Яндекс.Метрика

Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең балигъ булмаганнарньң эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе, Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Т.В.Девяткинаның МӨРӘҖӘГАТЕ

11 июня, 2012

Хөрмәтле ата-аналар!

Менә зарыгып көтеп алган җәй дә килеп житте. Алда безнен балаларны өч айга сузылган ял, төрле уеннар һәм рәхәтләнеп күңел ачу көтә.
2012 елның җәендә Ульяновск өлкәсендә мәктәп яшендәге 68 мен бала төрле формада ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак һәм файдалы эш белән шөгыльләнәчәк. Безнең төбәктә барлыгы 18 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагере һәм 487 көндезге лагерь эшләячәк.
Балаларның җәйге сәла-мәтләндерү кампаниясен оештыру максатында быел бюджеттан 419,7 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Традиция буенча, 2012 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр «Яшүсмер-2012» («Подросток- 2012») дип исемләнгән ведомствоара профилактик операция үткәрәбез.
Балалар арасында травма алу һәм үлем очракларының артуына карата Ульяновск өлкә Хөкүмәте тирән борчылуын белдерә.
Узган ел дәвамында Ульяновск өлкәсе территориясендә янгын (пожар) чыгуның 1243 очрагы теркәлде, янгыннар нәтиҗәсендә 111 кеше һәлак булды.
2011 елның су керү (купальный) сезонында өлкәнен су объект¬ларында 62 фаҗигале очрак теркәлде, нәтиҗәсе бик тә аяныч — 45 кеше, шул исәптән 4 бала һәлак булды.
Барлыгы 1603 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләр нәтиҗәсендә 231 кеше һәлак булды, 2015 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 2012 елның дүрт ае эчендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 49 юл-транспорт һәла-кәте теркәлде инде, нәтиҗәдә 50 бала төрле авырлыктагы травмалар алды.
Караучысыз калган балаларның ут һәм газ белән җиңелчә уйлап эш итүләре, элементар кагыйдәләрне белмәүләре, кайгысыз һәм ваемсыз булулары — фаҗигале хәлләрнең төп сәбәбе менә шулар.
Хөрмәтле ата-аналар! Балалары-гызны караучысыз калдырмагыз!
Балаларыгызның иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтегез, шәхсән үзегез тормыш- көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә тырышыгыз. Үз бала¬ларыгызны ут, газ, су, көнкүреш химиясе һәм дарулар белән эш итү тәртибенә төшендерегез.
Сабыегыз белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен берничә минут вакыт тапсагыз иде. Исегездә тотыгыз: әлеге минутлар аның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Көтелмәгән мизгел бәла-каза белән тәмамлан-масын өчен балаларга төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен тота белү кагыйдәләрен аңлатып бирергә кирәк.
Балаларыгызның һәр адымын контрольдә тотыгыз, сез эштә булган вакытта аларның көне буе кем белән аралашуына, нәрсә белән шөгыль-ләнүенә игътибар итегез. Балаларыгызны кич белән урамда караучысыз йөрет- мәү чарасын күрегез. Балаларыгызга автомашина яки мотоцикл руле артына үз¬ләре генә, ягъни мөстәкыйль рәвештә утырырга рөхсәт итмәгез. Сабыйларыгызны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез. Балаларның суда вакытта куркы-нычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге турында да оны¬тырга ярамый. Су кергән чакта аларны караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: балаларыгызның гомере бары тик үзегезнең кулыгызда!
2012 елның 1 июненнән Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең «кайнар линия» телефоны эшли башлады. Әлеге телефон буенча сез балигъ булмаганнарның хокукларын бозу очраклары турында оператив рәвештә хәбәр итә аласыз.

«Кайнар линия» телефоны — 8 (8422) 41-36-16. г
«Өмет» гәҗите тәрҗемәсе

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Шарипов Дамир Исмагилович (тат. Шәрипов Дамир Исмагил улы, лат Şäripov Damir İsmäğil ulı) (р. 25.10. 1931 г. ) почётный гражданин Ульяновской области (1996 г.), ветеран труда, бывший первый секретарь Чердаклинского райкома КПСС, в 1987 - 1991 гг. председатель межнациональной комиссии Совета народных депутатов Ульяновской области, в 2006 - 2008 гг член Общественной палаты Ульяновской области. Награжден: орденами Ленина, Трудового Красного Знамени, Знак Почета, медаль «За трудовую доблесть».
Шарипов Дамир Исмагилович