» «Реальные пацаны» сериалында татар эпизоды(видео) — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    «Реальные пацаны» сериалында татар эпизоды(видео) — Азатлык радиосы



    ленар мөхәммәдиев
    04.09.2012 

    Дүртенче сезонның өченче бүлемендәге вакыйгалар такси хезмәтендә оператор булып эшләүче Эдикның гаиләсе тирәсендә бара. Пермьгә яшәргә күченеп килгән Эдикка кунакка әти-әнисе килеп төшә. Сериалда алар татар авылыннан килгәннәр дип күрсәтелә. Эпизод барган арада Эдик һәм аның әти-әнисе үзара татарча аралашалар, ә тамашачыларга экран астында урыс телендә язылган текст күренеп бара.

    Станислав Тляшев

    ​​Эдик ролен башкаручы артистның исеме Станислав Тляшев. Сериалда ул татарча бер-ике сүз “ычкындыра”. Бернинди акцентсыз сөйләменнән үк аның татар икәнлеге аңлашыла. Ә аның әти-әнисен уйнаучылар театр сөючеләргә яхшы таныш. Камал театры актерлары Илдус Габдрахманов белән Сәлимә Әминова Тляшевның чыннан татарча белгәнен расладылар.

    Кечкенә чакта Тляшев гаиләсе белән Төркмәнстаннан күченеп кайткан икән. Әти-әнисе аны табиб булып күрергә теләсәләр дә, Стас мәдәният һәм сәнгать университетын сайлый.

    “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Пермьгә барып татар кешесен уйнап кайткан Илдус Габдрахмановка сериал турында һәм татарларны киноларда сурәтләү турында берничә сорау бирде.

    – Илдус абый, бу сериалда кайчан төштегез?

    – Былтыр 8 ноябрьдә төштек. Димәк, бер елдан артык вакыт узып киткән дисәк тә бла.

    – Бу өлеш сценарийда каралган идеме яки сезнең өчен махсус уйлап чыгарылдымы?

    Илдус Габдрахманов

    ​​– Юк. Моңарчы да булган. Төшерүчеләр Камал театры сайтына кереп артистлар сайлаганнар. Шунда безне Әминә белән сайлап алдылар. Әле безнең Сәлимә белән ирле-хатынлы икәнне сизмәгәннәр дә. Белгәннән соң шаккаттылар. Сценарийны интернет аша җибәрделәр дә, чакыру алдык.

    Эдикны уйнаучы егет чыннан да татар малае булып чыкты. Барда районында туып-үскән икән. Чыннан да иркен татарча сөйләшә.

    – Сез күп кенә киноларда татарларны уйныйсыз. Татарларны мыскыл итә торган моментлар күрмәдегезме?

    – Миңа калса, анда татарны мыскыл итә торган очраклар юк. Алай итеп эшләмәдек тә. Миңа алай тоелмады. Ул бит тормышчан. Төшерүчеләр образларны тормыштан алалар. Аңа үпкәләргә сәбәп юк. Барысы да бик матур чыкты кебек. Ул бит заманча комедия гына.

    – “Прорыв” дип аталган фильмда сезнең татарны уйнау тәҗрибәсе булды инде. Анда сез татарчалап сүгенеп күрсәтәсез. Моны да көлке итеп кабул итәргә кирәкме?

    – Анда мин сүгенмәдем. “Җаныңны себерим” дип әйтү сүгенү түгел. Урыс киноларында да әллә ничекләп әйткәлиләр. Икенчедән, бу бит сугыш. Анда әллә нинди сүзләр кычкыралар. Ләкин башта башка төрле сүз әйтергә кушканнар иде, әле мин аны үземчә йошмарттым. Татарларны начар сыйфатта күрсәтәсем килмәде, милләттәшләр аңламас дип курыктым.

    – “Реальные пацаны” сериалында сезне тагын күрергә мөмкинме?

    – Чакырсалар, мөмкин булачак, ә әгәр чакырмасалар, үзләренә карасыннар. Кирәк булса, мөрәҗәгать итерләр. Бер тапкыр шалтыратып янә чакырганнар иде, ләкин сезон дәвамына туры килде һәм вакыт булмады.

    Бу сериалда төшерү өчен Пермьнән махсус машина җибәрделәр. Премьерадан соң төнлә утырып киттек. Икенче көнгә иртәнге 9да башладык һәм кичке 9да төшерүне тәмамландык. Аннары машина кире алып кайтып куйды.

    – Сериалны төшергәндә җитдилек, профессионализм сизеләме?

    – Әйе. Бернинди конфликтлар чыкмады. Төшерү труппасының яртысы Мәскәүдән, яртысы Пермьнән. Режиссер Мәскәүдән, мәсәлән. Алар үз эшләрен бик яхшы беләләр, шуңа күрә әрләшеп маташмыйлар. Көлеп, елмаешып аралашалар, сыйфатлы продукт эшләр өчен уңайлы шартлар тудырылган.

