Яндекс.Метрика

Буинцы в Ульяновске впервые собрались(фото)

11 апреля, 2012

7 апреля в Центре татарской культуры Ульяновской области состоялось первое собрание Буинского землячества в Ульяновске. В фойе организована выставка. Культурную программу представили коллективы Буинского района. В числе выступавших были глава администрации Буинского района Татарстана Рафаэль Абузяров, советник губернатора Ульяновской области Рамис Сафин, Лауреат Государственной премии РФ(2005 г.), поэт Ренат Харис, руководитель землячества Рафаэль Низамутдинов(заместитель председателя регионального Духовного управления мусульман Ульяновской области). Так же среди присутствовавших и выступавих были певец Фирзар Муртазин, председатель ГТРК «Татарстан» Фирдус Гималтдинов и др.

Буа районы үзешчәннәре — Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә

Ульяновск татар автономиясе шәһәребездә Татарстан Республикасының Буа районында туып үскән һәм хәзерге вакытта безнең төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең якташлар җәмгыятен (землячество) булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Әлеге җәмгыятьнең беренче җыелышы иртәгә, 7 апрельдә, Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Шул уңайдан без Буа районының якташлар җәмгыятен оештыру комитеты рәисе Рафаэль Нәҗметдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Ә җәмгыятьнең җитәкчесе итеп кемне сайлап куярга җыенасыз?
— Әлеге җаваплы Вазыйфаны якташларым миңа йөкләргә карар кылдылар. Шундый зур ышаныч белдерүләре өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Җәмгыятьнең советына исә унбиш милләттәшебез керәчәк.- Рафаэль Әминович, якташлар җәмгыятен булдыруның төп максаты нидән гыйбарәт?
— Ут күршебез Татарстанның Буа районы авылларында туып үскән һәм язмышларын Ульяновск өлкәсе белән бәйләгән милләттәшләребезне очраштыру, таныштыру, аралаштыру теләге ифрат та көчле. Якташлар җәмгыятен булдырып, без төрле чаралар оештырырга, ял сәгатьләрен бергәләп үткәрергә, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, шатлык-сөенечләрне дә, борчуларны да бүлешеп яшәргә ниятлибез. Әлбәттә инде, өлкә татар автономиясе җитәкчелегендә, канаты астында эш итәчәкбез.
— Якташлар җәмгыятенең мәгълүмат базасында күпме кеше теркәлергә өлгерде инде?

— Ульяновскида буалыларның якташлар җәмгыятен оештырырга җыенуыбыз хакында «Өмет» газетасында берничә тапкыр белдерү басылып чыкканнан соң, йөздән артык кеше минем белән элемтәгә керде. 22 февральдә — Ватанны саклаучылар көне алдыннан Федерация урамындагы мәчеттә алар белән очрашу да уздырдык инде. Якташлар җәмгыяте эшчәнлегендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең күпчелек өлешен зыялы шәхесләребез тәшкил итә. Араларында врачлар да, бизнесменнар да, галимнәр дә бар. Фидакарь хезмәтләре, актив тормыш позицияләре белән абруй казанган мөхтәрәм милләттәшләребезне — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Әнвәр Гомәр улы Галиакберовны, Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенең бүлек мөдире, Россия Федерациясенең атказанган врачы Илдус Изах улы Гумеровны, Ульяновск шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү больницасының данлыклы табибы Сәйдәш Миргасим улы Шамсутдиновны, «Роспотребнадзор»ның Ульяновск өлкәсе буенча идарәсендә җаваплы вазыйфа башкаручы Диләрә ханым Хәкимованы, Ульяновскиның профессиональ-педагогик колледжы директоры Әсхать Мингасим улы Рахимовны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Шулай ук 91 нче санлы татар лицееның ата- аналар комитеты рәисе, эшмәкәр һәм иганәче Илгизәр Зиатдиновны, кафе хуҗабикәсе Миләүшә Багаутдинованы, Ульяновскиның төзелеш техникумы мөгаллимәсе Дания Сәйфетдинованы, өлкәбез татар яшьләренең «Яңа дулкын» оешмасын әйдәп баручы Марат Хәйруллинны, дин эшләре белән шөгыльләнүче Ирек хәзрәт Шәйдуллинны, өлкә үзәгенең төрле хастаханәләрендә хезмәт куючы Мөнир Хәсәнҗановны, Сания Кутузованы, Рөстәм Латыйповны, бизнесменнар Фәиз Сафинны, Рамис Хәйруллинны, «Авиастар» ширкатенең капиталь төзелеш буенча баш инженеры урынбасары Әсрар Вәлиевны да телгә алып үтәсем килә. Әлеге булдыклы ир-егетләребез һәм гүзәл затларыбыз Буа төбәгенең чишмә суларын эчеп, болыннарында тәгәрәп уйнап үскәннәр, мәктәптә белем алганнар, ә бәхет чыганагын Ульяновск җирендә тапканнар.
Республикасының Буа муниципаль район хакимияте башлыгы Рафаил Хаҗи улы Абузәровның, «Татагропромстройсервис» берләшмәсе генераль директоры Ирек Мөнир улы Закировның, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Идел-пресс» нәшрияты генераль директоры Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗановнын Һәм Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, татар автономиясе рәисе Рамис Сафинның чыгышлары көтелә. Ә концерт программасында Буа дәүләт сатңра театры директоры, «ТНВ» телеканалының «Елмай» тапшыруы җитәкчесе Раил Садриев һәм Буа район мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары катнашачак. Якташларыбызны, барлык милләттәшләребезне дә әлеге бәйрәмгә чакырабыз. Керү — түләүсез. Башлана — кичке сәгать биштә. Рәхим итегез, дуслар!

И.ХАСИБОВ.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.



Галеев Тимур Равилевич(тат. Галиев Тимур Равил улы, tat. Ğaliyıv Timur Rawıyl ulı). 21.06.1987 г. Родился и вырос в р. п. Старая Кулатка Ульяновской области, там же закончил общеобразовательную школу. с 2004 -2009 года получил 2 высших образования.Так же обучался в Высшей школе управления (г. Москва), в рамках проекта Стань Лидером. Не женат. В татарском молодежном движении с 2007 года, с 2011 г. вице-президент, с 31.03. 2012  г. президента УОТМОО "Яна Дулкын". Помощником депутата ЗСО и член молодежного парламента
Галиев Тимур Равил улы




Аюпов Ферид Шакирович (тат. Әюпов Фәрит Шакир улы, лат. Äyupov Färit Şakir ulı, ар. ﺋﻪﯿوﭘِوُۋ ﻓﻪﺭﻳﺖ ﺷﺎﻜﻳﺭ ِﺋوﻟئِ)
(р. 21.09.1965 г в с. Чкаловское Чкаловского района Чувашской АССР). Окончил строительный факультет ЧГУ имени И. Н. Ульянова. Работал инженером-строителем колхоза, завотделом Батыревского райкома ВЛКСМ, инструктором, а затем замруководителя агитпоезда Центрального Комитета  ВЛКСМ «Ленинский комсомол», директором ООО «Молодость».
С марта 2000 года — директор ООО ФСК «Симбирский дом». В настоящее время — Президент Группы компаний «Симбирский дом», президент благотворительного фонда "Сембер".
экс-Президент бизнес-клуба «Сембер», экс-cоветник губернатора Ульяновской области, кандидат экономических наук, член-корреспондент Российской Академии естественных наук(РАЕН). Женат, воспитывает троих детей

Аюпов Ферид Шакирович