» Сембердә НАТога каршы чара үтте — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Сембердә НАТога каршы чара үтте — Азатлык радиосы



    7 апрельдә Сембердә “Воля” фиркасе НАТОга каршы халык йөреше һәм митинг оештырды.

    Чара алдыннан һәр фатирга диярлек “Русиядә НАТОга урын юк!” дигән листовкалар таратылды. “Воля” дип аталган яңа оешма тараткан листовкадан берничә өзек:

    “НАТО эзлекле рәвештә Русия чикләренә якыная: Африкадан – Якын Көнчыгышка, Ливиядән – Иранга, Сүриягә. Анда, һичшиксез, сугыш булачак. Аларны үз кулына төшергәч, НАТО Русия янәшәсендә калачак. Иң башта АКШ белән Израилнең Иранга һөҗүме көтелә. Ә бу Кавказдагы хәлләрне катлауландыра ала. Димәк, янә безнең үк солдатларның каны түгеләчәк”.

    “Ерак Көнчыгышта да безнең илнең хәлләре мөшкел. Кытай белән Русия арасында чикләр сизелми дә: безнең гаскәрләр Кытай-Русия чигеннән 200 чакрым ераклыкка күчерелде. Кытай Амур аша ике күпер салырга ашыга һәм гаскәрләрен Русия чигендә туплый. Шул ук вакытта урыс армиясе таркатыла бара: 1800 очкычның 1200е һавага күтәрелә алмый, хәрби флот кыскартылды, хәрби белем бирү системы җимерелде, НАТОның Русиягә кереп урнашуы илебезне наркотиклар белән тутырачак”.

    Митингта катнашучы

    ​​“Воля” фиркасе өлкә башлыгы Сергей Морозовка “халык исеменнән” мөрәҗәгать тә бастырган. Анда өлешчә болай диелә:

    • ”Безне, өлкә халкын, шәһәребезнең Европа буенча иң зур наркотиклар күчереп төяү – перевалка базасына әйләнүе ихтималы борчый. Безне НАТО гаскәрләренең канунсыз корал кертүе – котрабандасы ихтималы борчый”.
    • “Безне илебезнең Европа өлешендә НАТО оккупациясе борчый”
    • “Безне Ульян каласының гарәп илләре тарафыннан террор объектына әйләнүе ихтималы борчый”
    • “Безне НАТО гаскәрләренең даими өлеше булган проституция үсеше борчый”
    • “Без үзебезнең ватаныбызда абориген хәлендә калуыбызны теләмибез”

    Чарага килгән халык сәгать уникедә “Җиңүнең 30 еллыгы” исемле мәйдандагы һәйкәл янына җыелды. Соңрак Гончаров һәм Ленин урамнары аша Ленинның 100 еллыгы мәйданына барганда юл буе үзләренең шигарләрен яңгыраттылар:

    На Руси набата звон – прогоняем НАТО вон!
    Будешь на печи лежать – вновь придется воевать!

    Митингтагы чыгышлар да шул ук юнәлештә булды. Аны “Воля” фиркасе җитәкчесе Светлана Пеунова ачып җибәрде:

    Светлана Пеунова митингта чыгыш ясый

    ​​“Украинада Тимошенка Русия белән газ турындагы килешү төзегәне өчен төрмәдә утыра. Бездә исә 2007 елда ук НАТО белән килешү төзегәннәр. Аның нигезендә Русия үзен НАТО әгъзасы кебек тотарга тиеш булып чыга. Бу турыда бездән сорадылармы? Юк! Мин бер ел элек үк ФСБга рәсми хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Ләкин минем хат игътибарга алынмады да”.

    Отставкадагы подполковник Талынев фикеренчә, безнең илдә максатчыл рәвештә урыс хзалкын бетерү – геноцид сәясәте алып барыла. Ир-ат нибары уртача 41 яшьтә үлә, хатын-кызлар – 44тә. Гомер озынлыгы буенча безнең ил арттан 3-нче урында: бары тик Ливия һәм Гондурастан гына алдарак. Узган елда Тереньга районында 180 бала туган. Ә 2010 елда – 319 иде.

    Чыгышлар, гомумән шундый кан-күз яшьләре түгү, үзеңне кызгану ашабашкаларга карата нәфрәт хисләрен ныгыту чарасына ошагандай булды.

    Бу җәһәттән митингта катнашкан милли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров та үз фикерләре белән бүлеште.

