Яндекс.Метрика

Кулаткы укуларына мөфти Тәлгать Тәҗетдин килде

22 сентября, 2012

pHvVkjON7BA


Фото: tatartime.com

Өмет» газетасы, №39(1185), 28  сентябрь, 2012 ел

Үткән шимбә көнне Иске Кулаткы район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә «Татар мәхәлләләренең Хәнәфи мәзһәбе буенча яшәеше» дигән темага «Алтынчы Кулаткы укулары» булып узды. Күренекле якташыбыз — данлыклы меценат Эдуард хаҗи Танеев тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм шулай ук Ульяновск өлкәсенең алты районы — Иске Кулаткы, Павловка, Радшцево, Николаевка, Барыш, Новоспасское төбәкләре мәчетләренең имам-хатыйблары катнашты.

Мәртәбәле очрашуны барча мөэмин-мөселманнар өчен дә изге саналган Коръән-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрделәр. Аннары мәҗлескә жыелган халыкны мөхтәрәм кунак — Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Тажетдин сәламләде. Ул үзенең чыгышында Иске Кулаткы җир­легенең Яңа Зимница авылында көн күргән ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровнын рухи мирасына югары бәя бирде.

 — Хәбибулла хәзрәт — өммәтебез галиме. Ул халыкны укыткан, хак юлга өндәгән, аның тирән мәгънәле сүзләре бүгенге көнгә 1 дә тәэсир итә. Ишан хәзрәтләренең мирасын саклап калу ниятендә зур тырышлык куючы Эдуард әфәнде Ганеевка рәхмәтебез әйтеп I бетергесез. Берничә районның имамнары елына ике мәртәбә «Кулаткы укулары »на җыелып, милләтне борчыган мәсьәләләр хакында уйланалар, матур карарлар кабул итәләр, бу — шәригатькә муафыйк, бик тә күркәм эш,- диде Баш мөфти.

Тәлгать хәзрәт татар мәхәл­ләләренең бүгенге хәленә дә тукталды.

— Шәһәр, авыл мәхәлләсе — ислам дәүләтенең, диния нәзарәтенең нигезе ул. Хәзерге вакытта Россия территориясендә 7 мең мөселман мәхәлләсе исәпләнә, шуларның 2 меңе — Үзәк диния нәзарәтенә, 1,5 меңе — Татарстан мөфгиятенә, 1,4 меңе Башкортстан мөфгиятенә карый. Кызганычка каршы, безнең арабызда мәчетләрне үз фирмасына әйлә’ндерергә омтылучы хәзрәтләр дә бар. Шул рәвешле алар Аллаһы йорт­ларының дәрәҗәсен төшерәләр. Гаиләне ашатасы бар, затлы машинада йөрисе килә, ә хезмәт хакы бик аз, дип» акланалар. Гомер бакыеннан хәзрәтләрне мәхәллә халкы тәэмин иткән, ул хәзер дә шулай булырга тиеш,- дип белдерде мөфти хәзрәтләре. Баш мөфти Үзәк диния нәзарәтенең чираттагы съездында тикшереләчәк мәсьәләләр хакында да бәян итте.

— Тагын ике атнадан, ягъни 13 октябрьдә Уфа шәһәрендә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең чираттагы съезды узачак. Анда һәр мәхәллә карамагында аксакаллар шурасы (совет) булдыру хакында карар кабул итәчәкбез. Кыскача әйткәндә, мәчетнең имамы прораб яки завхоз булып йөрергә тиеш түгел, ул халыкны укыту, тәрбия кылу белән шөгыль­ләнергә бурычлы. Шулай ук Татарстанның беренче Прези­денты Минтимер Шәймиев рәислегендә «Россия мөсел­маннары союзы» дип исемләнгән иҗтимагый берләшмә төзергә ниятлибез. Әлеге берләшмә канаты астында тагын ике оешма — Россиянең мөселман хатын- кызлары һәм мөселман яшьләре союзы эшләячәк. Хәзерге вакытта Аллаһы Тәгалә партиясе һәм шайтан партиясе яшәп килә, алар үзара көрәшәләр. Өстәвенә, монафикълар, ягъни икейөзле кешеләр партиясе дә бар әле. Бу партия әгъзалары ялганны сөйләп йөриләр, вәгъдәләрен үтәмиләр, фетнәләр чыгаралар,- диде Т.Таҗетдин.

