… Сабантуйга сандугачлар кушылып сайрады — «Өмeт» газeтасы, №24(1170) Житель поселка Ишеевка Сагит Бадретдинов делиться впечатлениями о прошедшем Сабантуе(2. 06. 2012 г.)
Икенче июнь иртәсендә җылымса назлы нурларын сибә-сибә офыктан алсу кояш күтәрелеп килгәндә урман-бакчаларда кошлар тавышы тынып калган сыман тоелды. Гүя, алар, зур бәйрәмдә сайрарга әзерләнеп, коч җыярга туктаганнар. Ә бу вакытта үзара гөлдер-гөлдер сөйләшә-сөйләшә, дәртле елмая-көлә, дистәләрчә, юк, йөзләрчә кешеләр, кайсылары җәяүләп, икенчеләре җиңел машиналарында җилтерәтеп, зур бәйрәм буласы аланлыкка агылды.
Ике ягыннан күккә үрелгән ямь-яшел каеннар полосалары белән кочакланган, өченче ягыннан салмак кына агып ятучы моңсу Зөя ярлары өстенә җәелгән бу аланлык мондый кунакларын үз гомерендә әле өченче тапкыр гына каршылый. Әйе, үзендә әллә ничә милләт вәкилләрен туплаган Ишеевка эшчеләр бистәсе халкы биредә әлегәчә Сабантуйлар үткәрелгәнен хәтерләми. Хәзер инде ошбу олы һәм күркәм бәйрәм Ульяновск районы тарихына язылып баручы традициягә әйләнеп килә шикелле.
…Ишеевканын атлы спорт мәктәбе аланлыгы өстеннән бөтен тирә-юньгә халкыбызның төрледән-төрле җырлары агылды. Берничә мең кешене кабул итәрлек бу табигать кочагы, татарларның борын-борыннан килгән Сабан туе гореф-гадәтләренә тәңгәл китереп, менә дигән иттереп бизәлгән. Бәйрәмгә килүчеләрне чын мәгънәсендә ял иттерү өчен генә шартлар тудырылмаган! Сәнгатьне сөюче олы һәм кече яшьтәге үзешчәннәр, артистлар чыгышына җайлаштырып сәхнәләр корылган. Татарча көрәш, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, гер күтәрү, көянтәләргә элгән су тулы чиләкләр белән йөгерү, багана башына үрмәләү, капчыклар киеп чабу, табактагы катыкка башны чумырып тел белән тимер акча эзләү һәм башка төр кызыклы уеннар буенча ярышулар дисеңме — халык, бер урыннан икенчесенә ашыгып, берсен дэ күрмичә калмаска тырышты. Әйе, аны яраткан спорт төрләреннән булган татар милли көрәше һәм атлар чабышы күбрәк җәлеп итте. Тик шулай да Сабан туе кунакларының күпчелек өлешен сәхнәдән чыгыш ясаучы үзешчәннәр һәм артистлар җыеп алды. Дөресрәк итеп әйткәндә, Сабан туен ачып җибәргәч, үзәк сәхнәдәге микрофон алдына өлкәбез татарларының егерме елдан бирле яратып, ихтирам итеп килгән журналист егете, хәзерге вакытта губернатор һәм өлкә Хөкүмәте башлыгы киңәшчесе
Сабан туе программасын саф татар телендә алып баручы кызга карап, янәшәмдәге танышым Вахит Әхмәтжанов:
— Их, тавышы, малай! Чиш-мәләрдән көмеш сулар агамы!- дип куйды.
— Нәкъ чишмә кызы да инде ул. Телевизордан «Чишмә» тапшы-руларын алып баручы Рамилә Сафина бит,- дип сөйли башлаган иде Фәрзәниясе, Вахиты үпкәләп тә алды, күрәсең.
— Ату белмим, әйтмәсәң,- диде ул, мишәрчәләп.
Әлеге Сабан туеның тагын бер сокланырлык уңышлы ягын әйтми мөмкин түгел. Барлык авыллардан диярлек җыелган халык осталары милләтебезнең мең еллар буена сакланып килгән киемнәрен, чигешләрен, мәдәният һәм сәнгать, йорт җиһазлары һәм бизәнү әйберләрен, уенчыкларны һәм традицион йөзләрчә ашамлыкларны үз куллары белән әзерләп алып килгәннәр.
Татарлар гына түгел, хәтта мордва, чуаш милләтләре вәкилләре дә безнеңчә ясалган бик күп әйберләр китергәннәр. Аланлыкның әллә ничә җирендә төрле күргәзмәләр корганнар иде. Тарихи музейлар диярсең!
Гадәттә, һәр Сабан туеннан соң үзе күрми йә ишетми калучылар:
— Быел кем батырга калды?- дип сорыйлар.
Ульяновск районының үз көрәшчеләре быел да читләрдән җиңдермәделәр. Кечерәк яшьтәге һәм авырлыктагы батырларның исемнәрен бу юлы атап тормыйбыз. Иң көчле һәм сәләтле егетләр — Ранис Абәйдуллов (80 килограммга хәтле) һәм Руслан Сөбханкулов (80 килограммнан авыррак) Сабан туе батырлары исеменә лаек табылды. 17 яшьлек Ранис — Олимпиада резервының физкультура техникумы студенты, татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат. Сабантуй мәйданында ул менә өч ел инде көрәшеп килә. Ун тапкыр төрле районнарда батырга калды. Руслан да үзебезнең Ишеевка егете. Мал-табар хезмәте белән шөгыльләнә.
Әйе, бу кечкенә генә язмада бик күп җирләрдән җыелган халыкның, нәкъ җырда җырланганча, уйнап- көлеп, җырлап-биеп, җаны-тәне белән рәхәтләнеп күңел ачуын, ял итүен сөйләп бетерүе мөмкин түгел. Шунлыктан, сүземне бер эпизод белән тәмамлыйсым килә.
Бер төркем дус-ишләр белән алдарак әйтеп үткән урман полосасы эчендәге каеннар астында тәмләп чәй эчеп утырдык. Шул чакта кошлар тавышларын ишетсәгез иде! Иртән, гүя, ялга туктаган барлык сандугачлар да, Сабан туе өстендә агылган гармуннарга, җыр-моңга кушылып, көне буе сайрадылар да сайрадылар…
Сабантуй в «Прибрежном». Ульяновск. 2012 г.(фоторепортаж и видео)
Сабантуй в Шигирданах(видео)
График сабантуев Ульяновская область2012(фото). Вход строго по калькуляторам
Иске Кулаткы районы Сабантуе(фоторепортаж)
Сабантуй в «Винновской роще» 2012 г.(фоторепортаж и видео)
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.