    ​​“Берьяктан, урысларның бу митингы аңлашыла да кебек. Мондый чаралар башка калаларда да булды бит. Икенче яктан, митингта катнашучыларны аңлау да кыен. Аларның шигарләре арасында “Путин – агент НАТО” дигәне дә бар. Ә Путин үзе Мәскәүдәге митингларда катнашучыларны  “АКШның дәүләт департаменты акчасына сатылганнар” дип атады. Ә мин бер урыс сайтында җавап сыйфатында менә нинди комментар калдырдым: “Использовать больных шовинизмом русских, как Вы сами. Вы, видимо, до конца своей жизни останетесь президентом. Ә безгә – татарларга, НАТОның перевал базасы бармы-юкмы – барыбер. Кем әйтмешли, ни холодно, ни жарко“.
    .

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Опыт Ульяновской области по реализации проекта «Активное долголетие» высоко оценили на втором Евразийском женском форуме

    Ульяновская область станет одной из площадок проведения Школы писательского мастерства для молодых литераторов

    В Ульяновской области впервые пройдёт образовательная акция «Краеведческий диктант»

    В Ульяновске дан старт отопительному сезону

    Участки многодетных семей обеспечат инженерной инфраструктурой в полном объёме

    Губернатор Сергей Морозов посетил завод КПД-1, где стороны обсудили пути выхода из образовавшейся кризисной ситуации

    Всероссийские мероприятия, посвященные 100-летию со дня основания Советского Союза, примет на своих площадках Ленинский мемориал

    В Ульяновской области пройдет Единый день бесплатной юридической помощи

    Пешеходный переход на Рябикова перенесли в целях повышения безопасности дорожного движения

    В Ульяновской области стартует III региональный чемпионат по профессиональному мастерству «Абилимпикс»

    В Ульяновской области будут сформированы отдельные министерства по направлениям жилищно-коммунального комплекса и строительства

    Протокол № 103 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 102 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 101 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 100 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 99 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 98 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 97 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 96 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Протокол № 94 ЗАСЕДАНИЯ КОМИССИИ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ТОРГОВ

    Ульяновские судебные приставы добились от учреждения здравоохранения исполнения судебного решения

    258 проектов инициативного бюджетирования реализовано на территории Ульяновской области за четыре года

    В Ульяновске состоится прием граждан по вопросам организации дошкольного образования

    В День казачества жителей Ульяновской области приглашают на интерактивные площадки

    В Ульяновской области к реализации федеральных национальных проектов подключат партийные

    В Ульяновске пройдёт «прямая линия»

    Во всех районах города продолжается уборка дорог и тротуаров

    Ко Дню пожилого человека ульяновским пенсионерам предоставят скидки

    Половина ульяновцев отказались от отпуска по финансовым соображениям

    В Ульяновской области будет создан координационный совет по государственно-частному партнёрству в сфере здравоохранения

    В Ульяновской области начинается пуск тепла

    Губернатор Сергей Морозов назначил Марину Алексееву заместителем Председателя Правительства Ульяновской области

    Делегация Ульяновской области примет участие в XX Всероссийской агропромышленной выставке «Золотая осень — 2018»

    Губернатор Ульяновской области Сергей Морозов назначил на должность Министра физической культуры и спорта Николая Цуканова

    В Ульяновской области выберут Лидеров туриндустрии

    В Ульяновске стартовал отопительный сезон

    Сергей Панчин поручил ускорить темпы и повысить качество благоустройства раскопок

    В Ульяновской области состоятся мероприятия Российско-Японского молодёжного форума

    Сергей Морозов: «Финансирование Ульяновского государственного губернаторского оркестра русских народных инструментов увеличится уже в этом году»

    В Ульяновской области подвели итоги ежегодного конкурса на соискание премии имени Михаила Ивановича Лимасова

    30 сентября – День машиностроителя

    Ульяновский писатель Вячеслав Савин стал обладателем стипендии Министерства культуры РФ

    Семья Липановых из Вешкаймского района Ульяновской области вошла в число победителей конкурса «Успешная семья Приволжья»

    День бесплатной юридической помощи пройдёт в Ульяновске

    Продолжается очистка ливневых колодцев во всех районах Ульяновска

    В Ульяновской области пройдет фестиваль интеллектуальных игр «Симбирск-OPEN XXII»

    Постановление администрации города Ульяновска № 1802 от 19.09.2018

    Под контролем судебных приставов молодую мать обеспечили квартирой

    Ульяновские производители реализовали на ярмарке продукции на сумму более 9 млн рублей

    Работы по созданию водоотвода в Вырыпаевке будут завершены до 27 сентября

    comments powered by HyperComments