» Сабантуй в Ульяновском районе 2012 г.(фоторепортаж)Татарские новости Ульяновской области

    Сабантуй в Ульяновском районе 2012 г.(фоторепортаж)



    … Сабантуйга сандугачлар кушылып сайрады — «Өмeт» газeтасы, №24(1170) Житель поселка Ишеевка Сагит Бадретдинов делиться впечатлениями о прошедшем Сабантуе(2. 06. 2012 г.)

    Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ

    Икенче июнь иртәсендә җылымса назлы нурларын сибә-сибә офыктан алсу кояш күтәрелеп килгәндә урман-бакчаларда кошлар тавышы тынып калган сыман тоелды. Гүя, алар, зур бәйрәмдә сайрарга әзерләнеп, коч җыярга туктаганнар. Ә бу вакытта үзара гөлдер-гөлдер сөйләшә-сөйләшә, дәртле елмая-көлә, дистәләрчә, юк, йөзләрчә кешеләр, кайсылары җәяүләп, икенчеләре җиңел машиналарында җилтерәтеп, зур бәйрәм буласы аланлыкка агылды.

    Ике ягыннан күккә үрелгән ямь-яшел каеннар полосалары белән кочакланган, өченче ягыннан салмак кына агып ятучы моңсу Зөя ярлары өстенә җәелгән бу аланлык мондый кунакларын үз гомерендә әле өченче тапкыр гына каршылый. Әйе, үзендә әллә ничә милләт вәкилләрен туплаган Ишеевка эшчеләр бистәсе халкы биредә әлегәчә Сабантуйлар үткәрелгәнен хәтерләми. Хәзер инде ошбу олы һәм күркәм бәйрәм Ульяновск районы тарихына язылып баручы традициягә әйләнеп килә шикелле.

    …Ишеевканын атлы спорт мәктәбе аланлыгы өстеннән бөтен тирә-юньгә халкыбызның төрледән-төрле җырлары агылды. Берничә мең кешене кабул итәрлек бу табигать кочагы, татарларның борын-борыннан килгән Сабан туе гореф-гадәтләренә тәңгәл китереп, менә дигән иттереп бизәлгән. Бәйрәмгә килүчеләрне чын мәгънәсендә ял иттерү өчен генә шартлар тудырылмаган! Сәнгатьне сөюче олы һәм кече яшьтәге үзешчәннәр, артистлар чыгышына җайлаштырып сәхнәләр корылган. Татарча көрәш, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, гер күтәрү, көянтәләргә элгән су тулы чиләкләр белән йөгерү, багана башына үрмәләү, капчыклар киеп чабу, табактагы катыкка башны чумырып тел белән тимер акча эзләү һәм башка төр кызыклы уеннар буенча ярышулар дисеңме — халык, бер урыннан икенчесенә ашыгып, берсен дэ күрмичә калмаска тырышты. Әйе, аны яраткан спорт төрләреннән булган татар милли көрәше һәм атлар чабышы күбрәк җәлеп итте. Тик шулай да Сабан туе кунакларының күпчелек өлешен сәхнәдән чыгыш ясаучы үзешчәннәр һәм артистлар җыеп алды. Дөресрәк итеп әйткәндә, Сабан туен ачып җибәргәч, үзәк сәхнәдәге микрофон алдына өлкәбез татарларының егерме елдан бирле яратып, ихтирам итеп килгән журналист егете, хәзерге вакытта губернатор һәм өлкә Хөкүмәте башлыгы киңәшчесе Рамис Сафин чыгып басуга, аның котлау сүзләрен тыңларга сәхнә алдына меңләп диярлек кеше ябырылды. Аңардан соң милләттәшләребезне күренекле җырчылар Әлфия Рамазаңова, Рамил Айметдинов, Ләйсән Садыйкова, Илдар Насыйров, Римма Мөхәммәтжанова һәм башка яшь талантлар, сихерләгәндәй, үзләренә тартып тордылар.
    Сабан туе программасын саф татар телендә алып баручы кызга карап, янәшәмдәге танышым Вахит Әхмәтжанов:

    — Их, тавышы, малай! Чиш-мәләрдән көмеш сулар агамы!- дип куйды.
    — Нәкъ чишмә кызы да инде ул. Телевизордан «Чишмә» тапшы-руларын алып баручы Рамилә Сафина бит,- дип сөйли башлаган иде Фәрзәниясе, Вахиты үпкәләп тә алды, күрәсең.
    — Ату белмим, әйтмәсәң,- диде ул, мишәрчәләп.
    Әлеге Сабан туеның тагын бер сокланырлык уңышлы ягын әйтми мөмкин түгел. Барлык авыллардан диярлек җыелган халык осталары милләтебезнең мең еллар буена сакланып килгән киемнәрен, чигешләрен, мәдәният һәм сәнгать, йорт җиһазлары һәм бизәнү әйберләрен, уенчыкларны һәм традицион йөзләрчә ашамлыкларны үз куллары белән әзерләп алып килгәннәр.
    Татарлар гына түгел, хәтта мордва, чуаш милләтләре вәкилләре дә безнеңчә ясалган бик күп әйберләр китергәннәр. Аланлыкның әллә ничә җирендә төрле күргәзмәләр корганнар иде. Тарихи музейлар диярсең!
    Гадәттә, һәр Сабан туеннан соң үзе күрми йә ишетми калучылар:
    — Быел кем батырга калды?- дип сорыйлар.
    Ульяновск районының үз көрәшчеләре быел да читләрдән җиңдермәделәр. Кечерәк яшьтәге һәм авырлыктагы батырларның исемнәрен бу юлы атап тормыйбыз. Иң көчле һәм сәләтле егетләр — Ранис Абәйдуллов (80 килограммга хәтле) һәм Руслан Сөбханкулов (80 килограммнан авыррак) Сабан туе батырлары исеменә лаек табылды. 17 яшьлек Ранис — Олимпиада резервының физкультура техникумы студенты, татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат. Сабантуй мәйданында ул менә өч ел инде көрәшеп килә. Ун тапкыр төрле районнарда батырга калды. Руслан да үзебезнең Ишеевка егете. Мал-табар хезмәте белән шөгыльләнә.
    Әйе, бу кечкенә генә язмада бик күп җирләрдән җыелган халыкның, нәкъ җырда җырланганча, уйнап- көлеп, җырлап-биеп, җаны-тәне белән рәхәтләнеп күңел ачуын, ял итүен сөйләп бетерүе мөмкин түгел. Шунлыктан, сүземне бер эпизод белән тәмамлыйсым килә.
    Бер төркем дус-ишләр белән алдарак әйтеп үткән урман полосасы эчендәге каеннар астында тәмләп чәй эчеп утырдык. Шул чакта кошлар тавышларын ишетсәгез иде! Иртән, гүя, ялга туктаган барлык сандугачлар да, Сабан туе өстендә агылган гармуннарга, җыр-моңга кушылып, көне буе сайрадылар да сайрадылар…

    Сабантуй в «Прибрежном». Ульяновск. 2012 г.(фоторепортаж и видео)
    Сабантуй в Шигирданах(видео)
    График сабантуев Ульяновская область2012(фото). Вход строго по калькуляторам
    Иске Кулаткы районы Сабантуе(фоторепортаж)
    Сабантуй в «Винновской роще» 2012 г.(фоторепортаж и видео)

    В Ульяновской области стартовали съёмки телесериала «Пять минут тишины»

    В Ульяновске завершился Кубок города по гонкам на лыжероллерах

    В связи с велогонкой в Ульяновске будет ограничено движение автотранспорта

    В Ульяновске отметят День военно-морского флота

    В ульяновских оздоровительных лагерях стартовала третья смена

    В Ульяновске 93 % учреждений культуры готовы к новому отопительному сезону

    В Ульяновске в связи с ремонтными работами изменится схема движения трамвайных маршрутов № 4 и 22

