Яндекс.Метрика

Федерация, 35: кабат яшьләр җыелышлары башланды

11 сентября, 2012

9че сентябрьдә Сембер Федерация урамы 35че йортта «Яңа дулкын» һәм Татар яшьләре үзәге уртак утырылышы булып узды. Казандагы үткән форум турында фикер алашкач, ике оешмалар арасында хезмәттәшлек юлын эзләделәр. Килешү буенча оешмалар айга бер Координацион шурасын утырылыш булу турында карар кабул иттеләр. 

Бөтендөнья татар яшьләре җыены узды. Сембер яшьләре үткән форум турында фикерләрен белдерделәр.

Динар Хөсәинов, “Яңа дулкын” оешмасы активисты, Ди-джей: Үткән җыен барлык өметләремне аклады. Илнең һәм дөньяның төрле почмакларындагы дусларымны күрдем, кайсыларын 2 ел күрмәдем. Яңа дуслар белән таныштым. Минем өчен шушы җыен ул рәисне генә сайлау, яшьләрнең проблемаларын гына чишү генә түгел, ә безнең милләтебезнең матурлыгын һәм бердәмлеген күрсәтү.

Илнара Зиатдинова “Яңа дулкын” оешмасы вице-президенты: Җыен югары дәрәҗәдә үтте дияргә мөмкин, яхшы күңел ачтык. Форумда 2че мәртәбә булдым. Чаралар программасы бик тыгыз иде. Утырылышлар, дискуссиялар һәм спектакльлләр вакыты күчерелә иде. Икътибарда күбрәк концерт мизгелләре истә калды. Җырчылар чыгышы ошады: Айдар Галимов, Изге Ай, Зөләйлә һ.б.

Ләйсән Булатова, Татар яшьләре үзәге активисты: Шушы җыен вакытында әһәмиятле фикерләр, тәкъдимнәр яңгырады. “Татар иле” социаль челтәрне тәкъдим ителде. Дуслар белән аралашу һәм башкалар белән танышу максаты белән бардык. Президент Рөстәм Миңнеханов килүе чараның статусын күтәрде. Татар яшьләре актив булуы милләт киләчәге өметле дип әйтергә була, ә алда зур эшләр.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.