Яндекс.Метрика

5че Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары эсселары(Сембер өлкәсе)

6 августа, 2012

Венера Нуруллина, «Яңа дулкын» оешмасының Димитровград бүлеге җитәкчесенең эссе
2020 елда бөтен татар яшьләре үз телендә матур гына сөйләшә, эчми, тартмый.Уз тарихын саклый.
Һәр бер шәһәрдә, авылларда яшьләр өчен үзәкләр булачак. Шул үзәкләрдә музыкаль, спорт, культура буенча түгәрәкләр алып барыла. Шулай ук психолог янына әти-әниләр һәм балалары үзенең проблемалары белән килә.
Хәзер 2012 ел бара, нинди без балар үстерәбез, нинди акыл аларга кертәбез шундый яшьләр булачак. Шуңа күрә үз кызымны мин эшләргә, үзеннән зур кешләрне хөрмәт итәргә өйрәтәм. Бөтенесе — безнең матур кызлары иң матур, иң уңган, иң акыллы дисеннәр!

1. Кәримов Наил Надыйр улы.
2. 18.08.1989 ел.
3. “Куйбышев тимер юллары”ның Сембер бүлегендә лаборатория мөдире.
4. Югары(тәмамламаган), Ульяновск дәүләт техник университеты.
5. Ульяновск Татар яшьләре үзәге рәисе
6. Спорт(футбол), балык тоту, машина.
7. Ульяновск, Р***ков ур.**-**
8. +79626350**9
9. ku*pr****@gmail.com
10. http://vk.com/id7160667
11. Өйләнмәгән.
12. Мактаулы грамотолар Сембер Тимер юл районы хакмияте, Тимер юл техникумы тарафыннан спорт чараларда катнашкан өчен.
13. 2008 елдан Сембер Татар яшьләре үзәгендә, гади активист.
14. 2009 елның 21-22 март Татар яшьләре үзәге тарафыннан төбәкара татар яшьләре форумда катнашу.
15. Мәдәният.
16. “2020 елда Татар яшьләре”. Сембер спецификасы. Глобализация шартларында татар авылларында яшьләрне күрү сирәк булыр. Татар Сайманы һәм Зур Чиреклене кертмичә – Ислам дин көчле һәм авыллар федераль трасса янында(Урта Әләзән кебек). Ә кечекенә авылларга юкка чыгуы яный, “Бибинур” фильмы шунда искә төшә. Безнең өлкә яшьләре күрше шәһәрләргә миграция дәвам итер. Күбрәк Казанга, азрагы Самарга һәм Мәскәүгә һ. б. шәһәрләргә. Татар яшьләре оешмаларында шәһәр активистлар булыр әмма күбрәк авыллардан килгәннәр булыр. Чөнки 2-3че буын шәһәр яшьләрендә милли аң сүнә бара. Әмма монда ислам факторын исәпкә алырга кирәк, оешмаларда дингә тартылган яшьләре саны күбәер. Шул оешмаларга башка мөселман миләтле яшьләрнең йөрү дәвам итер. Әгәрдем шәһәр яшьләре исламлашу процессы дәвам итсә, милли үзаңны саклап калу процессы җиңел булыр иде. Әлбәттә ул “татар исламы” булса. Сембер шәһәрендә шушы вакытка калган мәктәпләрендә түгәрәкләрендә генә татар теле калыр. Телне өйрәнергә теләүчеләр скайп аша өйрәнү гадәти хәлгә әверелер. Шулай ук автоматик режимында видеокурслар барлыкка килер. Телне белмәүчеләр саны артканга күрә мәдрәсәләрдә мәчетләрдә татар телен укыту мәҗбури булыр. Татар компктлы яшәгән урында татар теле мәктәптә сакланыр, әмма мәктәпләрнең статуслары – башлангыч мәктәп. “ТНВ-Планета” хәбәрче пунктлардан башка, гади блогчыларда өлкә татарлар хәбәрләрен җибәрүдә булыр. Башка татар телендәге телевизион тапшырулар саны 5(телеканал) булыр һәм һәрберсе иячен һәм телевизион чыбык челтәрләре аша тарала. Татар телендәге радио тапшырулар Сембердә татар бизнесменнары ярдәмендә авыр булса да ачыла. Сембернең төньяк өлешендә татар балалар бакчасы сафка басачак. “Туган тел” өлкә татар-башкорт хәрәкәте яңадан эшли башлый, анда яңа буын килә, тыныч радикаллар саны азаер. Татарстанның Ульянда даими сәүдә вәкиллеге ачыла. ТР преприятиеләре вәкиллекләрен киңәйтә яисә ача. Икътисади элемтәләр ныгый бара. КФУның Сембердә филиалы ачылар, чөнки җирле университетлардан ике генә исән кала. Сембер татарларына татар домен зонасында 2че дәрәҗәсендә домен биреләчәк. Казанның IT-парк филиалы барлыкка килә. Ульян дәүләт техник университеты студентларын эшкә алалар. ТРның Фәннәр академиясе Ульян секциясе җитәкчесе татар кешесе кабат билгеләнә һәм академиклар саны татарлар белән күбәя. Секция каршында тарих бүлеге ачыла, җирле татар халкының төбәк үзенчәлекләрен өйрәнә башлыйлар. “Татнефть” Иске Кулаткы җирләрендә нефть эшкәртү минизаводын төзи һәм 2022 елдан Көнбатыш илләренә сата башлый. Иң саф татар районы кабат чәчәк ата башлый, кайбер 20 процент салымнар район бюджеты киткәнгә күрә. “Танеко” ТР ФА Сембер секция белән берлектә нефтьне өйрәнү лаборатория ачылыр, ТРның Чүпрәле һ.б. районнарыннан эшләүчеләр табылар, ул вакытка ТР татарларга өстәнлек бирер.
Авиатөзеше предприятиеләре бер акционер җәмгыйткә берләшер. Сембер һәм Казан авиатөзелеш районнары хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелыр(бер-берсеннән шәһәр шартларында авиатөзелеш приприятиләр янында урнашу сәбәпле)
Татар факторын исәпкә алып Русия хакимияте мәдәният үсешенә күбрәк акча бирә башлар. Татар тарихына кагылышлы кинолар башка төбәкләрдә төшерелә башларлар.

