Яндекс.Метрика

Ульяновск татар яшьләре җыеныны турында

2 апреля, 2012

автор фотосы  

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ 

Мартның соңгы шимбәсендә Ульяновск шәһәрендә бөтен өлкә яшьләре җыелды. Алардан кала җыенга Чуашстан һәм Казан кунаклары да килде.
Җыен делегатлары саны 100дән артып китте. Яшьләрдән тыш форум эшендә өлкә хәзрәтләре, губернатор киңәшчесе, Ульян өлкәсе татарлары лидеры Рәмис Сафин, “Сембер” татар эшмәкәрләре бизнес-клубы җитәкчесе Радик Гафуров һәм өлкән буын вәкилләре катнашты.

Форумның форматы үзенчәлекле булды. Яшьләр төрле секция утырышларында катнаша ала иде, ләкин вакыт аз, ә сүзләр күп булу сәбәпле, бөтен секцияләрне бер урында үткәрергә булдылар. “Дин”, “Тел”, “Бизнес” темаларына үткән сөйләшүләрне абруйлы шәхесләр алып барды. Сүз уңаеннан, 2010 елда үткән Бөтендөнья татар яшьләре җыены да шундый ук форматта узган иде.

 — Ульян өлкәсендә 160 меңнән артык татар яши, — дип сөйләде Радик Гафуров, форум кысаларындагы “Бизнес” секциясен алып барганда. – Берничә ел элек әлеге сан күбрәк иде. Мисал өчен, соңгы тапкыр санаганда 187 мең булган.

“Сембер” бизнес-клубы лидеры бу форумда иң активлардан булгандыр. Элек гади эшче булган, хәзер аягында нык торучы транспорт компаниясе җитәкчесе татар телен камил белмәсә дә, сөйләшергә омтыла. Үзенең 2 яшьлек малае аннан да яхшырак сөйләшүен билгеләп үтте ул. Радик Мансурович татар яшьләренә гел ярдәм итеп яши. Күптән түгел ул хаҗ кылырга да өлгергән.

Җыенда эшкуар яшьләргә бизнес алып бару серләрен сөйләде. Үзен мисал итеп куеп, Гафуров яшьләргә бер генә теләк белдерде: “Эшләгез, курыкмагыз, хаталарыгыз булса, яңадан тырышып карагыз. Уңыш тиз генә килми.” Сүз уңаеннан, әлеге форумны үткәрүгә дә Радик Гафуров матди ярдәм күрсәткән. Ә “Сембер” клубы 1 ел чамасы татар теле курслары оештырып килә.

Форумның үзенә килгәндә, күп игътибар “Яңа дулкын” оешмасының эшчәнлегенә бирелде. Шулай ук, өлкәдә башка татар яшьләре оешмасы бар икәнен дә белдек. Наил Кәримов җитәкчелегендәге “Татар яшьләре үзәге” оешмасы бары тик спорт чаралары һәм концертларга йөрү белән генә шөгыльләнә икән.

2 ел элек “Яңа дулкын” татар яшьләре оешмасын җитәкләгән Бөтендөнья татар яшьләре җыены Шурасы әгъзасе Марат Хәйруллин форум делегатлары алдында хисап тотты. Үзенең чыгышында Марат әфәнде төп басымны бердәмлеккә һәм дини тәрбиягә ясады. Шулай ук ул гел ярдәм итеп торган кардәшләренә зур рәхмәтен белдерде.

Форумга килгән Казан кунакларын да әйтеп үтәргә кирәктер. Бөтендөнья татар яшьләре җыены вәкилләре Ульян яшьләренең эшчәнлеге белән танышты, секцияләрдә актив катнашты. Сүзне беренче булып Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин алды. Ул Казанда үтәчәк бишенче Бөтендөнья татар яшьләре җыенына Ульяновск өлкәсенә күбрәк квота биреләчәген әйтте. Шулай ук ул милләттәшләребезне апрель аенда үтәчәк “Татар-дозор” уенына чакырды.

Чираттагы сүзне “Белем.ру” компаниясе җитәкчесе, “Татар иле” социаль челтәре өстендә эшләүче Раил Гатауллин алды. Аның фикеренчә, татар яшьләренә интернетта активлашырга кирәк. Һәм моңа “Татар иле” проекты ярдәм итәчәген ассызыклап үтте ул. “Вконтакте”, “Facebook” кебек социаль челтәрләргә татарча альтернатива барлыкка киләчәген һәм анда махсус татар теле үзөйрәткече урнашачагы белән шатландырды.

