» Һинд тавышлы Indi Va татар эстрадасын яулый — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Һинд тавышлы Indi Va татар эстрадасын яулый — Азатлык радиосы



    Һинд тавышлы Indi Va татар эстрадасын яулый

    Яшь башкаручы Indi Vaның “Мизгелләр” клибы март азагында “Музыкаль каймак” хит-парадында беренче урын алды. Пәрәвезгә һәм телевидениегә язгы ташкын кебек килеп кергән Indi Va күпләрдә гаҗәпләнү һәм соклану уятты.

    “Мизгелләр” җыры белән татар эстрадасына килеп кергән яшь башкаручы Indi Va (чын исем фамилиясен әлегә әйтергә теләми) Азатлыкның яшьләр тапшыруына иҗатташ дуслары Алмаз Сәмигуллин һәм Илшат Рәхимбай белән килде.

    – “Мизгелләр”не төшерү тарихы белән таныштырсагыз иде?

    Алмаз Сәмигуллин:
    Мин әлеге клипның продюсеры, аны без узган ел көзен өч көн төшердек. Суык көннәр булганы нык хәтердә калды.

    Indi Va: Октябрь азаклары иде ул, клипта җәйне сурәтләргә тырыштык. Мин анда бик нык туңдым, эшнең барышында авырырга да өлгердем. Клипны төшереп бетергәндә янә үз хәлемә кайттым, бик тырышып эшләдек, игътибарны читкә җибәрмәскә тырыштым.

    Indi Va һәм Илшат Рәхимбай

    – Клип төшерү идеясе беренче кемдә туды?

    Алмаз Сәмигуллин: Бу хакта икебез дә уйлап йөргәнбез, уртак теләк иде ул. Яшь музыкант Илмир Әзъгәмов “Мизгелләр”нең көен язып утырганда, бу җыр хит булачак, әйдә клип төшерәбез дидем. Шунда Indi Va кунакка килде, ул да шул уй белән янып йөргән икән.

    ​​– Яшь видео төшерү остасы Илшат Рәхимбайны ничек җәлеп иттегез?

    Алмаз Сәмигуллин: Иң башта аның популяр юнәлештәге җырга игътибар бирәсе килмәде, ул андый стиль музыканы тыңламый диярлек. Илшатка башка юнәлешләр кызык. Тик без аңа җырның хит булачагын аңлата алдык, Indi Va проектының уңыш китерәчәген әйттек. Аллага шөкер, хезмәтебезнең җимешен күпләр карап соклану белдерде, эшнең нәтиҗәсе канәгатьләнерлек булды.

    Димәк, сез алдан ук клипның популяр булачагына ышандыгыз?

    Indi Va: Мин ышанмаган идем, ләкин яхшыга өметләндем.

    ​​
    Клип төшерү вакытында нинди кызыклы мизгелләр булды?

    Алмаз Сәмигуллин.: Анда Indi Vaны хореографик залда төшерергә кирәкле урын бар иде, тик ул безнең килеп чыкмады. Һаман ниндидер сәбәпләр булды. Тагын кая төшерергә дип уйладык, машина белән йөргәндә, карыйбыз: матур итеп кояш бата. Суык көзге көннәр, кояш гомумән болыт артында иде. Ә бу көнне  ул бераз күренеп алды. Бәхеткә барыбыз да бергә идек, тиз генә туктап Indi Vaны кояш баткан фонда төшердек. Шәп кадр килеп чыкты.

    “Мизгелләр”дәге барлык кешеләр дә бии, болай эшләү каян башыгызга килде?

    Indi Va: Әлеге идеяне мин тәкъдим иттем. Чөнки мин ун елдан артык заманча биюләр биим. Алла теләсә җәйгә тагын бер кызыклы клип төшерергә уйлыйбыз, анда 200дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

    Син кайчан җырлый башладың, балачактанмы?

    Indi Va һәм «Мизгелләр»дәге биючеләр

    ​​Indi Va: Алты яшьтән бирле җырладым. Яшүсмер вакытта профессиональ биюче буласы килде.

    Кайсы яктан, нинди туфрактан син?

    Indi Va: Казанның Авиатөзелеш  районыннан.

    Бала чакта җырлау сәләтеңне каядыр камилләштердеңме?

    Indi Va: Әйе, музыкаль мәктәпкә йөрдем.

    Яшүсмер вакытта күпчелек кызлар теге яки бу артистны ошата, аңа охшарга тырыша, синең анды кешеләр бар идеме?

    Indi Va: Бәләкәй чактан һинд җырларын тыңлап үстем.

