Яндекс.Метрика

Дингә бәйле хәбәрләр — «Өмет» газетасы, №38, 21.09.12

25 сентября, 2012
Мәктәптә дини мәдәният дәресләре

11 сентябрьдә өлкә мәгариф министрлыгында «Ульяновск өлкәсенсн гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Дини мәдәниятләр нигезләре һәм дөньяви этика» курсын кертү» дигән темага семинар булып узды. Анда «дини» дәресләр үткәрү өчен җаваплы булган педагоглар беләм бсррәттән, төрле конфессияләрнен дин әһелләре, шул исәптән Ульяновск шәһәренең имам-Мөхтәсибе Рәсүл хәзрәт Фаткуллов та катнашты. Рәсүл хәзрәт үзенең чыгышыңда илебезнең киләчәге якты, өметле булсын өчен мәктәп укучыларына рухи-әхлакый тәрбия бирү кирәклегенә басым ясады. — Балалар — безнең киләчәгебез, шуңа да яшь буынны бердәмлек һәм толерантлык, тәкъвалык рухында тәрбияләү, гади гражданнар өчен генә түгел, тулаем дәүләтебез өчен дә ифрат мөһим мәсьәлә. Россия Хөкүмәте нәкъ шул сәбәпле мәктәпләрдә «Дини мәдәниятләр нигезләре һәм дөньяви этика» дип аталган курсны кертү турында карар чыгарды. Бу хәбәрне барча дин әһелләре дә шатланып кабул иттеләр. Хәзер инде эшнең нәтиҗәсе тулысынча диярлек педагогларга бәйле. Балаларны төрле мәдәният¬ләрнең кыйммәтләре белән таныштыру бурычы аларга йөкләнә. Без — дин әһелләре, педагогларны «дини» дәресләр үткәрү мәсьәләсенә бик тә җаваплы карарга чакырабыз. Сер түгел, дини тәрбия адәм баласында намус һәм вөҗдан төшенчәләре, газиз Ватанга, әти-әнигә, тирә- юньдәге кешеләргә карата мәхәббәт хисе булдырырга ярдәм итә. Дин башка конфессия вәкилләренә һәм башка төрле уйлаучыларга сабыр, түземле булырга өйрәтә, безнең күп динле һәм күп милләтле илебез өчен монысы аеруча да әһәмиятле дип саныйм. Ә инде мәктәптә рухи-әхлакый тәрбия алмаган гражданин җинаять кылу, экстремизм, милләтара конфликт юлына басарга да озак сорал тормас. Ислам диненә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу, үзара хезмәттәшлек итү өчен безнең ишекләр һәрвакытта да ачык. Мин — сезнең коллегагыз, менә 14 ел инде мәчеттә «Ислам дине нигезләре» һәм «Коръән-Кәрим китабын укырга өйрәнү» дигән фәннәр буенча дәресләр бирәм. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: әлеге курска карата балаларда кызыксыну уятуның, хезмәтне күңел биреп башкаруның һәм эшне дөрес итеп оештыруның нәтиҗәсе озак көттермәс — киләчәктә игелеккә омтылучы буын үсеп чыгачак, туган илебездә тынычлык хөкем сөрәчәк, иншалла,- дип белдерде Рәсүл хәзрәт.

 Рәхмәт хаты 

Бисмилләһир-рахмэнир-рахим. Сагынып, олы шатлык -сөенеч, зур түземсезлек белән көтеп алган изге вә мөбарәк Рамазан аебыз тиз арада үтеп тә китте. Әлһәмдүди яләһи шөкер, Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигь мәчетендә быел ул гаҗәеп дәрәжәдә матур башланды. Хөрмәтле имам-хатыйбыбыз Рөстәм хәзрәт Сафин чакыруы буенча беренче ифтар мәҗлесенә абруйлы кунаклар — төбәгебезнең милли һәм дини оешмалары җитәк-челәре дә килгән¬нәр иде. Без — мөэмин-мөселманнар, аларның чыгышларын, тирән эчтә¬лекле вәгазьләрне, шифалы дога ларны тыңалырга  да базмыйча, дикъкать белән тыңлап утырдык.

Шатлыгыбыз чиксез: Рөстәм хәзрәт тырышлыгы аркасында безнең мәчеттә ифтар мәҗлесләре быел да көн саен үткәрелде. Табын артына кимендә йөзәр кеше (берүк вакытта 150-180 мөселман кардәшебез авыз ачкан көннәр дә еш булды) җыелыша иде.

Уңган аш-су осталары Наилә Ибәтуллова, Рауза Хайруллова, Руфания Ризванова һәм Альфира мөселман кардәшләребезне төрледән-төрле, тәмледән-тәмле ризыклары, хәләл нигъмәтләр белән сыйладылар. Алар безне һәрвакытта да ачык йөз белән каршы алып һәм, иртәгә дә килегез, көтәбез, дип елмаеп озатып кала иделәр. Бер ай дәвамында вакытлары белән исәпләшмичә, армый-талмый хезмәт куйган фидакарь милләттәшләребезгә мең-мең рәхмәтлебез.

Үзәк Җәмигь мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесләренең ураза тотучы мөселман кар-дәшләребез өчен уңай якларын санап бетерүе мөмкин түгел. Әлһәмдүлилләһи шөкер, җәмәгать белән бергә авыз ачып, ахшам намазларын укып, аннары бергәләп тукланып һәм вәгазьләр тыңлап, тәравих намазларында катнашып, әлбәттә инде, шатлык-куанычлар кичердек, җаннарыбызга тынычлык, зур әҗер-савап алуга ирештек.

 Жәмиг мәчетенә йөрүче барлык мөселман кардәшләребез исеменнән яраткау «Өмет» газетабыз арту ям Рөстәм хәзрәт Сафинга олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Дини яктан гаҗәеп гыйлемле яшь имамыбыз үзенен ягымлы, матур тавышы белән барлык намазларны да төгәл итеп алып барды. Ышанасызмы, әллә юкмы: Рөстәм хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлаганда, күзләребез яшь белән тула иде. Шулай ук Абдуләхат абыйның, Камил абыйның, мөәзинебез Ринат хәзрәтнең, Варис абый Равиловнын, Ульяновекинын «Биләр» мәдрәсәсе мөгаллиме Рамил хәзрәтнең Коръән- Кәримне укулары, төрле темаларга ифрат та бай эчтәлекле вәгазьләр сөйләүләре, йөрәк -бәгырьләргә үтеп керерлек итеп моңлы тавыш белән зикер әйтүләре дә күңелләребездә мәңге җуелмас хатирәләр калдырды Ифтар мәҗлесләрен оештыру максатында матди булышлык күрсәтүчеләргә, корбаннар чалучыларга да рәхмәтебезне юллыйбыз. Мәчеткә сәдака китерүчеләр һәм ярдәм кулы сузучыларның, чынлап та, игечиге юк иде. Әйтик, кемдер табын артында утыручыларга ашлар таратырга булышты, ә бер ише хатын-кызлар мәҗлестән сон өстәлләрне җыештырырга бик теләп ярдәм иттеләр. Аларга һәммәсенә дә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Алдагы гомеребездә барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, әҗер-савапларына ирешеп яшәргә насыйп әйләсен иде. Наилә ВӘЛИУЛЛОВА, Ульяновск шәһәре.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.