    Оплата более 30 штрафов ГИБДД не помогла должнику скрыть автомобиль от судебных приставов

    В Засвияжском районе Ульяновска восстановлена подача электроэнергии

    В Ульяновской области 20 социально ориентированных некоммерческих организации стали победителями конкурса субсидий

    В Ульяновской области работает комиссия по пересмотру нормативов накопления ТКО

    Ульяновцев приглашают на бесшумное танцевальное караоке

    VIII Всероссийская творческая передвижная школа-пленэр стартует в Ульяновской области

    В Ульяновской области состоится IX Международный молодёжный форум «ЮрВолга-2019»

    До конца 2019 года финансовую поддержку получат более 300 детей-сирот Ульяновской области

    «УльГЭС» ведет работы по восстановлению электроэнергии в Дальнем Засвияжье

    Минприроды Ульяновской области организует пресс-тур, посвященный новой системе обращения с ТКО

    В Ульяновской области проходят занятия VII детско-юношеской летней киношколы

    На развитие ульяновского здравоохранения выделят дополнительное финансирование

    В Ульяновской области стартуют съемки телесериала «Пять минут тишины»

    Родители ульяновских школьников могут получить помощь на подготовку детей к учебному году

    В Ульяновске пройдут Всероссийские соревнования по велоспорту

    В Ульяновске АО «Авиастар-СП» в День Воздушного флота России откроет двери для всех желающих

    Ульяновцев приглашают на экскурсию по Нижней террасе

    Пожар в жилом доме в Инзе

    В семьях ульяновцев стали чаще рождаться третьи дети

    В Ульяновске на улице Лесной ведется капитальный ремонт тепловых сетей

    Останки бойца Великой Отечественной войны захоронят в Ульяновске

    Приставы в Ульяновске выявлили факт ненадлежащего исполнения судебного решения одной из гостиниц города

    За два года в 23 образовательных учреждениях Ульяновской области будут проведены крупные ремонтные работы

    Порядка 300 тысяч жителей Ульяновской области получат субсидии и другие социальные выплаты до конца этого года

    В Ульяновской области выделены дополнительные средства на развитие транспортной системы

    В 2019 году в Ульяновской области отремонтируют восемь сельских домов культуры

    В рамках нацпроекта «Здравоохранение» в Ульяновской области продолжается обновление медицинских учреждений

    Три района Ульяновской области получили допфинансирование на газификацию

    Рамиле Волгиной выдадут необходимый препарат

    В Ульяновской области продолжат внедрять систему «Безопасный город»

    Порядка 100 молодежных активистов из Китая и России пройдут образовательный курс лидерских компетенций Soft Skills в Ульяновской области

    Правительство рассмотрело изменения в закон о бюджете Ульяновской области на 2019 год.

    Бюджет Ульяновской области на 2019 год увеличен до 61,1 миллиарда рублей

    В рамках реализации нацпроекта «Спорт — норма жизни» в Ульяновске проводится работа по популяризации шахмат

    От ульяновцев принимаются заявки на участие в городском конкурсе творческих проектов

    Экологическая смена откроется в ульяновском детском эколого-биологическом центре

    В 2019 году 2,5 тысячи жителей Ульяновской области смогли получить заключения кардиологов областной клинической больницы после дистанционного исследования

    Ульяновских авторов приглашают к участию в конкурсе

    Ульяновцев приглашают в парк «Молодёжный» на празднование Дня отца

    Дети обрели семью благодаря судебным приставам

    В Ульяновске начался ремонт дворов по федеральному проекту «Формирование комфортной городской среды»

    Ульяновские студенты принимают участие в Российско-китайском Молодежном форуме

    Дорожно-строительные работы в Ульяновской области ведутся в соответствии с графиком

    comments powered by HyperComments