    Димәк, синең хәзерге җырларыңның һиндныкына охшавы шуннан килә?

    Indi Va: Бәлки. Мин һинд телендә дә җырлар башкарам.

    Егетләр, Indi Va соңгы клипка 100% тырышлык куйдымы, җитешмәгән яклары калмадымы?

    Илшат Рәхимбай: Бу сорауны күптән түгел үткән сайлау белән бәйлисем килә, анда Путин Норлат районында 140% тавыш җыйган дип әйттеләр. Indi Vaда 100%тан артык тырышлык куйды. Аның бөтен гаиләсе әлеге эштә катнашты, булдыра алганча Indi Vaга ярдәм иттеләр.

    ​​– Клипта катнашкан егет-кызларны Indi Va үзе җыйдымы?

    Илшат Рәхимбай: Әйе, ул бит бик тырыш кыз.

     

    Indi Va: Клиптагы яшьләр күбесе минем дуслар. “Мизгелләр»дә — «Dance live» бию төркеме, мәдәният сәнгать университетының эстрада бию кафедрасының хореография факультетының беренче, икенче курс студентлары, “Акцент” заманча бию академиясенең кече төркеме, Grandes бию мәктәбеннән малайлар-кызлар катнашты. Аларның барысына да бик зур рәхмәт әйтәсем килә!

    Илшат, ә ни өчен син клипны төшерергә ризалык биргәнче, икеләнеп калдың?
     

    Илшат Рәхимбай: Алмаз әйткәнчә, мин татар популяр музыкасының җанатары түгел. Сәнгать дәрәҗәсендә нидер ясыйсың икән, ул болай гына эшләнергә тиеш түгел. Аның максаты булсын. Йә ул синең кәефне күтәрсен яки акылыңны, эчке дөньяңны баетсын. Татар эстрадасында “мин сине яратам”, “авылга кайтам”, “каен аударам” кебек күренешләр җитәрлек. Тамашачылар шул эстрада белән тәрбияләнә бит, мәдәният халыкның йөзек кашы. Чит илләрдә камил, югары сәнгатьнең халык тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән мисаллар бик күп. Татар халкы уйланмый димме соң, ул бүгенге мәдәнияткә җиңел карый кебек. Тавышым бар, чыгып җырлыйм әле, нәрсә турында җырласам да ярый дигән фикер яши. Аннан үзләрен “халык тыңлый бит” дип “юаталар”. Әгәр талант югарыдан бүләк ителгән икән, аны үстерергә кирәк.

    Indi Vaга килгәндә, иң элек икеләнсәм дә, Алмаз сыйфатлы попса булуын әйтте. Мин шундук Майкл Джексонны искә төшердем. Гомумән, безнең Алмаз белән ният-максатлар зурдан, бу әле эшнең башы гына.

    Алмаз Сәмигуллин: Indi Vaның өстенлеге нәрсәдә, ул һинд җырларын тыңлап үскән һәм аларны әйбәт башкара. Тавышы да үзенчәлекле, башкаларны кабатламый. Болардан тыш, ул бик оста итеп бии белә, гадәти гәүдә селкетү генә түгел, ә аңлап бию. “Тән теле” дигән әйбере бар. Татарстанда андыйлар бик аз.

    Егетләр һәм Indi Va яшьләргә әйтер сүзләрегез юкмы, ниндидер ярдәм кирәк түгелме? Чөнки сез белүебезчә үз көчегез белән эш итәсез?

    Алмаз Сәмигуллин: “Контакт”та безне эзләп табыгыз да, булган идеяләрегез белән уртаклашыгыз. Бәлки без аларны да тормышка ашырырбыз.

    Вместо берёз — пальмы и заокеанский стиль? Новые тенденции на татарской эстраде

    Илшат Рәхимбай: Яңа проектлар булып без сезне чакырсак, килерсез дип ышанабыз, бик текә идеяләрне тормышка ашырырга булышсагыз, без бик рәхмәтле булырбыз. Бергәләшеп кешелекне якты киләчәккә этәрербез дип ышанам.

    Indi Va: Бик зур рәхмәт сезгә, без сезне бик яратабыз!