Мөфти хәзрәтләре сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең ике сакал бөртеген (әлеге сакал шәрифе Үзәк диния нәзарәтендә олы ядкарь рәвешендә саклана — ред.) үзе белән алып килүе турында хәбәр итте һәм меценат Эдуард хаҗи Ганеевны ифрат та затлы чапан вә чалма белән бүләкләде.

 Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов та «Кулаткы укулары»н үткәрүне традициягә керткән хөрмәтле эшкуар Эдуард хаҗи Танеевка рәхмәт сүзләрен юллады. Ул Ульяновск төбәгендә традицион исламны үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә — Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинга, Яңа Зимницадан Абдулхак хәзрәт Тугушевның хәләл җефете Зәйнәп абыстайга, «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимовка, милләт җанлы, иманлы бизнесмен Марат Якуповка һәм «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар хаҗи Сафиуллинга РДУМның медаль­ләрен тапшырды.

Ә чын фидакарь ямам-хатыйблар Усман Рафиков, Рамил Тимаев, Әнвәр Алельшин һәм Сабирҗан Сафиуллин өлкә мөфти ятенен Рәхмәт хатларын алу бәхетенә иреш­теләр.

Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов чараның генераль спонсоры Эдуард хажи Танеевка олы рәхмәтен белдереп, киләчәктә «Кулаткы укулары»н алкә күләмендә оештыру тәкъдиме белән чыкты. Мисал өчен, чираггагысын мәшһүр якташыбыз — дин белгече, галим Закир Кадыйринын 130 еллыгына багышлап үткәрергә була, диде ул. Мохгарият вәкиле дистәдән артык имамны — Таһир Булъхинны, Равил Гафуровны, ШикурСөләймаиовны, Надир Биктимировны, Муса Сөләймановны, Камил Сөләйма- новны, Җәмил Әбүбәкеровны, Юсыф Перемячкинны, Мияссәр Бәшировны, Рәсим Абдрахмановны һәм Рафаэль Әмировны өлкә автономиясенең Рәхмәт хатлары белән шатландырды.

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең ярдәмчесе Марсель Габитов исә үзенең чыгышында илдәге дини ситуациягә тәфсилле анализ ясады.

— Соңгы вакьпта радикаль ислам тарафдарларының, аерым алганда, «Хизбут-тахрир» оешмасы вәкилләренең активлашуы күзәтелә. Алар традицион исламга карата атакага күчтеләр дияргә мөмкин. Татарстан мөфтиенең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуповны һәм Дагестан мөфтие Сэид хәзрәтне көпә-көндез атып үтерүләре әнә шул хакта ачык сөйли. Рәсми статистика буенча, соңгы вакытта Россиядә радикаллар традицион ислам вәкилләренә 68 тапкыр һөжүм ясаганнар, нәтиҗәдә, 57 имам террорчылар кулыннан һәлак булган,- дип хәбәр итте Марсель Хәлиулла улы.

Ерак юлны якын итеп мәркә­зебез Казаннан кадәр килгән кадерле кунак — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов та меценат Эдуард хаҗи Ганеевка изге гамәлләре өчен ихлас йөрәктән рәхмәт әйтеп, Иске Кулаткының Җәмигь мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Адельшинга Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән гаҗәеп затлы сәгатьне тапшырды.

