Яндекс.Метрика

Резедә Хәйруллина:Татар теленең киләчәк язмышы өметлеме? — «Өмет» газетасы, №14(1160)

16 мая, 2012
Туган тел! 
Синдә -шатлык җиңеллеге, 
Кайгылар авырлыгы. 
Ата-бабам батырлыгы, 
Аналар сабырлыгы. (3. Насыйбуллин) 

Тел — халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та,милләт тә югала. Туган телеңне кадерләп саклау,үстерү,аның матурлыгы,сафлыгы өчен көрәшү — һәр кешенең изге бурычы. Ә ни өчен кешеләр шундый матур, бай, ягымлы татар телләре булып торып та,русча сөйләшергә тырышалар соң әле? Телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта. Бүгенге көндә татар авылларындагы мәктәпләр ябыла.Минемчә, татар мәктәпләрен ябу-татар телен бетерү ул. Шулай ук,хәзер бик сирәге татар телен саклап калырга тырыша. Нигә соң? Балаларның, яшьләрнең туган телгә салкын каравына,битарафлыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшуендә ата-аналарның,бигрәк тә аналарның гаебе зур дияр идем.Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен,ул нигездә бала-чакта,гаиләдә алган тәрбияне,гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. Риза Фәхретдиннең шундый сүзләре бар: “Бала-чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Ата-ананың бурычы — баланы ашатып-эчертеп,киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел.Алар аңа яхшы тәрбия бирергә дә бурычлы.Минемчә, бала күңелендә туган телгә карата булган мәхәббәтне әни кеше уятырга тиеш. Бала ана теле белән бишек җыры аша таныша башлый. Хәзер әниләр балаларына нинди телдә, нинди бишек җырлары җырлыйлар икән соң? Әниләр(район,шәһәр җирендә аеруча) балаларының телен “мама”, “папа” сүзе белән ачтырталар. Имеш, урыс теленә өйрәнә торсын. Теле “мама”, ”папа” дип ачылган балада татар теленә карата мәхәббәт, хөрмәт булырмы икән? Хәтта чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә туган телне безгә караганда да хөрмәт итә төшәләр. Туган телләрендә сөләшүләре, татар булулары белән горурланалар, ә бездә татар булып торып, төрле конференцияләрдә татарларга урыс телендә доклад укыйлар. Болай барса Г.Исхакый искәрткән “инкыйразга” да күп калмый. Бүгенге көндә тел һәм милләт сагында торучы төп көчләрнең берсе булып татар теле укытучылары тора. Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип аның туган телен саныйм. Ул кешенең дөньяга килгән минутыннан алып соңгы сулышына кадәр янәшә.Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә булырга тиеш, ә безнең туган телебез-татар теле. 1992 нче елның 8 июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы законын кабул итте. Бу закон буенча татар теле рус теле белән бертигез кабул ителергә тиеш була. Ләкин чынлап та шулаймы икән соң бу? Нишләп бердәм дәүләт имтихан заданияләре ике экземплярда түгел, бары тик урыс телендә генә? 2011 нче елда Ульян өлкәсендә татар теле һәм әдәбият укытучыларының I өлкә съезды узды. Шушы съезд барышында татар теленең язмышы, милләт язмышы турында төрле фикер алышулар үтте.Бу чарадан соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: татар теле хәзерге заманада бик авыр хәлдә тора, аны ничек тә булса үстерергә, күтәрергә кирәк. Татар телебез милләтебезнең төп күрсәткече булып тора. Татар теле яшәсә, милләтебез дә яшәр. Безнең матур татар телебез үзенең гореф-гадәтләре, әсәрләре белән хөрмәт ителә башлар,үсәр,татар милләтебез тагын да күбәер дип ошанып калам. 

Ульяновск дәүләт педагогия университетындагы милли бүлекнең 1 нче курс студенткасы Резеда Хәйрүллина.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Уважаемый болельщик, почти год назад в Екатеринбурге наши футболисты начали свой путь к Кубку России, и совсем скоро, 9 мая, «Рубину» предстоит вернуться в этот город и сразиться в финале с московским «Динамо» за право обладания титулом! Для любого болельщика быть рядом с командой в таком матче, и поддерживать ее, пожалуй, самое главное и важное, что может быть. Поэтому для Вас, футбольный клуб «Рубин» вместе с бизнес-клубом Сембер и Татарским молодежным центром города Ульяновска организует выезд на финальный матч Кубка России в Екатеринбург. Информация для всех участников и желающих ехать на матч "Рубин - Динамо" в Екатеринбург: проезд бесплатный, . Отъед на комфортабельном автобусе Хёндай. рано утром 8 мая в 1200, пребытие в ЕКБ - утро 9 мая.начало матча 15 00 по Москве. отъезд 23.00 по местному времени. Прибытие 10 мая вечером. Мест осталось мало - звоните. 89023554366
http://vk.com/rubin_dinamo
на матч «Рубин — Динамо» в Екатеринбург