Форум эшчәнлеге тәмамланып килгәндә сүзне “Яңа дулкын” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Марат Хәйруллин алды. Хәйруллин 2 ел дәвамында аның белән бергә булган яшьләргә рәхмәтен белдерде һәм үзен җитәкче вазифасыннан азат итүен сорады. Шунда ук үткән сайлауларда җиңеп чыккан Тимур Галиев Марат Хәйруллин алган юнәлешне дәвам итәчәген әйтеп үтте.

ӨЛКӘБЕЗНЕҢ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕН бизнес һәм ислам дине кызыксындыра — «Өмет» газетасы
Шушы көннәрдә генә Татар мәдәнияте үзәгендә Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең дүртенче форумы гөрләп узды. «Милләтебез хәзинәләре» дип исемләнгән әлеге чара мәдәният үзәге, татар автономиясе һәм «Яңа дулкын» җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде.
Форумда катнашучы егет- кызларны беренче булып Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, татар автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде. Ул төбәгебез башлыгы Сергей Морозовның тәбрик сүзләрен һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның котлау телеграммасын ирештереп, «Яңа дулкын» җитәкчеләренә авыл районнары белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга, бу мәсьәләдә «Өмет» газетасының мөмкинлек-ләрен киңрәк файдаланырга киңәш итте. Рамис Фарук улы милләт җанлы егет-кызларны — Марс Тяпкаевны, Альбина Ибраһимованы, Илнар Ракиповны, Сабина Алекперованы, Илдар Халитовны һәм Эльнара Таированы Ульяновск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты директоры имзалаган Мактау грамоталары белән дә сөендерде. Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге директоры Нурия Туркова исә борчулы уй- фикерләре белән уртаклашырга ашыкты.
— Күбегез хәтерлидер әле: дүрт ел элек үткәрелгән форумда тамаша залы яшьләр белән шыгрым тулган иде. Э бүген очрашуда катнашу-чыларны бармак белән санап чыгарлык… Социологик тикшере¬нүләр күрсәтүенчә, бүген татар яшьләренең 70 процентын ана телен саклап калу мәсьәләсе, ә 30 процентын ислам диненә бәйле проблемалар борчый,- диде ул.
Нурия Минзаһит кызы киләсе 2013 елда Ульяновск шәһәрендә татар яшьләренең Бөтенроссия форумын үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Ә «Яңа дулкын» лидерларын — Марат Хәйруллинны, Тимур Галеевны һәм Резеда Хасиятул- лованы ЦНКның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Ульяновскиның «Биләр» мәдрә¬сәсе ректоры, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар хаҗи Сафиуллинның фикере дә куәтле яңгырады. Динле, шәригать кануннарына буйсынып яшәгән кешенең гаиләсе тәртипле, ә тормышы бәрәкәтле була, диде ул.
Мәркәзебез Казан кунагы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Тәбрис Яруллин да «Яңа дулкын» оешмасы активистларын газиз ана телебездә сөйләшеп һәм динле булып яшәргә өндәде.
ӨЛКӘБЕЗНЕҢ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕН бизнес һәм ислам дине кызыксындыра
Шушы көннәрдә генә Татар мәдәнияте үзәгендә Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең дүртенче форумы гөрләп узды. «Милләтебез хәзинәләре» дип исемләнгән әлеге чара мәдәният үзәге, татар автономиясе һәм «Яңа дулкын» җәмгыяте тарафвдшая оештырылган иде.
— 1 апрельдә «Интернет татарча сөйләшә» дигән акция старт алды.
Э 26 апрельдә Казанның нәкъ үзәгендә — Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты узачак. Әлеге мөһим чаралардан читтә калмассыз.дип өметләнәм. Ә август аенда Ульяновск төбәге егет-кызларын Бөтендөнья татар яшьләре фору-мында көтеп калабыз,- диде ул.
Ульяновск өлкәсе татар бизнесменнарының «Сембер» клубы президенты Радик Гафуровнын уй-фикерләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
— Билгеле ки, яшьләрнең күпчелек өлеше үз эшен — бизнесын башлап җибәрергә курка. Моның өчен зур акчалар кирәк, дип уйлыйлар. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: бай булып яшәү өчен бары тик тәвәккәллек, ихтыяр көче һәм, әлбәттә инде, иман ныклыгы кирәк. Әйе, дөрес аңладыгыз: бизнес һәм ислам дине