1. Булатова Ләйсән Рәфыйк кызы.

2. 11. 05. 1993 ел
3. Шәхси эшмәкәр ярдәмчесе.
4. Югары(тәмамланман), Ульяновск дәүләт университеты, таможня факультеты
5. Сембер Татар яшьләре үзәгендә мәдәният бүлеге мөдире
6. Аш пешерү, табигаттә булу, күңел ачу чараларында катнашу.
7. Ульяновск, Ташла ур. **.
8. 8908482***1
9. tat***@bk.ru
10. http://vk.com/id115151417
11. Кияүдә түгел.
12. Ульян 55че мәктәп тарафыннан татар теле олимпиадаларда катнашкан өчен һәм өлкә татар мохтарияте исеменнән грамоталар.
13. 2012 елдан Татар яшьләре үзәге активисты.
14. Юк
15. Мәдәният.
“2020 елда Татар яшьләре”. Шушы вакытка татар яшьләрнең Ерак Көнчыгышта һәм Көнчыгыш Себердә сүлпәнләнеп барыр. Дәртле яшьләре Идел, Урал һәм Көнбатыш Себердә калыр. Шулай ук Ауропа һәм Америка якларын якларында татар яшьләре җыеннары дәвам итер. Бөтендөнья татар яшьләре җыены (БТЯҖ) утырылышлары күбрәк төбәкләрдә уза, өлкә хакмимиятләре БТЯҖ күбрәк тыңлый башлый. Җирле хакимиятләр аларның өлкә татар яшьләре лидерларын төрле чараларда актив катнашырга чакыра. Күрше төбәкләрдән Казанга туристик маршрутлары саны көннән-көн артыр. Милли аңлы яшьләр күбесе эш эзләп Казанга юл тотыр – мәркәздә спорт инфраструктурасы бик нык үсештә була. Казан “Рубин” һәм “Ак барс” командалары күрше төбәкләрдә җанатарлары клублары базаларында, футбол һәм хоккей уйнаучылар үзләренең яшь командаларына җәлеп итә башларлар. Җирле татар оешмалары командаларга ярдәм итеп торыр. Төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре Казанга һәм башка шәһәрләргә матчларга яшьләрне автобуларда җибәрү гадәткә керер. Төбәкләр арасындагы татар яшьләре футбол ярышларна 10 ел тулыр һәм уңышла дәвам итер һәм ул чараларны үткәрүдә БТЯҖ үз канаты астына алыр. Татар яшьләре көннәре оештыручылар арасына БТЯҖда керер. БТЯҖ ярдәмендә АКШда татарлар футбол матчлары уздырырлар. Төбәкләрдә квартал саен көрәш ярышлары узыр, ә Казанда елга бер мәртәбә. Җиңүче ТР Президенты тарафыннан автомобиль белән бүләк ителер. ТР Хокүмәте, БТК һәм БТЯҖ тарафыннан Гомумрусия балалар Сабантуен уздыра башлар. Соңрак шушы сабантулар төбәкләргә күчер. Цифрлы ТВ үсеше сәбәпле ТНВ һ.б. ТРдагы тапшырулар төбәкләрдә тарала башлар. Тапшыруларда ана телен өйрәтүче программалар барлыкка килер. Әмма ана теле интернетта ТР телләр үсеше законы нигезендә видео һәм аудиокурслар “белем.