Яндекс.Метрика

Сембер яшьләре табигать кочагында көч сынашты — Интертат

11 июля, 2012

  


6-8 июль көннәрендә Ульяновск өлкәсе Сөңгеле районының Ломы авылы янында туристлар җыены узды. Төрле предпрятие яшьләре һәм иҗтимагый оешмалардан килгән унлап команда арасында Ульяновскиның Татар яшьләре(ТМЦ) үзәге вәкилләре дә бар иде.

Чарада 16 төрле бәйге үткәрелде: футбол, волейбол, җәяүле туризм техникасы, шашкалар һәм башкалар. Татар яшьләре үзәге активистлары төбәкне өйрәнүдә (краеведение) беренче урынны яулап, шашка ярышларында өченче булып калдылар.

Милләттәшләребез башкалар алдында татар мәдәниятен танытуга да өлеш керттеләр. Әйтик, «Визит карточкасы» бәйгесендә «Шүрәле» әкияте күрсәтелде. Гаян Чиглеев – батыр, Наил Кәримов – Шүрәле ролендә чыгыш ясап, Ләйсән Булатова рус һәм татар телләрендә эчтәлекне сөйләде. Туристлар җыры бәйгесендә исә Ләйсән Булатова «Сау булыгыз, ак каеннар» җырын башкарды һәм аның мәгнәсен аңлатты.

«Шушы җыенның максаты – эшче яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү”, – дип аңлатты Интертатка Татар яшьләре үзәге рәисе Наил Кәримов. Аның сүзләренә караганда, күркәм традициягә әйләнгән бу чара Ульяновскиның Тимер юл районы хакимияте ярдәме белән оештырыла.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.








Нуруллина Венера Риясовна (р. 9.06. 1979 г.). В 1986–1995 гг. училась в СОШ № 4 г. Димитровград, , в 1994–1995 гг СОШ № 6 г. Димитровград.
Член Исполкома Димитровградской татарской национальной культурной автаномии, Солистка ансамбля "Неугасимые звезды", руководитель димитровградского отделения молодежной татарской организации "Новая волна"(с 2009 г.)
Нуруллина Венера Риясовна