Яндекс.Метрика

«Ачыкган-ачык сөйләшү».

11 июня, 2012

Үткән шимбә көнне Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов төбәк Хокүмәте министрлары, департаментлар һәм идарәләр җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашында «Ачыктан-ачык сойләшү» («Откровенный разговор») дип аталган зур киңәшмә уздырды. Анда олкә халкын аеруча борчыган проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде.

Иске Кулаткы нәниләрен ризыксыз калдырганнар.

Әлеге киңәшмәдә губернатор Иске Кулаткы районында көн күрүче күп балалы аналарны борчыган мәсьәләне күтәреп чыкты.
— Бу районда яшәүче күп балалы гаиләләр биш ай дәвамында — январьдан майга кадәр нәниләргә түләүсез бирелүче ризыкны һәм сөт кушылмаларын алалмыйча интеккәннәр. Ни өчен чиновниклар бу хакта белмиләр, моңа кем гаепле? Гомумән, Иске Кулаткы районындагы ситуациядән чәчләрең үрә торырлык. Көтмәгәндә- уйламаганда, муниципаль район Советы депутатлары отставкага киттеләр, янәсе закон чыгару эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләмиләр. Хәзер инде районда сайлаулар үткәрү өчен 500 мең сум күләмендә акча таләп итәләр. Сайлаулар уздыру максатында бюджеттан акча сорап ятканчы, аларга җиң сызганып эшкә керешергә, район экономикасын аякка бастыру юлларын табарга кирәк,- дип белдерде губернатор.
Өлкәнең сәламәтлек саклау министры Валентина Караулова хәбәр итүенчә, Иске Кулаткы районы нәниләрен түләүсез бирелүче ризык һәм сөт кушылмалары белән тәэмин итү мәсьәләсе шушы көннәрдә генә уңай хәл ителгән — бу максатта өлкә бюджетыннан акча бүленгән. Әлеге мәсьәләне Иске Кулаткы районы башлыгы, үзәк район хастаханәсе баш врачы Артур Кушалаков хәзер даими контрольдә тотачак, дип өстәде министр.
Сергей Морозов 11 июньдә Иске Кулаткы якларына барырга — татар халкының милли бәйрәме — Сабан туенда катнашырга ниятләве турында да хәбәр итте.

 Иске Тогәлбуга халкы суга тилмерә.

Төбәгебез башлыгы Яңа Малыклы районының ике авылын — Иске Төгәлбуга белән Карга Куакны (Вороний Куст) эчә торган су белән тәэмин итү проблемасын да кабыргасы белән куйды. Бу мәсьәләне чишү өчен ни сәбәпле район һәм поселение бюджетыннан акча бүлеп бирелми икән, миңа шунысы аңлашылып бетми, диде С.Морозов.
— 1 мең чамасы кеше яшәгән әлеге ике авыл эчә торган су белән узган гасырның алтмышынчы еллары уртасында сафка бастырылган скважина ярдәмендә тәэмин ителә. Әлбәттә инде, бу скважина таушалып, искереп бетте. Хәзер анда кичектергесез рәвештә ике яңа скважина куярга кирәк. Тиешле документларны әзерләп, өлкәнең энергетика һәм ЖКХ министрлыгына тапшырдык. Якын киләчәктә акча бүлеп бирергә ышандыралар,- диде район администрациясе башлыгы Ильяс Мухутдинов.
— Авыл поселениесе администрациясендә утыручы күп санлы чиновникларга хезмәт хаклары түләргә казнадан ай саен акча табасыз бит. Менә аларның санын бераз киметегез һәм шул акча хисабына Иске Төгәлбуга авылында яңа скважина ясап куегыз. 1 мең кешене суга тилмертергә беребезнең дә хакы юк,- дип өстәде Ульяновск өлкәсе губернаторы.
Киңәшмәдә Ульяновск шәһәре урамнарындагы автомобиль юлларын ремонтлауга, Чардаклы районы Колхозный поселогын һәм Мәләкәс районы Мулловка бистәсен эчә торган су белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр дә җентекләп тикшерелде.

«Өмет» гәҗите тәрҗемәсе

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Шарипов Дамир Исмагилович (тат. Шәрипов Дамир Исмагил улы, лат Şäripov Damir İsmäğil ulı) (р. 25.10. 1931 г. ) почётный гражданин Ульяновской области (1996 г.), ветеран труда, бывший первый секретарь Чердаклинского райкома КПСС, в 1987 - 1991 гг. председатель межнациональной комиссии Совета народных депутатов Ульяновской области, в 2006 - 2008 гг член Общественной палаты Ульяновской области. Награжден: орденами Ленина, Трудового Красного Знамени, Знак Почета, медаль «За трудовую доблесть».
Шарипов Дамир Исмагилович