Яндекс.Метрика

Ләйрам-презент: без зур юлга чыгабыз

30 мая, 2012

27 майда “Губернаторский” мәдәният сараенда “Ләйрам” дуэтының «Сездә кала ярты җаныбыз» (С вами остается частичка нашей души…) исемләнгән концерт программасы булып узды. Чара барышында тамашалар залы 95-100 % тулы иде.

Иң ахырда рәхмәтләрен җиткерделәр: Халык мәдәнияте үзәге мөдиренә Елене Сафроновага, үзләренең художество җитәкчесенә, Татарстан атказан артистына Әлфия Рамазановага, Татар мәдәни үзәге коллективына һәм аның җитәкчесенә Рамилә Сафинага һәм губернаторның милли мәсәләләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафинга. Шушы көннәрдә дуэт Казанга җыр юнәлшен дәвам иттереп югары уку йортына керергә исәпли.

«Өмет» газетасы, №22, 1июнь, 2012 ел.

Узган якшәмбедә Ульяновск шәһәренең «Губернаторский» мәдәният сараенда Сембер татар сәхнәсе күгендә яңа гына кабынган яшь йолдызлар — Рамил Айметдинов белән Ләйсән Садыйкованың, шулай ук Татар мәдәнияте үзәге аршында эшләп килүче «Идел» халык җыр ансамбленең йомгаклау концерты гөрләп үтте.

Яшь талантлар Рамил Ай- метдинов һәм Ләйсән Садыйкова үзләренең ифрат та бай эчтәлекле концерт программасын «Сездә кала ярты җаныбыз…» дип очраклы рәвештә генә атамаганнар. Баксаң, тиздән алар яңа, олы юлга аяк басалар икән. Бүген икесе дә Казан шәһәренә барып урнашу хыялы белән яшиләр. Рамил даны еракларга таралган, бик күп атаклы мәдәният хезмәткәрләре әзерләп чыгарган вузга — Казан дәүләт консер¬ваториясенә керергә ниятләсә, Ләй¬сән укуын татарлар башкаласының музыка училищесында дәвам итәргә җыена.
— Билгеле инде, туып үскән җиребездән, әти-әниләребездән, иҗатташ дусларыбыздан аерылып китүе бик тә авыр. Шуңа күрә күңелебез — ярты җаныбыз һәрвакыт алар белән булачак,- диләр алар, моңсуланып.
Рамил һәм Ләйсән киләчәккә уй-ниятләре белән дә уртак¬лаштылар.
— Белем алуыбызны уңышлы гына тәмамлап, зур сәхнәгә чыгу һәм татар дөньясында, ил күләмендә танылу теләге, әлбәттә инде, көчле. Берничә елдан беренче зур концертыбызны, һичшиксез, туып үскән, сәхнәгә тәүге адымнар ясаган шәһәребездә, ягъни Ульяновскида куячакбыз,- дип өстәделәр яшь йолдызларыбыз.
Сәхнәне яңа гына яулый башлаган әлеге җырчыларга залны шыгрым тутырып килгән халык алдында ике сәгатьлек концерт куюы җиңел генә бирелмәгәндер инде. Зур уңышка ирешү — тамашачының эчкерсез мәхәббәтен яулау өчен озын, бормалы вә сикәлтәле юл үтәргә кирәк. Э сәнгать, гомумән, иҗат кешесе өчен янәшәсендә югары белемгә, күпкырлы талантка ия булган укытучысы булуы да мөһим. Бу җәһәттән Рамил Айметдинов белән Ләйсән Садыйкова үзләрен бик тә бәхетле итеп саныйлар. Аларның ифрат та гадел, таләпчән остазлары — мөгаллимнәре бар. Бу — Татарстанның атказанган артист¬касы, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова. Бөтен гомерен сәхнә тормышына багышлаган Әлфия Рәис кызы, нигездә, рус җырларын башкарып үскән Рамилдә татар моңына, милли мәдәния¬тебезгә карата тирән мәхәббәт хисе уята. Алай гына да түгел, мөгаллимә сәләтле шәкертенең йөрәгенә «моң» төшенчәсен салуга ирешә. Ләйсәнне дә сәхнәгә беренче тапкыр нәкъ менә Әлфия апасы җитәкләп чыгара һәм ару-талуны белмичә эшкә керешә, чөнки кызчыкның талантлы бала булуын күңеле белән сизә. Әлбәттә инде, бүген Рамил белән Ләйсән үзләренең остазларына — Әлфия Рамазановага олы рәхмәт сүзләрен юллыйлар.
— Миңа бүген рәхәт тә һәм шул ук вакытта әйтеп бетергесез дәрәҗәдә моңсу да. Талантлы укучыларыма карап хозурланам, ләззәт кичерәм. Ә мәркәзебез Казанга бөтенләйгә күчеп китәргә җыенулары турында уйлап куйсам, ирексездән күз яшьләрем ага башлый. Рамил белән Ләйсәннең мөстәкыйль тормыш юлына басуларына чиксез шатланам. Сәләтле яшьләребез

