Яндекс.Метрика

Сембер яшьләре дин, тел һәм бизнес мәсьәләләрен хәл иттеләр — tatartime.com

2 апреля, 2012

Сембер яшьләренең чираттагы җыены көтелеп алынды. Җыенда катнашучылар Кулаткы, Чардаклы районнарыннан һәм якын Чуашиядан килделәр. “Дин”, “Тел” һәм “Бизнес” секцияләре кысаларында күтәрелгән темалар яшьләргә белеп өстәгәндер диясе кала. Өлкә яшьләренең форумына Казан форумы вәкилләре дә килде. Казан форумы дию дөрес тә түгелдер. Бөтендөнья татар яшьләре җыены әгъзаләре Ульяновск шәһәренә юл тоттты.

Беренче булып “Бизнес” секциясе башланды. Әлеге чараның махсус кунагы эшмәкәр Радик хаҗи Гафуров бизнес алып баруның үзенчәлекләре турында сөйләде. Мисал өчен, үзенең тормыш юлында Радик әфәнде гел бай булмаганын, кара эштә дә эшләп алганын искә төшереп үтте.

Минем бабаем иртәнге 3 тән төнге 10 га кадәр эшли иде. Гаиләбез зур булганлыктан аны ашатыр өчен дә күп тир түгәргә туры килгән. Шуңа күрә, ул үзе дә мине кечкенәдән үк печән чабырга өйрәтте, эшнең начары һәм яхшысы булмаганлыгын аңлатты, — дип сөйләде Радик Мансурович – Хәзерге яшьләр үзләрен әллә кемгә куеп кара эштән качып йөриләр. Мин дә бай һәм уңышлы булып тумадым. Көндезен бер эштә эшләсәм, төннәрен сакчы булып өстәмә эшли идем. Соңыннан гына Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән үземнең транспорт ярдәме күрсәтә торган оешма ачып җибәрдем. Хәзер, Аллага шөкер, мул гына яшәп ятам. Радик әфәнде татар малтабарларының “Сембер” клубын да җитәкли икән. Нәкъ менә әлеге оешма ярдәме белән яшьләр проектларын тормышка ашыралар.

“Дин” утырышын Казаннан “Ак өмет” белем бирү үзәге имамы Сабир хәзрәт үткәрде. Яшьләр әлеге тема белән чынлап та кызыксыналар, ахрысы, чөнки сораулар бик күп яуды. Сабир хәзрәт үзе дә сөйләргә тырышты, башкаларны да тыңлады. Әмма сөйләшүнең төп мәгънәсе аерым-ачык күренә: “Милләт һәм дин – аерылгысыз төшенәчәләр!”

Тел мәсьәләсе бик четрекле бәхәскә кайтып калды. Сембер мәдәни үзәгендә татар телен укытучы Әлфия ханым, татар яшьләре дәресләргә теләп йөрмиләр дип зар белдерде. “Былтыр кешеләр күп булса да, быел алар юк диярлек. Яшьләрдә кызыксыну бетте, ә бәлки татар телен укыту системы үзгәргәндер”, — диде Әлфия апа. Мисалга татар теле мөгәллиме яһүдләрне китерде. Дәүләт төзелгәндә, иврит телендә сөйләшүчеләр саны 200 мең генә булса, хәзер Израильдә яшәүче барлык 7 миллион кеше дә ивритны өйрәнде һәм иркен сөйләшә.

Форум ахырында “Яңа дулкын” 2 ел оешмасын җитәкләгән Марат Хәйруллин рәис вазыйфасыннан китүен белдерде һәм җыелган яшьләрдән бу урынны үзенең урынбасары Тимур Галиевка бирелүен сорады. Яшьләр бертавыштан диярлек аның нәмзатен хуплады.

Нури Садретдин.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.





Аюпов Ферид Шакирович (тат. Әюпов Фәрит Шакир улы, лат. Äyupov Färit Şakir ulı, ар. ﺋﻪﯿوﭘِوُۋ ﻓﻪﺭﻳﺖ ﺷﺎﻜﻳﺭ ِﺋوﻟئِ)
(р. 21.09.1965 г в с. Чкаловское Чкаловского района Чувашской АССР). Окончил строительный факультет ЧГУ имени И. Н. Ульянова. Работал инженером-строителем колхоза, завотделом Батыревского райкома ВЛКСМ, инструктором, а затем замруководителя агитпоезда Центрального Комитета  ВЛКСМ «Ленинский комсомол», директором ООО «Молодость».
С марта 2000 года — директор ООО ФСК «Симбирский дом». В настоящее время — Президент Группы компаний «Симбирский дом», президент благотворительного фонда "Сембер".
экс-Президент бизнес-клуба «Сембер», экс-cоветник губернатора Ульяновской области, кандидат экономических наук, член-корреспондент Российской Академии естественных наук(РАЕН). Женат, воспитывает троих детей

Аюпов Ферид Шакирович