    Видеодневник. Глава 5. IndiVa(видео)
    Видеодневник. Глава 6.IndiVa Дуэт.

    http://www.azatliq.org/content/article/24528147.html

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Сергей Панчин поручил ускорить темпы и повысить качество благоустройства раскопок

    В Ульяновской области состоятся мероприятия Российско-Японского молодёжного форума

    Сергей Морозов: «Финансирование Ульяновского государственного губернаторского оркестра русских народных инструментов увеличится уже в этом году»

    В Ульяновской области подвели итоги ежегодного конкурса на соискание премии имени Михаила Ивановича Лимасова

    30 сентября – День машиностроителя

    Ульяновский писатель Вячеслав Савин стал обладателем стипендии Министерства культуры РФ

    Семья Липановых из Вешкаймского района Ульяновской области вошла в число победителей конкурса «Успешная семья Приволжья»

    День бесплатной юридической помощи пройдёт в Ульяновске

    Продолжается очистка ливневых колодцев во всех районах Ульяновска

    В Ульяновской области пройдет фестиваль интеллектуальных игр «Симбирск-OPEN XXII»

    Постановление администрации города Ульяновска № 1802 от 19.09.2018

    Под контролем судебных приставов молодую мать обеспечили квартирой

    Ульяновские производители реализовали на ярмарке продукции на сумму более 9 млн рублей

    Работы по созданию водоотвода в Вырыпаевке будут завершены до 27 сентября

    В Ульяновской области запущено мобильное приложение службы занятости «Работа всем»

    Ульяновск присоединился к Всероссийскому дню бега «Кросс нации-2018»

    В Ульяновской области пройдет пресс-конференция по вопросам подготовки к Поволжскому форуму «РИФ.Технологии»

    Ульяновская ярмарка принесла девяти миллионов рублей выручки аграриям

    В Ульяновской области проводится работа по повышению эффективности налоговой политики

    Сергей Морозов: «В 2019 году мы начнем программу обновления инструментального состава оркестра «Губернаторский»

    В Ульяновской области продолжается подготовка к проведению VII Международного форума «Россия – спортивная держава»

    Сергей Морозов вручил награды педагогам, которые отличились в работе по духовно-нравственному воспитанию подрастающего поколения

    Сергей Морозов: «Женские организации региона необходимо переформатировать»

    В Засвияжском районе состоялась сельскохозяйственная ярмарка

    Ведущие эксперты высоко оценили опыт Ульяновской области по развитию моногородов и городских пространств

    Губернатор Сергей Морозов вручил награды сотрудникам опорного вуза Ульяновской области

    Ульяновская делегация принимает участие в XIV Конгрессе народов России

    Губернатор Сергей Морозов: «Ульяновская область готова сотрудничать с университетами ПФО по прорывным направлениям инновационного развития»

    Дорожные службы продолжают очистку автомобильных дорог Ульяновска

    Губернатору Ульяновской области Сергею Морозову представили работу передовых телемедицинских технологий в перинатальном центре «Мама»

    С 2019 года в Ульяновской области денежные взыскания за нарушения правил дорожного движения будут в полном объеме направляться в дорожный фонд региона

    85% федеральных дорог Ульяновской области соответствуют нормативным требованиям

    В Ульяновске пройдет пресс-конференция, посвященная Всероссийскому фестивалю-конкурсу русских свадебных обрядов «Свадьба в Обломовке»

    В Ульяновской области начнёт работу региональная Ассоциация организаторов мероприятий

    Более 55 миллиардов рублей федеральных средств привлечено в бюджет Ульяновской области за пять лет

    Законопроект о прилегающих территориях поддержан региональным Правительством

    В Ульяновске проходят мероприятия «cанитарной пятницы»

    Более 9 тысяч рабочих мест создали в Ульяновске с начала 2018 года

    Фонд развития промышленности Ульяновской области поддержал два крупных проекта

    В период проведения ярмарки в Засвияжском районе работа городского транспорта будет усилена

    В Ульяновской области в соответствии с Национальным планом противодействия коррупции скорректированы профильные региональная, ведомственные и муниципальные программы

    Родительский комитет школы №72 посетил Межрегиональный центр компетенций

    Пятый федеральный образовательный проект «Мама-предприниматель» пройдет в Ульяновской области в конце октября

    Губернатор Сергей Морозов поставил задачу внедрить стандарт по обеспечению доброжелательного климата к семье во всех муниципальных образованиях Ульяновской области

    Под контролем судебных приставов в детском саду устранены нарушения пожарной безопасности

    «Осенний Венец» продолжает работать для жителей и гостей города

    Глава Ульяновской области Сергей Морозов примет участие в пленарной сессии VIII Международного культурного форума

    Ульяновцев приглашают в выходные на спортивные площадки

    Спецкомиссия проверила качество ремонта в ульяновских дворах

    Губернатор Сергей Морозов встретился с ульяновскими координаторами внутрипартийных платформ «Единой России»

    comments powered by HyperComments