аерылгысыз төшенчәләр. Әлһәмдүлилләһи шөкер, хәзерге яшьләр дин белән җитди рәвештә кызыксыналар. Энә, мәчетләргә җомга намазына йөрүчеләрнең 50- 60 процентын егетләр тәшкил итә,- диде Радик Мансур улы.
Радик әфәнденең фикерен Казаннан килгән мөхтәрәм дин әһеле — Коръән-хафиз Сабир хәзрәт тә куәтләде. Аның фикереңчә, татар милләтен дингә таянып, ягъни халыкка рухи-әхлакый тәрбия индерү юлы белән генә саклап калырга мөмкин.
Ульяновск өлкәсенең эшмә-кәрлекне үстерү департаменты директоры Руслан Гайнетдиновның чыгышын да яшьләр дикъкать белән тыңладылар.
— Үткән елда үз бизнесларын башлап җибәрү өчен дәүләттән субсидия алучыларның 17 процентын татарлар тәшкил итте, 50 проценты — яшьләр. Гомумән алганда, безнең депар¬тамент белгечләре үз бизнесын башларга тәвәккәлләгән һәрбер кешегә ярдәм кулы сузарга әзер,- дип белдерде Руслан әфәнде.
«Яңа дулкын» җәмгыятенең (рәисе — Марат Хәйруллин) һәм Татар яшьләре үзәгенең (ТМЦ) (Наил Кәримов) отчетларын тыңла-ганнан сон, яшьләр бәйрәм концер-тын тамаша кылдылар һәм җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыды-лар. Аннары форумда катнашу-чыларны бизнес һәм ислам дине темаларына багышланган «түгәрәк өстәл» утырышлары көтә иде.
«Татар яшьләре һәм бизнес» темасына сөйләшүне «Сембер» клубы президенты Радик Гафуров алып барды. Ул бизнес эшен шәригать кануннары нигезендә оештыру буенча яшьләргә төпле киңәшләрен бирде.
— Әлегә кадәр телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап килгән татар авыллары үзләре дә юкка чыгып баралар. Бары тик бәрәкәтле тормышлы авылларның гына иртәгәсе көне өметле дип әйтер идем. Мордовиянең Аккүле — Белозерьесы (авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләйәләр), Пенза өлкәсенең Урта Эләзәне (12 мең йөк машиналары бар) һәм Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекчесе (Мәскәү-
Чиләбе трассасында дистәләгән кафе һәм АЗС ачып җибәргәннәр) әнә шундыйлардан. Бу авылларда яшәүче милләттәшләребез биш вакыт намазны калдырмыйлар, хәләл ризык белән тукланалар, бер- берсеннән көнләшмичә яшиләр. Сезгә — яшьләргә менә шушы мөселман кардәщләребездән үрнәк алырга киңәш итәм,- диде ул.
Коръән-хафиз Сабир хәзрәт тарафыннан үткәрелгән «түгәрәк өстәл» утырышы «Татар яшьләре һәм ислам дине» темасына багышланган иде. Ул егет- кызларны кызыксындырган сорауларга — иман шартларына, биш вакыт намаз укуга, ураза тотуга, зәкят бирүгә, хаҗ кылуга, никахка Һәм балага исем кушуга бәйле сөальләргә төпле, аңлаешлы җаваплар бирде. Ә Ульяновск шәһәр мәгариф идарәсенең әйдәп баручы инспекторы Әлфия Абутдинова татар телен өйрәнүнең, камил белүнең файдасы һәм әһәмияте турында сөйләде. Казан кунагы — «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин шушы көннәрдә Интернетта эшли башлаячак яңа сайт — «Татар иле» социаль челтәренең эчтәлеге белән таныштырып үтте. Татар халкы йокламый, хәзер ул комада инде, милләтебезне коткарырга кирәк, диде ул, ачынып.
Форумда катнашучылар оештыру мәсьәләсен дә хәл иттеләр. «Яна дулкын»ның яңа җитәкчесе итеп Тимур Галеев сайланды.
Исхак ХӘЛИМОВ.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.





Аюпов Ферид Шакирович (тат. Әюпов Фәрит Шакир улы, лат. Äyupov Färit Şakir ulı, ар. ﺋﻪﯿوﭘِوُۋ ﻓﻪﺭﻳﺖ ﺷﺎﻜﻳﺭ ِﺋوﻟئِ)
(р. 21.09.1965 г в с. Чкаловское Чкаловского района Чувашской АССР). Окончил строительный факультет ЧГУ имени И. Н. Ульянова. Работал инженером-строителем колхоза, завотделом Батыревского райкома ВЛКСМ, инструктором, а затем замруководителя агитпоезда Центрального Комитета  ВЛКСМ «Ленинский комсомол», директором ООО «Молодость».
С марта 2000 года — директор ООО ФСК «Симбирский дом». В настоящее время — Президент Группы компаний «Симбирский дом», президент благотворительного фонда "Сембер".
экс-Президент бизнес-клуба «Сембер», экс-cоветник губернатора Ульяновской области, кандидат экономических наук, член-корреспондент Российской Академии естественных наук(РАЕН). Женат, воспитывает троих детей

Аюпов Ферид Шакирович