оештырырга ниятлиләр.
«Россия көнендә патриот тудыр» акциясе кысаларында шулай ук «Сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт, бәхетле гаилә өчен» дип исемләнгән өлкә агитпоезды да оештырыла. Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүче әлеге чара сәламәт яшәү рәвеше булдыруга, гаиләләрнең бәхетсезлеген кисәтүгә юнәлдерелгән.
Демографик ситуацияне. яхшырту, гаиләләр һәм балалар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча максатчан эшне дәвам итү өлкә Хөкүмәтенең гаилә сәясәтендә киләчәктә дә төп юнәлешләрнең берсе булачак.
— 2013 елның 1 январеннан Улья­новск өлкәсендә яшәүче күп балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Быелның 1 августын­да «Балаларга өч яше тулганчы ай саен акчалата түләү турыңда» җирле закон кабул ителде. Бу документ аз тәэмин ителгән күп балалы гаилә­ләрдә тәрбияләнүче сабыйларга акчалата булышлык күрсәтү мөмкинлеге бирә,- диде С.Морозов.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.




Күптән түгел генә - 22 август кичендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданы шау-гөр килде. Шат күнелле балалар үзләренен әти-әниләре һәм мөгаллимәләре белән бергә каядыр барырга әзерләнәләр кебек. Әнә, зур, комфортабельле автобус килеп туктаган. Аңлашылды, бу балалар ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән изге җиргә - борынгы, чал тарихлы Болгар шәһәренә барырга җыенганнар икән. Укытучы апалары аларны кертеп урнаштырганнан соң, шыгрым тулы автобус ерак юлга кузгалып та китте. Иске Кулаткы район үзәгенең 1 һәм 2 нче санлы урта мәктәпләре укучылары - барлыгы 41 бала һәм биш укытучы борынгы бабаларыбыз мен ел элек көн күргән, хак вә пакь динебез исламны ирекле рәвештә кабул иткән Болгар каласына юл тоттылар. 

 ...Дүрт йөз чакрымнан артык юлны җиңел генә, исән-имин үтеп, менә, ниһаять, без Болгар җиренә аяк басу бәхетенә дә ирештек. Ап-ак таштан корылган биналарның хәрабәләре һәм болгар цивилизациясенә караган тарихи ядкарьләр - археология һәйкәлләре ерактан ук күзгә ташлана.

Шәһри Болгар Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Идел елгасының сул як ярында урнашкан. Әлеге кала - Бөек Идел Болгарстаны дәүләтенең беренче башкаласы, ә Болгар җире - барча мөселман кардәшләребез өчен дә иң кадерле, изге урын-нарның берсе. 922 елда Алмыш хан тарафыннан ислам динен дәүләт дине сыйфатында рәсми рәвештә кабул итү Болгар дәүләте тормышында гаҗәеп дәрәҗәдә мөһим роль уйный. Әйтик, борынгы төрки язуы гарәп язуына алмашына. Исегезгә төшереп үтәбез: рус халкы христиан диненә бары тик 76 елдан соң гына күчә.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Болгар шәһәре 10 нчы гасырда төзелгән. Алтын Урда ханы Булак-Тимер 1326 елда аны җимерә, тар-мар итә. Ләкин шәһәрнең алтын куллы осталары яңадан торгызуга ирешәләр. Озак та үтми, 1431 елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый гаскәрләре борынгы каланы янә хәрабә хәленә китерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне бөтенләй ташлап китәргә мәҗбүр була һәм кала беркайчан да торгызылмый инде. Борынгы шәһәр урыны хәзерге вакытта мәдәни-архитектура һәйкәле, ягъни дәүләт тарафыннан сакланучы тарихи тыюлык булып санала.

Борынгы ата-бабаларыбыз шәһәр салу өчен бик тә уңайлы урынны - Идел елгасының биек, текә ярын сайлаганнар. Табигатьнең әлеге гүзәл почмагы бер яктан рәхәтләнеп, җәелеп китеп балык тоту һәм кыргый хайваннарга ауга йөрү мөмкинлеге биргән, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклаган, ә өченче ягында киң су юлы башланып киткән. Әгәр елга агымы буенча аның югары өлешенә барсаң, Балтыйк диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше җылы көньякка - Каспий диңгезенә барып тоташа. Мәгърур Идел ул чорда ук инде тирә-юньдә сәүдә елгасы булып исәцләнгән. Заманында сәүдәгәрләр аны «Бөек Идел юлы» («Великий Волжский путъ») дип йөрткәннәр. Мәгълүм ки, Болгарстан дәүләте халкы Урта Азия, Кытай, Византия илләре һәм күрше Русь белән тыгыз элемтәдә торган, сәүдә эшләрен киң күләмдә алып барган. Мисал өчен, сәйләннән һәм көмештән чигелгән өс һәм аяк киемнәре, агачтан, алтыннан, көмештән, бакырдан һәм бронзадан ясалган кыйммәтле, бик тә затлы әйберләр, шулай ук сары балчыктан гаҗәеп оста итеп эшләнгән бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары белән сәүдә иткәннәр. Әнә, юка күн ясау серләре бары тик болгар осталарына гына билгеле булган икән. Болгарлар тулаем Европада беренчеләрдән булып чуен һәм корыч кою белән шөгыльләнә башлаганнар.