ру” порталында өйнергә күп материаллар булачак. Шуннан тыш татар телен өйрәнү мөмкинлеге милли җанлы милләттәшләребез дәресләре ашада мөмкин була һәм аларның саны 2020 елга 100 кадәр күбрәк булачак. Төбәкләрдә мәчеттә татар теле куллану күбрәк булыр әгәрдем тел буенча якын төрки халыклар вәкилләре булса. Кавказчылар булса мәҗбур булырбыз рус теленә күчергә. Төбәкләрдә мәдрәсәләрдә милли җанлы имамнар һәм мөфтиләр мәдрәсәләрдә татар телен укытуга кертерләр. Татарстанда җирле партияләр барлыкка килер һәм төбәкләрдә бүлекләре эшчәнлеген башлар. Русиядә ике эшләп килүче “татар мөфтият”ләре берләшер, Өфөдә Үзәк офисы булачак, ә Мәскәүдә – вәкиллек. Федерация дәрәҗәсендә үзәкләшү азаер һәм төбәкләргә күбрәк иреклек бирелер. Ислам конференциянең Яшьләр оешмасы кайбер утырлышлары Казанда узачак, утырылышка күрше төбәктәге яшьләре чакыралачак. Русия ислам университеты яшь активистлар мөгалимнәргә дәрәҗәләренә менә башлар. РИУның төбәкләрдәге филиаллары һәм яшьләр оешмалары хезмәттәшлек итәләр. Шәһәрдә яшәүче татар яшьләр субкультуралары конценпцияләре алга үсеше бара. Төбәкләрдә өлкә татар яшьләре җыннары җәйге вакытта узачак, җыеннан соң табигатьтә ял итү программмасы узачак. Үзәк телеканналарында Русиядә яшәүче башка милләтләр мәдәниятләре турында тапшурылар барлыкка килә.

1. Дәвәтаев Рафаэль Дамир улы.
2. 08.06.1987 ел.
3. Интернетка бәйле ширкәтендә бүлек мөдире ярдәмчесе.
4. Югары, И. Н. Ульянов исемдәге Ульяновск дәүләт пегогик университеты, тарихчы.
5. Tatar73.ru – «Симтат» блогы һәм search.tatar73.ru эзләгеч мөхәррире, өлкә яшьләр парламенты әгъзасы (2006-2007, 2008 елдан башлап)
6. Спорт чараларында катнашу, фотога төшерү.
7. Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы бистәсе, Са****я ур., **
8. +79276*******
9. Devj****_*@mail.ru
10. http://vk.com/id5850370
11. Өйләнмәгән.
12. Мактаулы грамотолар Сембер өлкәсе яшьләр сәясәте буенча Комитеттан, “Яңа дулкын” һ. б.
13. 2006 елдан Сембер өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтендә (“Яңа йолдыз”, Татар яшьләре үзәге, “Яңа дулкын”)
14. 2009 елның 21-22 март Татар яшьләре үзәге тарафыннан төбәкара татар яшьләре форумда катнашу.
15. Интернет.

