Яндекс.Метрика

Шакирә әби кайгысы(«Парау мәзәкләре»ннән)

3 июля, 2012

«Сөбханалла, машалла! Бу ни хәл, ә? Нәрсә булды соң синең белән, бәбекәем Зуркы? Мә әле, мә, кире беткән хайван, эчеп җибәр әле шушы җылы суны, тыңла әле мине, җанкисәгем.
Эй, Ходаем, нинди Алла каргаган көн булды соң бу, ә? Ичмасам, кирәк вакытта Маһинуры да юк, вакытында кайта белмәде инде шул сарыклар фермасыннан. Казына, бугай, шул колхоз сарыклары янында. Кай арада тегесе, Мирзаҗаны да, кәлтә еландай, көтү керер-кермәс вакытта чыгып шылган. Эле генә йөргән иде угаланып, койрыгына ут капкандай тирә-ягымда: «Әни, тиз генә салып бир әле бер-ике чүмеч куас (бездә әче балга шулай әйтәләр), а ту кызлар янына чыгасым бар»,- дип. Анысы да куасның төбенә төште инде. Апасы Маһинур бераз яшереп куйгандыр ул шайтаннан, яшермичә булмас! Яшерү генә түгел, җир астына тыксаң да, эзләсә таба, җәһәннәменнән дә таба, машинник! һе, булмый болай торып, әллә берәр күрше-күләнгә кычкырыргамы? Я Ходаем, кемгә барып бәрелергә? Күрше Хәлиулла Базарлы Матактан шабашкадан кайткан диделәр диюен, тик әле нигәдер гармунда уйнаганы ишетелми. Ул өйдә утырамы соң, әллә кайчан: «Туйдым бу укмашланган катыклы токмачтан»,- дип аш төрләндерергә Сакчы ашха¬нәсенә кәтлит ашарга ычкынгандыр эле. Аларга бит, мужикларга, кәтлит мазар булса, хатыннары да кирәкми», дип Шакирә әби үзалдына сөйләнә-сөйләнә йорт буенча, үзен кая куярга белмәгән сыеры — Зуркасы артыннан үрсәләнеп йөрде.
Галәмәт бер хәл — сыерны танырлык түгел бит! Инде мин сиңа әйтим, телен бар буена чыгарып, селәгәен агызып, бәбәкләрен нәкъ менә исерек мужиклардай бүлтәй-теп, әле тигәнәгә, әле агач күчәрле кечкенә арбага абынып-сөртенеп, Шакирә әбине дә танымыйча, аны таптардай булып, йөгерә бирә.
Ай-һай, шөгыльле булды Шакирә әбигә бүгенге көн. Хәсрәтле башланды. Төн буена селкенергә дә иренеп, лык итеп утырган мич башындагы камыры, иртән караса, ләнгәчне дә күмеп, ташып, мич кырыеннан агып ук төшкән. Иңде анысын җыештырып, аннан-моннан әүмәкләп, мичкә кертеп: «Сыерымны көтүгә озатыйм әле»,- дип урам як капкасын ачып җибәрсә, тфү-тфү, әйттем исә кайттым: алтылы галушларын көчкә сөйрәп, каршысына күрше Разия килеп чыкмасынмы! Аягы авыр Разиянең. Ул беренче очраса, хәерлегә булмый инде, берәр зарар-мазар була тек була, Алланың хикмәте! Болай булгач, Зуркы көтүдән качып кайтыр, пажалый, дип юрады Шакирә әби. Разия очрагач, качмыйча булдырамы соң — качыр, машинник! Их, үзем инде кибәк баш, качмасын дип нигә инде аякларына оста Хуҗидан ясаткан карама тышауны бәйләмәскә? Кем белгән соң аны, Разия очрыйсын?
Инде көтүне үкәлчәне чыкканчы озатышып, ни булса шул булыр, бер Ходайның үзенә тапшырырга ниятләп, Шакирә әби өй адцына кайтып керсә, ике күзе дүрт булды. Күрше Миңҗамал абыстайның бәрәңге бакчасында, әрекмән астында яшеренеп, елан балаларыдай үткен чебиләр чыгарып яткан зинахур, әстәгърифулла, күркә кадәрле кара тавыгы арткы бакча ишегенә асылынып үлгән! Вәт бит, мәлгунь, тапкан сикерергә урын!
Тавыкка гына ризалашырсың иңде, Алла шулай язгандыр, әле менә нәрсә булып чыгар бу Зуркысы белән, дип уйлады Шакирә әби.
«Зуркы, дим, бәбкәем, ялгыш тиле бәрән орлыгы ашамаган- сындыр? Шуны ашамассың иңде күрә торып — күзең чыкмаган ич. Әй, мөгаен, колхоз удобринесына эләккәндер! Төртенде инде агранум Касыймы да шул удобринесын ташытып. Кая карама: су буе дисеңме, урман авызлары дисеңме — кар тауларыдай шул ята.
Шакирә әбинең шулай уфтанып йөргән вакытында, пыр-пыр килеп, райкумның өченче секретаре кебек терсәкләрен ике якка тырпайтып, бүрткән бодайдай алсу битле кызы Маһинур кайтып керде.