Шулай итеп, Бөек Идел Болгарстаны елдан-ел ныгый барган. 10-14 гасырларда биредә бик күп яңа биналар, йөзләгән мәчетләр һәм мәдрәсәләр сафка бастырылган. Сокланмый һәм горурланмый мөмкин түгел: биредә торак йортларны таштан, ягъни кирпечтән салганнар. Әйе, КИРПЕЧне беренчеләрдән булып безнең болгар бабаларыбыз уйлап тапканнар. Әнә, таштан корылган Кара пулат, Кече манара, Төньяк Мавзолей, Хан төрбәсе, чиркәү биналары безнең көннәргә кадәр әйбәт сакланганнар. Соңгы елларда Шәһри Болгар күзгә күренерлек дәрәҗәдә үзгәргән, искиткеч яңарган. Тарихи- мәдәни мирасны саклап калу ниятендә фәнни тикшеренүләр һәм реставрация эшләрен киң масштабта җәелдереп җибәргәннәр, шулай ук шактый гына туристлык һәм сәяхәт маршрутлары ачылган.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге федераль дәрәҗәгә ия объектны - Болгар дәүләт тарихи- архитектура тыюлыгын саклап калу һәм төзекләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Шатлыгыбыз чиксез: Болгар тыюлыгы берничә ел элек ЮНЕСКО халыкара оешмасының Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.

Болгар... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Биредә дистәләгән буыннарның чал, шанлы тарихы бөртекләп саклана.   Соңгы егерме биш ел эчендә ул Идел буе төбәгендә көн күрүче Россия мөселманнарының - традицион ислам тарафдар, ларының милләтебез һәм динебез тарихына баш ию урынына әверелде. Шуңа да ел саен уздырылган «Изге Болгар җыены»нда илебезнең төрле почмакларыннан, ерак чит илләрдән килгән меңләгән милләттәшебез катнаша.

Шунысы да игътибарга лаек: хәзер әлеге тарихи шәһәрне саклау, үстерү мәсьәләләре белән «Яңарыш» хәйрия фонды шөгыльләнә. Бу фондка мөхтәрәм шәхес - Татарстанның беренче президенты, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелек итә.

Безгә Болгар тарихи тыюлыгы территориясендә урнашкан Икмәк музеенда булырга да насыйп итте. Биредә Икмәк музее ачып җибәрү проектын Татарстан Премьер- министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, музей ачуның төп максаты агроэтнографик мирасны саклаудан һәм күбәйтүдән гыйбарәт. Иске Кулаткы балалары ашлыкны үстерү, эшкәртү һәм икмәк пешерү технологиясен зур кызыксыну белән карадылар, шунда ук пешкән икмәктән бик теләп авыз иттеләр.

Борынгы Болгар җиренә сәяхәтебез искиткеч файдалы һәм мавыктыргыч булды, күңелләрдә фәкать уңай тәэсирләр генә калдырды. Экскурсоводлар укучыларга Болгар җире турында бик күп яңалыклар җиткерделәр.

Җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан күренекле якташыбыз - атаклы меценат Эдуард Әнвәр улы Ганеев укучыларга шундый зур бүләк ясады, аңа рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Ул борынгы Болгар җиренә бару өчен автобус белән тәэмин итеп, юл чыгымнарын тулысынча каплады, өстәвенә, һәрбер укучы балага 1әр мен сум күләмендә юл сәдакасы да бирде әле. Шуңа күрә укучылар барлык экскурсияләрдә дә теләп катнаштылар, туйганчы ашадылар һәм әти-әниләренә, туганнарына матур догалыклар, истәлекле бүләкләр дә алып кайттылар.

Әлеге истәлекле сәяхәтне оеш-тыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган мәчет мөгалли-мәсе Зәйтүнә апа Абдюшевага да олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әлфия ЗАИТОВА, Иске Кулаткы бистәсе 2 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Шәһри Болгарга СӘЯХӘТ — Өмет» газетасы, №38, 21.09.12