16. “Татар яшьләре 2020 елга.” Татар яшьләре киләчәге уйлаганда шунсын әйтергә кирәк, ул Русия Федерациясе яшьләрнең бер өлеше. Әлбәттә инде шушы исемлектән чыгарабыз татар яшьләрен кайсылары читтә яши (Финстан, АКШ, Балтыйк илләре һ. б.), чөнки менталитет төрле милли һәм мәләни компонент яшәгән ил үсеше белән бара.
Әмма кире кайтыйк җирле халыкка Русиядә һәм Татарстан һәм Башкортстан Җүмһүриятләрендә, Төмән, Чиләбе, Ырымбур һәм күпмилләтле Ульян төбәгендә яшәүче татар халкына.
Минем фикеремчә татар яшьләре – ул яшьләр Русия киләчәген дә билгели алыр. Без идеаль милләт түгел – шулсы хак, әмма без аңлыйбыз, әгәрдем Бердәм Аллаһ Тәгаләгә ышануны калдырсак, милләт буларак үсешебез туктала. Шушы хәлдә тел белү, тел таратылсада, башка мәдәни үзәнчелекләр нәрсәдә эшли алмас.

Минем дусларым арасында татар теле компонентлары, күркәм рәвештә җиткерә алалар. Ә бар кайсылар татар әдәби телендә яхшы белүчеләр. Шушы яшьләр вәкилләренә Исламның хәзинәсен татарлар тормышында аңлатырга кирәк. Ничек шушы мәсъәләне чишергә? Шушы сорауга җавап бирер өчен башка совауга җвап бирергә кирәктер: “Ә кемне хәзерге вакытта яшь буын тыңлый”. Җавап вариантлары: укытучыларны, өлкәннәрне, масса мәгълүмат чараларын. Барлык җаваплар дөрес, ләкин иң дөрес җавап: үзләренең йорттагы дусларын, классташларын – алардан үрнәк алалар. Өстәге әткәнне исәпкә алганда иң дөрес приоритетлы мәгълүмат татар яшьләре арасында таратуда түбәндәге мөмкинлекләр аша:
1.Коммерция булмаган төбәк милли татар яшьләре оешмалары аша.
2.Безнең туганнар (әти-әниләр, әбиләр-бабайлар һ. б. )
3. Уку йортларындагы педагоглар.
4. Масса мәгълүмат чаралары, шушы исәпкә Интернет (социль челтәрләр)

Үз дошманыңны йөзгә белмәсәң, татар милләте тарихта калырга мөмкин, мисал артыннан ерак йөрергә кирәкми: инклар һәм майя кебек.
Шуңа күрә аңларга кирәк нәрсә безне юкка чыгара: алкоголизм (ул әле үсә бара гына, чикләүләр куелсада), наркомания, тәмәке тарту, ялкаулык, интернет бәйле булу һ.б. Шушы бәйле булу Аллаһ Тәгалә әйткәненә күздән чыгара, белемгә омтылуга һәм олыларна хөрмәтләүгә киртә булып тора. Финстан, Ләхстан һәм Литва Әләзән, Чирекле, Сайман татарларыннан үрнәк алырга кирәк.

Безгә хәзерге вакытта исән-сау һәм рухи ныклы яшьләр кирәк, соңыннан инде яшьләргә мәдәни хәзинә тапшыру турында әйтеп була. Шуның өчен барлык спорт юнәлешләренә юл ачу бик мөһим. Стадионнар бушлай буллырга тиеш, ә сәләмәт яшәү рәвеше пропагандасы югары дәрәҗәдә булырга тиеш мәҗбури. Яш буын үз азат вакытын санак артында түгел, ә спорткомплексларда үткәрергә тиеш. Әмма безнең якларда кайбер спорт кырлары күбесендә буш – кертмиләр. Ә спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында түләп катнашырга түләүчеләр сирәк түгел. Спорт чараларында мөселман яшьләре актив катнашып тора. Әмма күп кеше хәзерге вакытта спортка начар карыйлар. Яшьләр оешмалары каршында максат спортка тартырга, ә аннары кеше кызыксынса дингә. Әмма яшьләр оешмаларында дипломат булырга тиеш, ә андый сәләт һәрбер кешедә юк.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.