Иске Кулаткы район адми­нистрациясе башлыгы вазый­фаларын башкаручы Илдар Әбләзов та очрашуга буш кул белән килмәгән — ислам динен җәелдерүгә саллы өлеш кертүче милләттәшләребезне хакимиятнең Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

— Безнең район территориясендә традицион исламны үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган — егермедән артык мәчет эшләп килә, җомга мәктәпләре ачылды, яна уку елыннан дини мәдәният дәресләре керә башлады. Ә инде «Кулаткы укулары»« зур кунаклар катнашында оештырып, районыбызның дәрә­җәсен күтәрүче, яхшы даныбызны еракларга таратучы меценат Эдуард Әнвәр улы Ганеевка рәхмәтебез әйтеп бетергесез,- диде Илдар Адельша улы.

Самара өлкәсе мөфтие Вагыйзь хәзрәт Яруллии да «Кулаткы укулары «на чиксез соклануын белдерде. Бу чара татар-мөсг,яман милләтен борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләшү, кыйблабызны барлау мөмкинлеге бирә, диде уя.

Мәркәзебез Казанның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исе­меңдәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһан- шинның тирән эчтәлекле чыгышы татар гаиләсендә бала тәрбияләү темасына багышланган иде.

 — Диндә милләт төшенчәсе юк, дип фетнә чыгаручылар бар. Алар халкыбызның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен дә инкарь итәләр. Югыйсә, Аллаһы Раббыбыз үзенең Коръәни-Кәримендә: «Мин сезне барыгызны да кабиләләр итеп яралтгым»,- дип әйтә. Фәкать милли һәм дини тәрбия генә уңай нәтиҗәләр бирүен аңларга вакыт җиткәндер инде. Без — татарлар, киләчәктә дә тулы канлы милләт сыйфатында яшәү өчен туган теле­безне, милли гореф-гадәтләребезне һәм киемнәребезне, хәләл ризыкларыбызны саклап калырга бурычлыбыз. Кызганычка каршы, соңгы елларда мәктәпләрдә татар теленең хәле мөшкелләнде, балаларыбыз русча гына аралаша башлады, җитмәсә, авылларыбыз да бетеп бара,- диде Ильяс хәзрәт, тирән борчылып.

Казан кунагы фидакәрь милләттәшләребезгә мәрхүм Абдулхак хәзрәт Тугушевнын хатыны Зәйнәп абыстайга, эппсуярпр Кәрим Аделов белән Үмәр Айбулатовка, шулай ук Рәисә Рафикоаага, Ханифә Бөшаевага һәм Ринат Хәсәновка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышын да зур игътибар белән тыңладылар. —

Ата-бабалармбы безгә олуг мирас итеп тапшырып калдырган динебезне нәкъ менә Әбү Хәнифә хәзрәтләре аңлатканча алып барырга бурычлыбыз. Бүген без җиренә яогткереп үтәргә тиешле дүрт алтын кагыйдә бар. «Син Аллаһы Тәгаләме һәм Уя яраяткан барча мәхлукатны ярат», дигән хәдис — шуларнын беренчесе. «Әмирләрегезгә итагать итегез, имамнарыгыз артына басып гыйбадәт кышыгыз, хәтта шайтанмы да сүкмәгез», диелгән Коръәндә. Ә без Президентны да, губернаторны да, район гяавасын да, күршеләребезне дә атлаган саен эт итеп сүгәбез… Янәсе, без үзебез — яхшы, ә калганнар — начар… Яки урамнан ава-түнә көчкә атлап баручы исерек ир- атны я булмаса хатын-кызны күреп нәфрәтләнәбез,р гайбәтләрен сатарга ашыгабыз. Аллаһы Тәгаләнең аларны безнең юлыбызга күрсәтмә әсбап (наглядное пособие) рәвешендә, ягъни гыйбрәт алу өчен китереп чыгаруын аңламыйбыз шул. Бездә исерек кешегә карата түгел, ә ара­кыга нәфрәт уянырга тиеш. Икенче ка­гыйдә исә «Аллаһы Тәгаләнең бер генә мәхлукатына да зыян салмау»дан гыйбарәт. Өченче кагыйдәгә, ягъни «Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итү һәм канәгать булу»га да тукталып- үтәсем килә. Үз-үзебезгә сорау бирик әле: шөкрана кылабызмы, канәгатьлек хисе кичерәбезме соң? Татар-мөселман халкының күпме өлеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләнгән Вазыйфаларны үтәп гомер итә? Ышанасызмы, әллә юкмы: халкыбызның бары тик 2 проценты гына мәчеткә җомга намазларына йөри. Дүртенче ка­гыйдәне дә исегездән чыгармасагыз иде — «Аллаһы Тәгаләнең хак вә пакь динен халыкка матур итеп җиткерә белергә кирәк»,- диде Татарстанның баш казые.

