Яндекс.Метрика

Бәйрәмгә әзерләнәбез

8 мая, 2012

Бөек Җиңү көне уңаеннан быел өлкәдә беренче тапкыр «45тән хат…» («Письмо из 45- го…) дип исемләнгән акция узачак. 40 нчы еллар формасын кигән «хәрби почтальон» сугыш чорындагы мотоцикл белән шәһәр халкын бәйрәм итү урыннарына илтеп куячак, шулай ук ул ветераннарга рәхмәт сүзләре язылган «Җиңү хатлары»н да («Письма Побе- ды») тапшырачак икән.
6-8 майда Бөек Ватан су-гышында Җиңүнең 67 ел¬лыгына багышлап төбәгебездә 180нән артык чара оештыру күздә тотыла. 6 майда Улья- новскиның барлык район-нарында да «Хәтер эстафета¬сына старт биреләчәк. Бөек Ватан сугышында һәлак бул¬ганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында митинг- реквиемнар, чәчәк кую танта¬налары, балалар һәм яшьләрнең сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулары узачак. Әлеге эстафета «Идел елгасы — Җиңүнең чиге!» («Волга
— рубеж Победы!» дип аталган акция белән тәмамланачак.
9 май көнне Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында митинг-реквием һәм Ульяновск гарнизоны махсус подразделе- ниелэренен чыгышлары көтелә. Олуг бәйрәмгә җыелган халыкны Ульяновск өлкә губернаторы Сергей Иванович Морозов сәламләячәк. Шушы мәйданда быел беренче тапкыр «Без — Җиңүнең варислары» («Мы — наследники Победы») дип исемләнгән акция узачак. Обелиск янындагы сәхнәдән һәм Мәңгелек ут янында Ульяновск өлкәсенең Хәтер китабында урын алган 1,5 мең якташыбызның фамилияләре яңгыраячак. Аннары бәйрәм кунакларын «Без — Җиңүнең оныкчыклары» («Мы — правнуки Победы») дип аталган концерт программасы көтә. Дәһшәтле сугышны үз күзләре белән күргән ветеран¬нар колоннасы «УАЗ-Патриот» автомобильләрендә һәм авто-бусларда шәһәребезнең үзәк урамнары буйлап (Җиңүнең 30 еллыгы мәйданы-Гончаров урамы-Ленин урамы-Ленин мәйданы) узачак. Э Ленин мәйданында сугыш каһарманнары өчен «Җиңүчеләр мәйданы» («Площадь Победителей») дип исемләнгән бай эчтәлекле кон-церт программасы әзерлиләр. Экспланадада көне буе кыр кухнясы (карабодай боткасы белән сыйларга ышандыралар) һәм хәрби техника үрнәкләре күргәзмәсе (монысы инде күб¬рәк бала-чаганы кызыксынды¬ра) эшләячәк. Кич белән Ленин мәйданында Ульяновскиның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Э 22 сәгатьтә концерт программасы Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында бәйрәм фейерверкы, ягъни Җиңү салюты белән төгәлләнәчәк.