үсәргә, бары тик алга атларга тиеш. ларның китүе «Идел» халык җыр ансамбле өчен зур югалту булса да, кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Яңа иҗат сезонын зурдан кубып ачып җибәрергә әзерләнәбез. Җыр-моңга гашыйк егет- кызларыбыз бик күп, аларны күрә I белергә, алар белән армый-талмый, вакытны кызганмыйча эшләргә генә кирәк,- ди ТРнын атказанган ( артисткасы Әлфия Рамазанова.
Рамил Айметдинов белән Ләйсән Садыйкова концертта аерым-аерым да, дуэт булып та, «Идел» ансамбленә кушылып та бик оста җырладылар. Күпләргә мәгълүм эстрада җырлары белән беррәттән, берничә татар халык көен дә башкардылар. Милләттәшләребез Татар мәдәнияте үзәгенең солистлары Илдар Насыйров, Руслан Мөхәммәтҗанов, Гөлнара Закирова, Эльвира Әхмәтова репертуарындагы моңлы җырларны да җылы кабул итге. Мәдәният үзәгендә яңа гына тернәкләнеп килүче бию төркеме дә (зәвыклы итеп тегелгән милли костюмнары аеруча сокландырды) ( татар халык биюен гаҗәеп оста башкарып, көчле алкышларга лаек булды. |
Милли бәйрәмнең ахырында ‘ Татар мәдәнияте үзәге җитәкчең Рамилә Сафина яшь йолдызларга чын ихластан рәхмәт әйтеп, уңышлар теләргә ашыкты.
— Киләчәктә сезне зур, дәрәҗәле сәхнәләрдә күреп, болар безнекеләр бит, дип шатланырга язсын. Безнең турыда да онытмагыз, газиз халкыбызга тугрылыклы хезмәт итегез, җыр-моңнарыбызны түкми-чәчми саклагыз,- диде уя, күз яшьләрен сөртеп.
Ульяновск өлкәсе губернаторы¬ның милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рамис Сафин исә «Идел» халык җыр ансамблен (сәнгать җитәкчесе — Әлфия Рамазанова) Ульяновск өлкәсе буенча баш федераль инспектор Владимир ( Козин тарафыннан имзаланган , Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ә Рамил Айметдинов, Ләйсән Садый¬кова, Артем Казанцев (тавыш режиссеры) Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәният .сәясәте , министры Татьяна Мурдасованың ‘ Рәхмәт хатларын алу бәхетенә I ирештеләр.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.




30 май - Ульяновск өлкәсе татарларының I нче корылтае.
Киләсе атнаның чәршәмбесендә, 30 майда, Ульяновск шәһәрендә өлкәбез татарлары вәкилләренең беренче корылтае узачак. Бөтенхалык съезды татар бизнесменнарының «Сембер» клубы, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте, яшьләрнең «Яңа дулкын» иҗтимагый оешмасы, «Ак калфак», «Болгар яңарышы», «Туган тел» милли иҗтимагый хәрәкәтләре һәм башка татар оешмалары инициативасы буенча үткәрелә.

Исегезгә төшереп үтәбез: корылтай - татар милләтенең гомумхалык съезды ул. Әлеге чара милләтләр һәм диннәр арасындагы элемтәләрне ныгытырга, эчке һәм тышкы проблемаларны хәл итүгә, мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне - тынычлык, игелек һәм гаделлек принципларын алга сөрергә булышлык күрсәтәчәк. Төрки халыкларда корылтай үткәрү традициясе 12 нче гасырдан бирле яшәп килә.
Ульяновск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең съезды Россия Федерациясе территориясендә милли традицияләрне саклап калу, толерантлыкны һәм халыклар фасындагы дуслыкны ныгыту, милләтара мөнәсәбәтләрне камилтәштерү һәм татар җәмгыятьләре- 1ең илебез иминлеге хакына эшләүләре мәсьәләсе хакында фикер алышуга багышланачак. Өлкә татарлары )әкилләренең беренче корылтаена Ульяновск губернаторы, өлкә Хөсүмәте әгъзалары һәм Татарстан Ресгубликасы җитәкчеләре чакырулы.
Корылтайны оештыру комитетының чәршәмбе көнне, 23 майда, узган утырышында мөһим чараның программасы расланды. Очрашуны Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов дога белән башлап җибәрәчәк. Аннары Ульяновск •лкәсе һәм Татарстан Республикасы акимиятләре вәкилләренең :ыгышлары көтелә. Сәламләү үзләреннән соң, корылтайны оештыручыларның берсе - «Сембер» бизнес-клубы президенты Радик Гафуров «Ульяновск өлкәсендә татар бизнесының үсеше. Татарстан Республикасы белән экономик хезмәтгәшлек мәсьәләсе» темасын юыртачак. Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов кКчуриннар мәчетен, ягъни Федерация урамындагы 33 нче йортны татар-мөселман халкына кайтару һәм шәһәребездә Җәмигъ мәчете төзү өчен җир участогы үлеп бирү мәсьәләсен күтәреп чыгачак икән. Оештыру комитеты рәисе Радик Гафуров әнә шул хакта хәбәр итте. Аннары «Ак калфак» оешмасы рәисе Асия хаҗия Мөлекова «Татар гаиләсен саклап калу һәм үсеше» темасына уй-фикерләре белән бүлешәчәк. Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин «Ульяновск өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу» темасына тукталырга җыена. «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов чыгышының темасы да билгеле - «Идел Болгарстаны территориясендә студент яшьләр өчен археологик казулар алып бару программасын тормышка ашыру. Идел Болгарстаны тарихы буенча дәреслек булдыру» дип атала ул. Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров исә милли спортның шушы төрен үстерүгә бәйле проблемалар хакында бәян итәчәк. «Туган тел» мәгърифәтчелек оешмасы рәисе урынбасары Айрат Ибраһимов та татар теленең, гомумән, милләтебезнең бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы турында нотык тотарга әзерләнә. Татар яшьләренең «Яңа дулкын» җәмгыяте лидеры Тимур Галеев өлкәбездә татарча радио ачып җибәрү кирәклеге турында сөйләячәк. Чыгышлар тәмамлан-ганнан сон, тамаша залыңда «ирекле микрофон»нар эшләячәк.
Төшке аштан соң, Татарстанның Этнә дәүләт драма театры артистлары корылтай делегатлары игътибарына танылган драматург Туфан Миңнуллинның «Мулла» дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Спектакль 14 сәгать 30 минутта башлана.
Хөрмәтле милләттәшләр! Оештыру комитеты сезне барыгызны да беренче өлкә татар корылтаена чакыра. Корылтай 30 май көнне Ульяновск шәһәренең Татар мә-дәнияте үзәге бинасында (Нариманов пр-ты, 25) үтәчәк. Тел.: 8- 903-337-29-64, 8-908-474-12-26.

