Яндекс.Метрика

Презентация книги писателя Флориса Галимьянова «Тик син диеп»(«Только ты»)- фото

22 апреля, 2012
В стихах, написанных автором пронизана любовь к своей родной земле, ставшемому родным Ульяновску и своим родителям. Презентация прошла в 17й библиотеке Ульяновска. Подготовила и вела встречу Гульфия Самигуллина. На презентации выступили местные татарские писатели и деятели культуры.

Туган ягына мәдхия җырлаучы — «Өмет» газетасы, №18(1164)

Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәһәренең 17 нче санлы китапханәсендә җирле каләм остасы Флорис Галимьяновның «Тик син генә» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын укучыларга тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Әдәби-музыкаль кичәгә җыел¬ган милләттәшләребезне беренче булып «Тик син генә» китабының редакторы Исхак Хәлимов сәламләде. Ул яңа гына табадан төшкән җыентыкның авторы Флорис Галимьяновны газиз туган ягына мәдхия җырлаучы дип атады. Китапта урын алган иҗат җимешләренең күпчелек өлешендә Урал якларының гүзәл табигате, күркәм кешеләре тасвирлана, диде ул. Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов китап авторын мохтариятнең Рәхмәт хаты белән бүләкләп, гаҗәеп тирән эчтәлекле шигырьләрен яңгыратты. Рифгать Фазулла улы якын киләчәктә «Сембер язлары» әдәби альманахының чираттагы чыгарылышын нәшер итү һәм төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучыларның зур җыелышын уздыру тәкъдиме белән дә чыкты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкәсенең татар язучылары бер¬ләшмәсе җитәкчесе Равил Шәфигуллин исә «Өмет» газетасы редакциясенә рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Яраткан «Өмет»ебез һәркайсыбызны, шул исәптән Флорис Галимьяновны да әдәбият мәйданына чыгарды, киң катлам халыкка танытты, диде Мәләкәс шагыйре. Бай эчтәлекле шигырьләрендәге һәр сүзе чын ихластан, күңел түреннән чыккан, тормышның үзеннән алынган, дип өстәде ул, Флорис әфәнденең иҗатын бәяләп. Сембер шагыйрәсе — С.Урайский, Г.Кандалый һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Иделбикә дә «Тик син генә» авторының күп кырлы иҗатын югары бәяләде. Барыбызның да остазлары — мәрхүм Галимҗан абый Насыйров белән Котдус ага Сафиуллин да Флорисы- бызның уңышларына чиксез сөенерләр иде, дип белдерде ул. Тәҗрибәле шагыйрь Зөфәр Батыровның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.
— Каләмдәшем Флорис — лирик шагыйрь, ә мин күбрәге сатира һәм юмор әсәрләре белән мавыгам. Шунысына аеруча сөенәм: күренекле композиторлар аның шигырьләренә җырлар иҗат иттеләр, хәзер аларны эстрада йолдызлары Фидан Гафаров белән Алсу Хисамиева башкара,- диде ул.
«Сембер язлары» альманахы авторларының берсе — Иркәм Хәйретдинов якын арада 91 нче санлы татар лицеенда җирле татар язучылары һәм шагыйрьләре катна¬шында кичә оештырырга тәкъдим итеп, музыкаль сәламен ирештерде.
Укытучыларның белемен күтәрү институты мөгаллимәсе Наҗия Нурмөхәммәтова исә татар зыялы¬ларын, иҗат әһелләрен чакырып, күркәм очрашулар оештырган өчен 17 нче китапханәнең татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Сәмигуллинага рәхмәт сүзләрен юллады. Шәһәрнең мәдәният идарәсе һәм өлкә татар автономиясе Гөлфия Вазых кызын дәүләт бүләгенә тәкъдим итү хакында тирәнтен уйлап карасыннар иде, диде танылган мөгаллимә.
Әдәби-музыкаль кичәдә Флорис Галимьянов тамашачыны үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте, шулай ук җыентыкта басылган шигырьләрен дә яңгыратты.
— Беренче шигырем 13 яшемдә вакытта үзебезнең районның «Коммунизм» газетасында дөнья күрде. Ә 1962 елда иҗат җимешемне Уфаның «Кызыл таң»ында бастырып чыгару бәхетенә ирештем. Ульяновскига күчеп килгәч, сигез ел дәвамында «Чулпан» халык ансамблендә конферансье — алып баручы булып эшләргә насыйп итте. Соңгы егерме ике елда үзебез¬нең «Өмет» белән хезмәттәшлек итүемә чиксез татмын, бу газетада миңа урын һәрвакытта да түрдән,- диде Флорис әфәнде, канәгатьлек хисе кичереп.
Флорис Галимьяновның «Тик син генә» дип аталган җыентыгын презентацияләү кичәсенең концерт программасы да милләттәшләребез күңеленә хуш килерлек итеп төзелгән иде. Сембер татар сәхнәсе йолдызы Зөлфия Мусеева, Татар мәдәнияте үзәгенең «Кыңгыраулар» балалар ансамбле (сәнгать җитәкчесе — Гөлнара Тарасова), шәһәребезнең танылган гармун осталары Рафаэль Мостафин һәм Иршат Аббасов халкыбызның моңлы җырларын бүләк иттеләр.

И.ИНСАФОВ.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.




7 раз в Ульяновске проходит рок-фестиваль "Бочка". Начавшийся как фестиваль студенческих групп, сейчас он превратился в настоящий праздник регионального масштаба для почитателей рок-музыки. Одиннацать групп, предавлющих самые разные направления рок-музыки на 2х сценах всласть повеселили зрителей. Разумеется, на таких мероприятиях нужно побывать самолично, но все же в сюжете "Симбиского каталога" журналисты попытались передать небольшой кусочек той атмосферы. Шпи-шпи.
«Бочка 2012»: рок над Волгой прогремел