Зур Чирекле каһарманы

Хөрмәтле авылдашыбыз — Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Абдулахат Хәлиулла улы Бога- повның гыйбрәтле, күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы белән сезне дә таныштырырга ашыгабыз.
Абдулахат Хәлиулла улы ифрат та катлаулы чорда — 1924 елның 24 январенда дөньяга аваз сала. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә — алты ир һәм бер кыз туганы белән бергә тәгәрәп уйнап үсә.
Җиде яше тулгач, Абдулахат авыл мәктәбенә укырга керә. Эмма гыйлем серләрен озак үзләштерергә насыйп итми. Бишенче классны бетергәннән сон, әтисенең кулы арасына керә, ягъни хуҗалык эшләрендә ярдәм итә башлый. Унөч яшьлек малай ишле гаиләне туен-дыру өчен авыр хезмәт башкарырга, көне-төне тир түгәргә мәҗбүр була.
Фашист гаскәрләре Советлар иленә явызларча бәреп кергәндә аңа нибары унҗиде яшь тулган була. 1942 елның июнь аенда Абдулахат Хәлиулла улы Бога- повны данлыклы Совет Армиясе сафларына чакыралар. Татищево шәһәрендә урнашкан танк училищесында әзерлек курслары үткәннән соң, мыегы яна гына чыгып килгән авылдашыбызны фронтка — ерак Карпат таулары якларына озаталар. Яу кырында аңа бик күп нәрсәне күрергә, үз җилкәсендә татырга, кем әйтмешли, утлар да, сулар да кичәргә туры килә. Кайгы-хәсрәт тә, әрнү- сызланулар да, югалтулар да бик күп булды, ди фронтовик, яшьлек хатирәләрен яңартып.
1943 елның ноябрь аенда Абдулахат Хәлиулла улы көчле бомбежка астында кала. Нәтиҗәдә, дошман кыйпылчыгы аның ба¬шын, яңагын һәм сул кулын каты яралый. Сугышчан дуслары конту¬зияләнгән авылдашыбызны авыр хәлдә медсанчастькә озаталар. Ал- лаһының ярдәме белән фронт та-библары аны аякка бастыруга ире-шәләр. Медсанчастьтән аны Гру-зиянең Гуруджан шәһәренә, хәрби госпитальгә дәвалану курсы узарга юнәлтәләр. Яралы авылдашыбыз анда бер елга якын, төгәлрәге, тугыз ай ята. Шуннан соң Абдулахат Хәлиулла улын комиссовать итеп һәм икенче группа инвалидлык биреп туган якларына кайтарып җибәрәләр. Бер солдатның өебезгә кадәр озата кайтканын бүгенгедәй яхшы хәтерлим, ди ул.
Безнең Зур Чирекле урта мәк-тәбе каршында эшләп килүче туган якны өйрәнү музее активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулахат Хәлиулла улы Богапов белән һәр очрашуны зур түзем-
сезлек белән көтеп алалар. Хәзерге вакытта безнең музейда мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән ике ядкарь — «2010 елда ветеран белән очрашу» дип аталган диск һәм шулай ук 2011 елгы альбом саклана. Җиденче сыйныф укучылары менә өченче ел рәттән инде мөхтәрәм ветеранга шефлык ярдәме күрсәтеп киләләр. Алар Абдулахат абый яшәгән йортны Кызыл Йолдыз белән бизәделәр. Э каһарманның дәһшәтле, авыр елларга бәйле истәлекләрен, күңел хатирәләрен балалар һәрвакытта да зур кызыксыну белән, хәтта сулыш алырга да базмыйча тыңлап утыралар. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ветеран белән очрашулар яшь буын вәкилләренең патриотик хисләрен уятып җибәрә, туган илебез, газиз Ватаныбыз тарихын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге тудыра, шулай ук сугыш кырында ятып калучыларга һәм җиңү яулап кайтучыларга карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә.

Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Абдулахат Хәлиулла улы иртәгәсе көнгә зур өметяңалыклар белән җитди рәвештә кызыксына һәм 9 май — Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен зарыгып көтеп ала. Без аны ихлас йөрәктән шушы шатлык-сөенечле бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм хәерле озын гомер, нык исәнлек һәм, әлбәттә инде, яшь буын вәкилләре белән яңадан-яңа очрашулар насыйп итүен теләп калабыз.

Галия МАВЛЮТОВА, Зур Чирекле урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.
Николаевка районы.

ышаныч белән карый, тормыш,

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Уважаемый болельщик, почти год назад в Екатеринбурге наши футболисты начали свой путь к Кубку России, и совсем скоро, 9 мая, «Рубину» предстоит вернуться в этот город и сразиться в финале с московским «Динамо» за право обладания титулом! Для любого болельщика быть рядом с командой в таком матче, и поддерживать ее, пожалуй, самое главное и важное, что может быть. Поэтому для Вас, футбольный клуб «Рубин» вместе с бизнес-клубом Сембер и Татарским молодежным центром города Ульяновска организует выезд на финальный матч Кубка России в Екатеринбург. Информация для всех участников и желающих ехать на матч "Рубин - Динамо" в Екатеринбург: проезд бесплатный, . Отъед на комфортабельном автобусе Хёндай. рано утром 8 мая в 1200, пребытие в ЕКБ - утро 9 мая.начало матча 15 00 по Москве. отъезд 23.00 по местному времени. Прибытие 10 мая вечером. Мест осталось мало - звоните. 89023554366
http://vk.com/rubin_dinamo
на матч «Рубин — Динамо» в Екатеринбург