«Ай, кызым, балакаем, бигрәк белгән күк вакытлы кайттың! Күрәсеңме, Зуркы үлем хәлендә?
Йөгер Исмәгыйль абзаңа. Зинһар, сручный килеп җитсен! Әйләнгәләп, тулгангалап тормасын, җәһәт кенә, ике аягын бер кулына тотып, турыдан гына, күпер тагын ишелмәгән булса, Нуримөхәммәтләр урамыннан чапсын! Узышлый күрше Раузаның теге сүз тыңлаучан җиңгәңә дә әйтә кит, ыштубы эчәген ярышырга килеп җитсен, утыр¬масын анда балаларын саклап, чуртыма да олакмаслар».
Маһинур исә, әнисенең соңгы сүзләрен дә тыңлап бетермичә, ару- талуны да онытып, яшь болан сыман авылның аргы очына мал-туарны урыс врачларыннан да остарак дәва¬лаучы Исмәгыйль бабайга йөгерде.
Гыжлап-мышнап Исмәгыйль бабай килеп җиткәндә Шакирә әбиләр турысына урта урам халкы җыелып өлгергән — алар гөж киләләр. Малай-шалай җил капкага атланып, читән башларына үрмәләп сыерны күзәтәләр. Хатын-кызлар яулык читләренә күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Мөгаен, бу Зуркы Керәшеннәр ташу чокырына ташланган черек бәрәңгене ашагандыр, ашамыйча узмагандыр бу азгын». Ир-ат бик белдекле булып, ни булмагаеннан, эче күпмәсен дип, сыерны ике яклап кабык белән кыйнап та куйганнар иде. Алкалы пычагын тотып Вәли¬мөхәммәт бабай да төшеп җиткән, Хәлиулла күрше дә кәтлит ашап кайтып җиткән икән, Ходай кушып. Ул, ни булмагаеннан, ит турый торган балтасын да тота кергән.
Сыер дигәнең, үз кыяфәтен югалтып, килбәтсез булып, аңын җуеп, коерыгын да селкетмичә, дүрт сыйрагын дүрт якка атып, йорт уртасында кыйблага карап ята бирә.
«Эче күпмәгән, корсагы болай йом-йомшак, зрә кабыклар белән кыйнарга булмаган инде аны»,- дип Исмәгыйль бабай ир-атларны шелтәләп, сыерның баш очына чүгәләде. Сыер ыңгырашкалый, юк- юк та, пошынып та куйгалый.
«Шакирә абыстай, син ни… Зуркаңны иртәгә көтүгә озатып азапланма, ятса ята гына бирсен, барыбер ул пахмилдән көнозын көтүдә йөри алмас. Минемчә, ул бүген — «саддыкай», кайдадыр эләк¬тергән, ахрысы».
Исмәгыйль бабайдан шуны ишетүгә Маһинурның исенә келт итеп энесе Мирзаҗаннан абзарга яшереп куйган бер чиләк куасы исенә төште.
Каһәр суккыры! Сыер аны тапкан да, төбенә җитеп эчеп, чиләген ялтыратып ялап та куйган икән!
«Зуркыгызның андый гадәте булгач, бераз пахмилдән бирергә дә, яшереп куярга булган аны»,- дип Исмәгыйль бабай кете-кете көлеп, Шакирә әби белән саубуллашып китеп барды.
Күрше-күлән: «Пахмил генә ул чипуха, аңардан сыер түгел, мужиклар да үлмиләр әле»,- дип, эшнең болай ансат узуына шатланып тирә- якка таралышты.
«Зрә Разыямны рәнҗеттем, ахрысы, Ходаем, үзең кичер»,- дип Шакирә әби уйга калды. Аннан: «Ахшам намазымны кичектерәм иңде бу пиянчук аркасында»,- дип өйгә атлады.
Көнлек гаугалар бетте кебек. Сыер да пошынып икенче янтавына борылып ятш. Күрше яктан, бар хәсрәтләрне оныттырып, Хәлиулла абыйның гармун тавышы яңгырады.
«Ну, гармунда өздерә инде машинник, бөтен Парау кызларының колакларын торгыза инде»,- дип сөйләнде Шакирә әби, сәке өстенә намазлыгын җәйгәндә.

Язма «Өмет» гәҗитендә бастырылды

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.








Нуруллина Венера Риясовна (р. 9.06. 1979 г.). В 1986–1995 гг. училась в СОШ № 4 г. Димитровград, , в 1994–1995 гг СОШ № 6 г. Димитровград.
Член Исполкома Димитровградской татарской национальной культурной автаномии, Солистка ансамбля "Неугасимые звезды", руководитель димитровградского отделения молодежной татарской организации "Новая волна"(с 2009 г.)
Нуруллина Венера Риясовна