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    «Крыловские» соревнования собрали в этом году около 400 спортсменов

    Сергей Морозов вручил награды военнослужащим 623 МРУЦ

    Ульяновских мамочек поздравили с появлением на свет будущих защитников Отечества

    Сергей Морозов поздравил женщин, родивших мальчиков в День защитника Отечества

    Перекрывать центр Ульяновска не стали

    Сергей Морозов поприветствовал команды ежегодного межнационального турнира по мини-футболу на кубок «Дружбы народов» в Ульяновской области​

    Сергей Морозов поздравил жителей Ульяновской области с Днём защитника Отечества

    В Ульяновской области определили резервы роста доходной части бюджета в 2019 году

    Сергей Панчин поздравил коллектив МУП «Ульяновскэлектротранс» с 65-летием предприятия

    Ульяновская область претендует на право проведения XI съезда Ассоциации молодёжных правительств Российской Федерации

    Президент России Владимир Путин поздравил Губернатора Ульяновской области Сергея Морозова с Днём защитника Отечества

    Две ульяновские ИТ-компании стали первыми в конкурсе «Золотой сайт»

    В Ульяновской области более 5,5 тысячи родителей получают пособие по уходу за ребенком с ограниченными возможностями здоровья

    Воспитанники детсадов Ульяновска помогут животным

    Более 300 человек приняли участие в митинге, посвящённом Дню защитника Отечества в Ульяновской области

    В Ульяновской области подведут итоги регионального этапа конкурса «Ученик года – 2019»

    В 2019 году в Ульяновской области благоустроят не менее 100 дворов и 16 общественных пространств

    Сергей Морозов обсудил с представителями партии «Единая Россия» реализацию Послания Президента в Ульяновской области

    22 февраля в Ульяновске ведётся очистка тротуаров

    В Ульяновске прошёл митинг, посвящённый Дню защитника Отечества

    В 2019 году в Ульяновской области на поддержку предпринимательства будет направлено свыше 850 миллионов рублей

    В День защитника Отечества состоится межнациональный турнир по мини-футболу на кубок «Дружбы народов»

    В ульяновской «Точке кипения» пройдет ярмарка социальных проектов

    Сергей Морозов озвучил пять шагов реформирования контрольно-надзорной деятельности в Ульяновской области

    Сергей Панчин направил поздравительные телеграммы в адрес ульяновских военнослужащих

    В муниципальных образованиях Ульяновской области будут разработаны собственные стратегии цифровой трансформации

    Ночью 69 спецмашин боролись со снегопадом на улицах Ульяновска

    Ульяновская гимнастка одержала победу на Всероссийских соревнованиях

    Специалисты жилищной инспекции подключатся к контролю за очисткой крыш от снега и наледи в муниципалитетах Ульяновской области

    В Ульяновской области более восьми тысяч учеников изучают родные языки

    В Ульяновской области стартовал Год нулевого травматизма

    Сергей Морозов поручил сформировать в Ульяновской области единую методическую службу по сопровождению обучения на родных языках

    Общественный совет национальных и неолимпийских видов спорта сформирован в Ульяновской области

    В Ульяновской области на достройку одного из проблемных объектов выделят 23,4 миллиона рублей

    На личном приеме Сергей Морозов помог ульяновцам в решении ряда проблем

    Выставка «Символы Эпохи», посвященная известным политическим деятелям и борцам за свободу, откроется в первый день 57-го Международного музыкального фестиваля «Мир, Эпоха, Имена…» в Ленинском мемориале

    Строительство школы в микрорайоне «Искра» идет по плану

    В Ульяновской области состоятся отборочные соревнования для участия в финале VII Национального чемпионата «Молодые профессионалы» WorldSkills Russia

    21 февраля – день памяти небесного покровителя Службы судебных приставов

    Более двухсот единиц техники задействуют в «санитарной пятнице» на территории Ульяновска

    Торжественное собрание и праздничный концерт «Достойны подвигов и славы!», приуроченные ко Дню защитника Отечества, пройдут в Ульяновской области 22 февраля

    В Ульяновске пройдут памятные мероприятия, посвящённые Дню защитника Отечества

    В Ульяновской области пройдёт социопрактикум «Детский лагерь: новые ориентиры» с участием экспертов из международных и всероссийских детских центров

    В Ульяновской области 420 детей участвуют в движении школьных лесничеств

    Сергей Морозов примет участие в митинге, посвящённом Дню защитника Отечества

    В Ульяновской области дан старт набору волонтёров I Всемирного фестиваля боевых искусств ТАФИСА

    В Ульяновской области создана развитая инфраструктура поддержки экспортёров

    В трёх районах Ульяновска проводится ямочный ремонт дорог

    Администрация Ульяновска помогает 50 ГСК воспользоваться «гаражной амнистией»

    Более 818 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области за минувшую неделю

    comments powered by HyperComments