Җәлил хәзрәт үзе яшәгән тәбәктә — ТРның Балтач районында мөселман мәхәлләләренең тормышы белән дә таныштырып үтте.

— Тарих сәхифәләреннән күренгәнчә, 1932 елда Россия җирлегендә 10 мең мәчет җимерелгән, 10 мен мулла һәм 10 мен мәдрәсә мөгаллиме нахакка рәнҗетелгән. Менә шул утызынчы еллар башында дөньяга килгән балалар динсез, имансыз буын булып үсеп, бүген инде 80 яшьлекләрен билгеләп үтәләр. Хәзер безнең алдыбызда аларның дәвамнарын — оныкларын коткару, ягъни иман юлына бастыру бурычы тора. Без үзебезнең районда 12 яше тулган һәрбер баланы намаз укырга өйрәтү максаты куйдык. Шул нияттән чыгып, Рамазан һәм Корбан гаете көннәрендә пакетларны күчтәнәчләр белән тутырам да, балалар бакчаларына юл тотам. Нәкъ менә Кыш бабай сыман сабыйларга бүләкләр өләшәм һәм кыскама гына динебез турында сөйлим. Мәктәп балалары да һәрвакыт шатланып каршы алалар. Нарасыйларга бәйрәм күчтәнәчләре алып киләм, дип әйткәч, директорлары бер генә тапкыр да каршы төшкәне, кире борып җибәргәне юк әле. Сез дә балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән тыгыз элемтә урнаштыру җаен табыгыз,- диде Җәлил хәзрәт, төбәгебез имамнарына мөрәҗәгать итеп.

Күрше Чуашстанның Тукай авылы мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хәзрәт Ямалутдинов та сөенечле хәбәре белән бүлеште: җирле мәктәптә белем алучы татар балаларының 70 проценты намазга басканнар.

 — Туган авылым халкы ислам диненә буйсынып, шәригать кануннары буенча көн күрә, шуңа да һәммәсе барлык-муллыкта, бәрәкәтле тормыш белән яши. Авылдашларым жәй буе хәтта өйләренә дә кайтып кермичә эшлиләр. Кыш айлары бездә никахлар сезоны булып санала. Ә яз башы җиткәч, барлык яшь парларга да мәчеткә җыеп, абортның, ягыш корсак төшерүнең кеше үтерүгә тиң булуын аңлатабыз. Әлһәмдүлилләһи шөкер, киңәшебезгә колак салалар. Авылда демографик күрсәткеч­ләрнең елдан-ел яхшыра баруы әнә шул хакта сөйли. Күптән түгел генә мәхәлләбез мәктәбе базасында балалар бакчасы ачып җибәрдек, тәрбиячеләргә хезмәт хакы түләүне үз өстебезгә алдык, хәзер инде бу эшкә хакимият органнары да кушылды. Тагын бер зур янальпс халыкның үтенечен исәпкә алып, өч катлы мәдрәсә бинасы төзүгә керештек,- диде Наил хәзрәт.

Чуашстан нан килгән дин әһеле ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровнын рухи мирасы турында китап бастырып, аны кин катлам халыкка тарату тәкъдиме белән чыкты.

Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә өйлә намазын укыганнан соң, очрашуда катнашучыларны милли сый- нигъмәтләрдән сыгылып торган табын көтә иде. Илебез мөселман­нарының лидеры Яңа Зимница авылына барып, ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровнын каберен зиярәт кылырга да өлгерде.

Исхак ХӘЛИМОВ

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.