Яндекс.Метрика

Этот день Победы — Симбирский каталог(видео)

10 мая, 2012

Сугыш һәм хезмәт каһарманнарын хөрмәтләделәр — «Өмет» газетасы, №19(1165)

1 май — Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Ульяновск өлкә татар милли-мэдәни втономиясе җитәкчелеге төбәгебезнең сугыш 1әм хезмәт ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, силли хәрәкәт активистларын теплоход белән 1дел елгасы буйлап сәяхәткә алып чыкты. Шәһәребезнең танылган эшмәкәре — Сембер» бизнес-клубы әгъзасы Марат Ирфан улы Якупов ярдәмендә оештырылган әлеге чарада алтмыштан артык милләтәшебез катнашты.

Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, мохтарият рәисе Рамис Сафин сугыш каһараманнарын төбәгебез башлыгы Сергей Иванович Морозов исеменнән сәламләп, иң изге, иң саф теләкләрен юллады.

— Бүген иртән өлкәбез мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов белән бергә Мәләкэс районы Сабакаево авылында булып кайттык әле. Шушы авыл зиратында җитмеш ел үткәннән соң Смоленск шәһәсерендә эзтабарлар отряды арафыннан табылган милләттәшебез Минәхмәд Сафинның мәетен алып кайтып җирләделәр. Кызганычка каршы, Минәхмәд аганың карчыгы Гакилә апа да фанилыктан бакыйлыкка күчәргә өлгергән.

Югыйсә, ул соңгы сулышына кадәр иренең кайтуын көткән. Балалары да якты дөньяда юк инде. Мәрхүмне соңгы юлга оныклары һәм оныкчыклары озаттылар,- диде Рамис Фарук улы.
Бөтен гомерен хәрби хезмәткә, ягъни офицерлар әзерләүгә багышлаган күренекле милләттәшебез — Ульяновскиның Заволжье район администрациясе башлыгы урынбасары Наил Юмагулов исә совет солдатларының яу кырында күрсәткән батырлык үрнәкләренә соклануын белдерде. Э тылда икмәк үстергән, көне-төне завод- фабрикалардан кайтып кермәгән хатын-кызлар, яшүсмерләр алдында түбәнчелек белән башымны иясем килә, диде Наил Хәсән улы.
Утлар-сулар кичкән тагын бер милләттәшебез — полковник Марсель Габитов Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисе Борис Иванович Зотовның эчкерсез тәбрик сүзләрен ирештерде.

Ульяновск өлкәсе
мөселманнарының региональ дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләймановнын чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.
— Мин үзем дә сугыш чоры баласы — 1941 елның маенда дөньяга килгәнмен. Безнең буын вәкилләренә ачлык-ялан¬гачлыкны, ятимлекне, юклыкны җитәрлек татырга, михнәт- газапларны бик күп күрергә туры килде. Шуңа да карамастан, сынмадык-сыгылмадык, аякка бастык, укырга, дин юлыннан барырга, газиз Ватаныбызга тугрылыклы хезмәт итәргә омтылдык. Туган илне, Ватанны ярату, дошманнардан саклау — иманның яртысы ул, ди үзенең хәдисендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм,- диде төбәгебез мөфтие.

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган мөселман кардәшләребезнен, барлык шәһитләрнең рух- шәрифләрен шатландырып, Коръән-Кәримнән сүрә яңгыратты. Каһарманнарыбызның авыр туфраклары җиңел, ә урыннары җәннәтнең түрләрендә булыр, иншалла, диде ул.
Сугыш чорының тагын бер газиз баласы — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп китаплар авторы Иделбикә очрашуда катнашучыларны ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә
багышланган ифрат та тирән эчтәлекле шигырьләре белән сөендерде. Ә Сембер татар сәхнәсе йолдызы Розалия Матросова якташыбыз фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайскийның иҗат җимешләре белән таныштырып үтте.
Төгәл ике сәгатькә сузылган сәяхәтнең концерт программасы да гаҗәеп дәрәҗәдә эчтәлекле итеп төзелгән иде. Улья-новскиның Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары — «Мирас» һәм «Чәкчәк» ансамбльләре (сәнгать җитәкчесе — Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова) өлкән буын вәкилләрен кабатланмас яшьлек, мәхәббәт, сөю-сәгадәт һәм, әлбәттә инде, сугыш темасына багышланган җырлары белән шатландырдылар. Истәлекле очрашуны мәдәният үзәге белгече Лилия Кәримова искиткеч оста алып барды. Ул бәйрәмдә катнашучы һәрбер милләттәшебезнең күңелен күрергә, һәркайсына карата матур сүзләр табарга тырышты.

И.ИНСАФОВ.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Уважаемый болельщик, почти год назад в Екатеринбурге наши футболисты начали свой путь к Кубку России, и совсем скоро, 9 мая, «Рубину» предстоит вернуться в этот город и сразиться в финале с московским «Динамо» за право обладания титулом! Для любого болельщика быть рядом с командой в таком матче, и поддерживать ее, пожалуй, самое главное и важное, что может быть. Поэтому для Вас, футбольный клуб «Рубин» вместе с бизнес-клубом Сембер и Татарским молодежным центром города Ульяновска организует выезд на финальный матч Кубка России в Екатеринбург. Информация для всех участников и желающих ехать на матч "Рубин - Динамо" в Екатеринбург: проезд бесплатный, . Отъед на комфортабельном автобусе Хёндай. рано утром 8 мая в 1200, пребытие в ЕКБ - утро 9 мая.начало матча 15 00 по Москве. отъезд 23.00 по местному времени. Прибытие 10 мая вечером. Мест осталось мало - звоните. 89023554366
http://vk.com/rubin_dinamo
на матч «Рубин — Динамо» в Екатеринбург