Видео с 1го курултая татар Ульяновской области

09:00 - 09:30 - Фойе Центра татарской культуры, регистрация участников, гостей.
09:45 - Площадь ЦТК - Возложение цветов к памятнику болгарского(татарского) поэта-гуманиста XIII века Кул Гали.

10:00-10:05 - Зрительный зал ЦТК - Открытие - Муфтий РДУМ Ульяновской области Сулейманов Саубян-хазрат Юнусович.

10:05-10:15 Приветственное слово Губернатора Ульяновской области Морозова Сергея Ивановича.
10:15-10:30 Приветственное слово Представителя Правительства Республики Татарстан
10.30-10.35 Выступление Президента УОООТБ «Сембер» Гафурова Радика Мансуровича - «Развитие татарского бизнеса в Ульяновской области. Вопросы экономического сотрудничества с Республикой Татарстан»
10.35-10.40 Выступление Муфтия РДУМ Ульяновской области Сулейманов Савбян Юнусович «Вопрос о возвращении мечети на ул. Федерации, 33. Выделение земельного участка под строительство Соборной мечети», «Выделение средств на издание Ульяновской областной мусульманской газеты», «Выделение 20 минут на Ульяновской радиостанции для пятничного Вагаза на татарском и русском языках»
10.40-10.45 Выступление Председателя женского любительского объединения «Ак калфак» - «Проблемы сохранения и развития татарских семей»
10-4510-50 Выступление Председателя родительского комитета лицея №91 с татарским этно-культурным компонентом Ильгизяра Зиатдинова – «Проблемы сохранения национальных школ»
10-5511-00 Выступление Советника Губернатора Ульяновской области по национальным вопросам, Председателя Исполкома Ульяновской областной национально-культурной автономии Рамиса Фаруковича Сафина – «Сохранение татарского языка в школах Ульяновской области» «Перспектива развития школы с татарским этнокультурным компонентом»
11.00-11.05 Выступление Председателя Совета Ульяновской городской просветительской общественной организации «Булгарское возрождение» Богданова Шевкида Медихатовича – «Реализация программы археологических раскопок для студенческой молодежи на территории Волжской Булгарии», «Создание учебника по истории Волжской Булгарии»
11.05-11.10 Выступление Президента Федерации по татарской борьбе «Куреш» Зяббарова Фаниса Хатыповича- «Проблемы развития татарской борьбы Куреш»
11.10-11.15 Выступление Председателя УОТМОО «Яна дулкын» Галлеева Тимура Равилевича – «Перспективы развития татарского радио в Ульяновской области»
11.15-11.20 Выступление заместителя Председателя Ульяновского областного татаро-башкирского общественного движения «Туган тел» Айрата Ибрагимова
11.20-12-45 Свободный Микрофон.
12.45 Закрытие пленарного заседания, чтение резолюции
13.00-14.30 Столовая СОШ № 28, (доставка на автобусах) Обед
14.30- 16.30 Зрительный зал Центра татарской культуры Показ спектакля «Мулла» Атнинский государственный драматический театр (Республика Татарстан, Атнинский р-н, с. Большая Атня)
16.30 Отъезд участников
Программа ульяновского областного курултая татарского народа